Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Чистай керәшеннәренең җырыулары дөньяга чыкты - фото

Бүген, 15 ноябрь көнне, Казанда Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә "Обрядовые песни Чистопольских кряшен" китабының презентациясе узды

Чарага әлеге басманың авторлары - сәнгать белеме докторы, Казан консерваториясе профессоры Елена Смирнова, Казан консерваториясенең татар музыкасы һәм этномузыкология кафедрасы җитәкчесе, доцент, җыентыкның рецензенты Лилия Сарварова, төзүче-автор, аспирант Ләйсән Гыйләҗева, сәнгать белемнәре кандидаты, фольклорист, доцент Геннадий Макаров килгән иделәр. Шулай ук, Казан дәүләт культура институтының кафедра мөдире Алсу Еникиева, Казан музыка училищелары укытучылары, Республика керәшен оешмасының Чистай һәм Яңа Чишмә бүлеге җитәкчеләре Алексей Ефимов һәм Светлана Питеркина, Чистай районыннан «Кардәшләр» һәм «Багалмам», Яңа Чишмә районыннан «Сүрәкә» халык ансамбльләре, Казан шәһәренең Киров район 24нче музыка мәктәбенең "Туганайлар" балалар коллективы да катнашты. Кунакларны Республика керәшен оешмасының исполком җитәкчесе, Яков Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең директоры Людмила Белоусова каршы алды. 

Чарада бу җыентыкның консерватория галимнәре һәм студентларының күпьеллык хезмәте нәтиҗәсе икәне искәртелде. Әлеге китапка Чистай, Яңа Чишмә, Алексеевск районнары керәшеннәреннән фольклор экспедицияләр вакытында җыелган материаллар кергән. Әлеге җыентык бары 25 җырны үз эченә алган. Авторлар һәм галимнәр бу хезмәтнең шактый саллы булуын, алга таба 200дән артык җырны үз эченә алган зур хезмәт эшләп чыгарачакларын да әйттеләр.

Бу хрестоматия экспедиция материаллары сериясеннән беренче чыгарылыш. Алга таба икенче, өченче чыгарылышлар да көтелә икән. Консерватория һәм студентлар тарафыннан Кукмара, Мамадыш, Кама аръягы керәшеннәренең җыр сәнгате буенча материаллар тупланыла. Шулай ук, нагайбәкләр культурасы буенча да шактый саллы мәгълүматлар җыелган.

Казан консерваториясенең этномузыкалогия факультетын тәмамлаган студентларның күбесе бүгенге көндә "Бәрмәнчек" ансамбленең нигезен тәшкил итә. 

Бүгенге кичәгә Чистай һәм Яңа Чишмә районнарыннан шушы җыентык өчен җырлар яздырган түтиләр һәм әбиләр дә килгән иде. Алар килгән кунакларга Чистай керәшеннәре репертуарыннан матур җыруларын бүләк иттеләр. Ләйсән Гыйләҗева кул астында Казан музыка мәктәбендә укучы балалар да шушы ук җыентыктан керәшен җырларын җырлап куандырды. 

Чистай керәшеннәре лидеры Алексей Ефимов район администрациясе исеменнән авторларга Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды һәм китапның презентациясен Чистай районында да уздырырга теләкләре барлыгын җиткерде.  

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны “Туганайлар” сайтыннан һәм “ВКонтакте”, “Инстаграм”, “Одноклассники” һәм “Фейсбук” социаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев