Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәяләрне атна саен ике махсус комиссия тикшерә

Татарстанда, азык-төлек һәм башка товар бәяләрен көн саен карап-күзәтә торган ике комиссия эшли

Республика Президенты Рөстәм Миңнехановның кушуы буенча оештырылган бу махсус комиссияләр зур сәүдә йортлары белән беррәттән, кечкенә кибетләрдә дә бәяләрне атна саен карап-тикшереп, чагыштырып торачаклар. Президент хәзерге вакытта сәүдәне халык күпләп ала торган продуктлар, аерым алганда, шикәр комы һәм он белән тәэмин итү бурычын куйган. Ул, шулай ук, 19 марттан республикада авыл хуҗалыгы ярминкәләре эшли башлаячагын, аларның үзебездә җитештерелгән азык-төлек белән сәүдә итәчәген хәбәр иткән.

Президентның матбугат хезмәтендәгеләр әйтүенчә, көнкүреш техникасы буенча да бездә проблема юк – республикада техника (суыткыч, кер юу машинасы, плитә, чәйнек, үтүк һәм башкалар) җитештерә торган Haier компаниясе гадәти режимда эшли. Дару белән тәэмин ителеш тә күзәтүдә тотыла.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев