Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Большаковлар гаиләсе уңышы

Балык Бистәсе районының Алан Полян авылыннан Большаковлар республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының район этабында катнашып, 2нче урынны алдылар.

Конкурсның зона этабында
Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының Балык Бистәсендә узган район этабында икенче урынны алган Большаковларга Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитетының Дипломы һәм 40 мең сумлык сертификат тапшырылды. 

Конкурсның район этабына әзерлек барышында Лариса Кибякова Чөмәрләр нәселенең ыру агачын үз куллары белән чиккән. Лариса Алексеевна берьюлы ике авыл клубында җитәкче булып эшли: Кызыл-Йолдызда һәм Алан Полянда. 

Ыру агачында үз нәселләрендәге һәр буын кешеләренең исемнәре чигү җебенең аерым бер төсе белән чигелгән. Чөмәрләр нәселнең җиде буыны (бүгенге көнгә барлыгы 236 кешене ачыклый алганнар) күрсәтелгән.  

«Керәшен кушаматсыз булмый, шуңа күрә үз кушматыбыздан оялмыйбыз. Һәм конкурста да үзебезне «Без — чөмәрләр» дип, кушматыбыз белән тәкъдим иттек. Нәселебез XVII гасырга барып тоташа. Без белә торган төп бабай — Семион. Архив документларыбыз юк, шуңа да аның турында бернәрсә дә белмибез. Семион бабайдан туган дүрт баланың берсе булган Алексейдан безнең тармак башланган. Аның турында да берни белмибез, дисәк тә була. Алексейның малае — Питер. Без — шул Питер нәселеннән китүчеләр. Питер бабайны белмим, чөнки ул миңа 1 яшь булганда үлгән. Шулай да аның турында азрак сөйли алабыз. Умарта тотканнар, йортлар төзегәннәр. Нәселебездән балта остасы Павел дәдәй авылда салган өйләрдә һаман да кешеләр яши. Әбиләребез чигүгә, бәйләүгә, аш-суга оста булганнар. Төрле үләннәр җыеп, им-том ясаганнар. Бәләкәй чакта миңа сызлавык чыккач, әбинең курчак ясап, шуның белән имләп, сызлавыкны бетергәнен хәтерлим. Бүгенге көндә им-томчылык белән үземнең кызым шөгыльләнә. Шунлыктан, күргәзмәгә дә дәва үләннәр дә куйдык. Төрле үләннәр, Иван-чәй җыеп, киптереп сатабыз. Умарта тотабыз», — дип сөйләде Лариса үзләренең нәселләре турында.

Конкурста Лариса Киябкова-Большакова җитәкчелегендә Анна Павловна, Гликирия Николаевна, Степанида Ивановна Большаковалар, Галина Николаевна Григорьева һәм Ларисаның әтисе Алексей дәдәй катнашып, аерым бер Большаковлар гаиләсен генә түгел, ә аларны да үз эченә алган Чөмәрләр нәселен күрсәттеләр. Өсләренә кигән күлмәкләре дә үз әбиләреннән калган. Һәрберсенең муенҗакасы — әбиләре истәлеге. 
Күргәзмәгә дә аш-су белән беррәттән, сугылган һәм качлап чигелгән бистәрләр, үзләре бәйләгән челтәр салфеткалар, нәселләрендә балта осталары барлыгын раслап торган бүрәнә йорт макетына кадәр алып килгәннәр. Күргәзмәне караучыларны җыру әйтеп каршы алдылар:

Урманнарга без барабыз
Кыр куяны атарга.
Бу җортларга безләр килдек
Нәселебезне мактарга.

Чөмәрләрнең сәхнәдәге чыгышлары керәшен фольклорына нигезләнгән. Алар угыз ашау йоласын сәхнәләштергәннәр. Туганнарны, күрше-күләнне чакырып угыз белән сыйлау — авылның матур бер йоласы. Җыру-биюләр белән аралашып барган бу йола жюрига да, башкаларга да ошады. 

Егерме елга якын ике авыл клубында җитәкче булып эшләүче Лариса Алексеевна Алан Полянда — «Алан» балалар фольклор коллективын, ә Кызыл Йолдызда «Чулпы» керәшен халык фолкор ансамблен җитәкли. «Алан»га йөрүче балаларга сәхнә киеме юллап йөрмәгән, тегү-бәйләүгә оста әнисе, Сорылар нәселеннән булган Мария белән киңәшкән. Әнисе балаларга керәшен милли киеме тегеп, муенҗаклар да ясап биргән. «Чулпы»да җырлап йөрүчеләрнең барысы да диярлек Чөмәрләр нәселеннән. Репертуарга да үз авылларында булган йолаларны керткәннәр. Бәләкәйдән әби белән үскән һәм бәйрәмнәргә аңа ияреп, барысын да хәтерендә калдырган Лариса керәшен йолаларына, гадәтләренә үзгәрешләр кертмичә, шул килеш сакларга һәм халыкка җиткерергә тырыша.

Конкурста катнашкан әтисе Алексей Большаков (1948 елгы) — ансамбль гармунчысы. Яшем олы дип тормый, «Чулпы» белән бергә, төрле фестивальләргә, бәйрәмнәргә йөри.

Лариса Алексеевнаның ире — үз авылдашы, Чукашлар нәселеннән Иван Кибяков, ул Кызыл Йолдызда склад мөдире булып эшли. Кызлары Светлана да авылда яши, ул дәва үләннәре серен белә. Уртанчы уллары, Казанда яшәүче Саша җәйгелектә авылга кайта, умарталар тота. Төпчекләре Станислав Казан авиация колледжында белем ала.

Әтисе Алексей Петрович та, әнисе Мария Ивановна да булдыклы кызы Ларисаның үз эшен яратуы, керәшен милли бәйрәмнәрен оештыруы һәм үз халкының йолаларын, гадәтләрен яшәтү өчен янып йөрүе белән горурланалар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев