Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бордылылар Чаллыдагы Нардуганда олы кунак булдылар

Тукай районының Борды авылындагы фольклор ансамбльләренә йөрүче яшьләр, өлкәннәр һәм балалар Яр Чаллыда оештырылган Нардуган бәйрәмендә җырлап-биеп, кунак булып кайттылар.

Автобуста җилдереп
16 январьда Борды клубына җыелып, Чаллыдагы Нардуган бәйрәмен төп оештыручы Виталий Агапов төяп җибәргән күчтәнәчләрдән табын корып, сыйланып, күңел ачып утырганда җыручылар бер фикергә килгәннәр. Ягъни, үзләренең шатлыкларын һәм бәйрәм тәэсирләрен керәшеннәрнең үз газетасы булган «Туганайлар» белән уртаклашырга ниятләгәннәр.

Озак еллар «Борды» ансамблен җитәкләгән Вера Рамазанова иртүк редакциябезгә шалтыратып, Нардуган турында сөйләде, бәйрәмне оештыручы Виталий Агапов, шулай ук, Чаллыга бару өчен автобус биреп торган Иван Кузьмин исемнәрен хөрмәт белән телгә алып, ансамбльдәгеләрнең рәхмәтләрен җиткерде.

Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе Виталий Агаповтан Нардуган бәйрәменә чакыру килгәч тә, Бордыдагы өч фольклор ансамбленә йөрүчеләр «ничек барырбыз» дип икеләнеп калганнар. Чаллыда яшәүче күренекле авылдашлары Иван Петрович аларга бар уңайлыклары булган ике автобус җибәрткән. Балалар һәм аларның ата-аналары — бер автобуска, яшьләр һәм өлкәннәр икенчесенә төялеп, Чаллыга барганнар. Ике автобусның да шофёрлары Борды егетләре булып, ансамбльләргә йөрүчеләрнең һәрберсен өеннән барып алып, соңыннан илтеп куйганнар. Яшьләргә ничектер, ә җитмешнең өске ягына чыккан түтиләр өчен анысы да әһәмиятле.

Кунакка баргач
Борды авылыннан килгән 32 кешене Чаллыдагы «Чишмә» халыклар дуслыгы йортында Виталий Агапов һәм бәйрәмне оештыручылар олылап каршы алганнар. 

— Виталий Васильевич барыбызны да түгәрәк табынга чакырып, үзе сыйлады. Кадерле кунаклар итеп тойдык үзебезне. Бәйрәмдә бөтенебез бергә керәшен гимнын җырладык. Сәхнәдә үз авылыбыз көйләрен башкардык. «Борды» фольклор ансамбленнән дүрт кызыбыз нардуганчылар булып киенеп тә сәхнәдә чыгыш ясадылар. «Нардуган-2024» бәйрәмендә актив катнашкан өчен, безнең «Борды» ансамбленә Чаллы керәшен оешмасы җитәкчесе, Татарстанның халык артисты Виталий Агапов Рәхмәт хаты тапшырды. Хат белән беррәттән, үзенә генә хас киң күңеллелек белән, Виталий Васильевич һәммәбезгә — балаларга да, өлкәннәргә дә зур-зур бүләкләр бирде. Пакет-пакет күчтәнәч тә тутырып җибәрде. Анысы белән икенче көнне — Нардуган бәйрәмен дәвам итәргә авылыбыз клубына җыелгач сыйландык, — дип сөйләде Вера Николаевна. — Чаллыдагы Нардуганда пилмән ясау буенча мастер-класс та уздырылды. Хатын-кызлар ике өстәлдә пилмән ясап, шундагы ике плитәдә кайнап торган шулпада аны кабартып алып, бар халыкны сыйладылар. 

«Борды»ның нәни чишмәләре 
«Чишмә-Борды» балалар фольклор ансамбле әле яңарак кына, 2023 елның көзендә генә оештырылган. Аның җитәкчесе — лаеклы ялдагы укытучы Елена Маслова. Бу ансамбльгә 5-10 яшьлек балалар йөри.

— Җитәкчеләре Елена Андреевнаның да, башкаларыбызның да балаларга өметебез зур. Узган ел азагында республикакүләм «Туым җондозы» конкурсының Әлмәттәге зона сайлап алу турында I дәрәҗә лауреат исемен яуладылар. «Туым җондозы» конкурсының 3 февральдә Казанның Сәйдәш мәдәният үзәгендә булачак гала-концертында безнең балалар да чыгыш ясаячак. Әле яңа гына оешкан ансамбль өчен бу — зур дәрәҗә. Балалар үз авылыбыз җыруларын гына җырлыйлар, такмаклар да үзебезнеке генә һәм биюләр дә керәшенчә, — дип сөйләүче Вера түтинең Бордының җырчы балалары белән горурлануы тавышына ук чыккан иде. 

«Чишмә-Борды»ның җитәкчесе Елена Андреевна бу авылның «Туганайлар» ансмаблендә җырлап йөргән.

Җырулар картаерга ирек бирми
Борды авылындагы «Туганайлар» керәшен фольклор ансамбле, Вера Николаевна әйтүенчә, гел әбиләрдән генә тора икән. "Туганайлар"га 65 яшьтән башлап 75не узган әбиләр дә йөри. "Туганайлар"ны җитәкләүче Вера Николаевна да быел 75ен тутырачак. Вера түти барлыгы 40 ел "Борды"да җырлап йөргән. Ул бик күп еллар шушы халык ансамбле җитәкчесе дә булган. Хәзер "Борды«ны үзенең улы Альбертның хатынына — авыл мәдәният йорты директоры Нурия Равилевнага тапшырган.

Теләче районының Субаш авылы кызы Вера Николаевна гомере буе Борды мәктәбендә башлангыч классларны укыткан. Аның педагоглык стажы — 45 ел. Төп йортта ялгызы гына яшәүче Вера Рамазанова: «Үземә җан өреп торган керәшен җырулары картаерга һич тә ирек бирми. Җырлыйм икән, димәк, яшим», — дип әйтеп алды. 

Ә «Борды» керәшен халык фольклор ансамбле җыручылары башкара торган көйләрне аларга заманында Нина Касакина, Зинаида Маслова (икесе дә якты дөньяда юк инде), хәзерге вакытта 90ның өске ягындагы Анна Головина, җыручы Елена Маклакова, Тамара Кузьмина өйрәткән булган. 

Бордының үз көйләре генә
«Борды», «Туганайлар» һәм «Чишмә-Борды» фольклор ансамбльләренә йөрүчеләрнең җыелышу урыннары — авыл мәдәният йорты. Ә җырулары... Алар Борды урамнарына гына сыя алмыйча, тирә-юньгә таралып, гүя бар табигать үзе авыл көен суза:

Җаңа өйләрем түрләрендә 
Ал чәчәкләр аткан гөлләр бар. 
Сезгә җырламыйча кемгә җырлыйм,
Сездән җакын безгә кемнәр бар?!
Раиса Тимофеева җыруы

— Җырчы Раиса түти Тимофеева Казаннан кайтып, бераз Бордыда яшәде. Аннан Чаллыга китте. Авылда ул минем күршем иде. Йортлары һаман да бар, — дип репертуарларындагы бер җыру тарихын да искә төшереп үтте Вера Николаевна. —Раиса түти: «Бу җыруыгызны беркайчан да программадан төшереп калдырмагыз, Вера. Мин аны дөнҗага чыгардым, Казанда беренче җырладым», дип әйтә иде. Олы җырчының, хөрмәтле авылдашыбыз Раиса Григорьевнаның сүзен тотабыз, ул җыруны һәрвакыт башкарабыз:

Борды урамнарын өч әйләндем,
Туганнар, сезгә әйтәм, 
Кулҗаулыгым тотып ла кулларгай.
Җәш үләннәр булып үсәр идем, 
Туганнар, сезгә әйтәм, 
Сезнең җөри торган лай җулларга.
Бордының тауларын менү белән, 
Туганнар, сезгә әйтәм, 
Бу — кемнәрнең чәчкән лә җирләре?
Кайда җөрсәләр дә хурлар булмас, 
Туганнар, сезгә әйтәм, 
Безнең Бордыбызның ла ирләре. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев