Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәхетле, эзләнүле иҗатта

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, профессор Лидия Әхмәтованың 30 еллык иҗатына багышланган кичә уздырылды

 

– Лидия Алексеевна – керәшеннәрне танытуда күп хезмәт куйган хөрмәткә лаеклы шәхес. Университетта укытканда керәшен яшьләреннән ул үзе оештырган “Сәлам” ансамбленә дә 14 ел инде.  Бу ансамбль бүгенге көндә шушы үзәктә, халкыбызга армый-талмый хезмәт итә. Башкортстанның Туймазы шәһәрендә күптән түгел уздырылган “Троица” фестивалендә катнашып, “Сәлам” дипломант булды. Бу – Сезнең хезмәт нәтиҗәсе... Үзәк ачылу белән иң беренче булып эшкә килгәнегез, арабызда булганыгыз, һәрьяклы ярдәмегез өчен, Лидия Алексеевна, бик зур рәхмәт, алга таба да безнең белән бергә эшләргә язсын, – дип сөйләде үзенең котлау чыгышында Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова.

Үз чыгышының азагында ул, Лидия Әхмәтовага Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоровның Рәхмәт хатын һәм, шуңа өстәп, нәфис чәчәк бәйләме тапшырды.

Үзәк исеменнән үзенә әзерләнгән символик бүләкне – керәшен милли киемле курчакны күргәч, Лидия Алексеевна соклануын яшерә алмады: “Хәзер миңа шундый сәхнә костюмы тегәргә туры килә инде”.

Лидия Әхмәтова “Киек казлар” җырын башкарганда, зур экранда җырчының балалык чорыннан башлап, иҗат еллары чагылып барды. Моңы белән күңелләрне дулкынландырган затлы ханым белән экрандагы фотода күренеп-күренеп киткән гап-гади авыл баласы арасында, беренче карашка бернинди дә уртаклык юктыр кебек. Әгәр дә җаны тирәнлегеннән ургылган моңны исәпләмәсәң. Мондый сирәк  очрый торган моң бик азларга гына  хас булган табигать могҗизасы шул.

Кайбыч районының Соравыл авылындагы укытучылар гаиләсендә алтынчы бала булып туган Лидиянең җыр сәнгатен сайлавына гаҗәпләнәсе юк, өйләрендә барысы да җырлый. Төпчек кыз буларак, ул шуларны күреп, үзе дә җырлап үсә. Абыйсы белән бергәләп, Алабуга культура-агарту училищесына укырга керәләр. Аның җырлавын ишеткәч, бер укытучылары Казан музыка училищесына барырга киңәш итә. Нәтиҗәдә, уку елы уртасында Лидия башкалада укый башлый. Алда аны – консерватория, аспирантура, Россия музыка академиясе көтә... Экранда аның гомер мизгелләрен чагылдырган кадрлар алмашына. Ә Лидия җырлый, юк, җырламый, “Киек казлар”га кушып, үзенең җырлы гомерен сөйли...

Аны котларга чыккач, “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков белән ансамбльнең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова да моны искәртеп үттеләр. “Сез – безнең йолдызыбыз. Күп балалар Сезгә охшатырга тырышып җырлыйлар. Бер жанр белән генә чикләнмисез, сопранода да Сезгә тиңнәр юк, композиторларның җырларын да, керәшен көйләрен дә оста башкарасыз. Иҗади эзләнүдә уңышлар юлдаш булсын ”, – дип үз теләкләрен җиткерделәр. Аларның котлавына “Бәрмәнчек” ансамбле солисткасы Елена Григорьева башкаруындагы “Тихо гуляй, мой милай” җыруы ялганды.

 Лидия Әхмәтова җитәкчелегендәге “Сәлам” ансамбленең дә “Тал төбендә тонык су, тастымаллар юарга... “, дип керәшен җыруын сузуы күңелләрне кузгаты. Керәшен фольклоры белгече буларак, Лидия Алексеевна шушы ансамбльдәге кызлар һәм егетләр белән үзенең туган ягындагы җыруларны өйрәнәләр. Аларны музыкаль яктан эшкәртеп, ноталарга салып, телевидение өчен дүрт фильм-концерт төшерәләр.

Педагогия фәннәре кандидаты Лидия Әхмәтова үзенең педагоглык эшчәнлеге чорында бик күп сәләтле яшьләргә җыр дөньясына юл ача. Алар арасыннан, Илгиз Шәйхразиев, Айнур Галләмов, Элиза Гайнетдинова, Эдурад Данилов, Александр Игнатьев һәм башкалар үз остазларын җыр аша котлау өчен кичәгә килгәннәр иде.

Яшьләр үзләренең студент елларындагы вакыйгаларны искә төшереп үттеләр. Мәсәлән, Илгиз Шәйхразиев Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыганда Лидия Алексеевна янына килеп, үзен вокалга өйрәтүен үтенә. “Ярар, “Сәлам”гә дә егетләр кирәк, йөрерсең”, – дип ризалаша  булачак остазы.

Чирмешән егете Айнур Галләмов: “Беренче күргән керәшенем Лидия Алексеевна булды, керәшеннәрнең җыр-моң дөньясы белән дә ул таныштырды. Төп вокалны Лидия Алексеевна куя, яшьләр аңа мөрәҗәгать итә аласыз”, – дип  сөйләде.

Элекке студентларыннан әле хәзер дә атнага ике мәртәбә “Сәлам”нең репетицияләренә йөрүче Эдуард Данилов авылдан Казанга килгәч, башта бер еллап укый. Шуннан соң, бар кыюлыгын җыеп, филармониягә бара һәм Лидия Алексеевнаны эзләп таба.

“Исегездәме, иң беренче мәртәбә, Сез мине “Чын-чын” җыры белән сәхнәгә чыгардыгыз. Шуңа да минем өчен ул символик җыр... Иҗат чишмәгез саекмасын, бәхет кояшы Сезне ташламасын”, – дип, остазына матур теләкләрен җиткерүче Александр Игнатьевның һәм аның бертуган сеңлесе, опера җырчысы Надежданың җырларын зал алкышларга күмде...

Кайбыч районының Иске Тәрбит авылыннан килгән “Сәүдияр” керәшен фольклор ансамбле җитәкчесе Любовь Тимофееваның котлавына “Кунак җыруы” да өстәлгәч, залдагылар үз туган якларын искә төшереп утыргандыр...

Композитор буларак 50дән артык җыр иҗат иткән Лидия Әхмәтованың туган ягына, әти-әнисенә, гомер юлдашына һәм балаларына булган яратудан туган җырлары да яңгырады кичәдә. Аларны кечкенә кызчык Амелия Феофанова, Динар Шәрәфетдинов, Элина Сафина, кызлар вокаль ансамбле башкарды.

Ярату дигәннән, 36 ел буе рухи терәге булган ире Рөстәм Әхмәтов та бу кичәдә  җан яртысына көч биреп, аны шулай олылауларына горурланып утыргандыр, мөгаен. Алар Лидия беренче курста укыганда ук танышканнар. Музыкант Рөстәм җырчы хатынына иҗатында ныклы терәк була. Аның сәхнә киеменә туры китереп, төрле алкалар, йөзекләргә кадәр ясый ул. Шуңа да тамашачы Лидияне матур сәхнә киеменнән, үзенчәлекле бизәнү әйберләреннән күрергә ияләнгән. “Сәлам” ансамбле кызларының тамаксалары, беләзекләре дә Рөстәм оста тарафыннан ясалган. Кичәдә, Артур Поляков шикелле, “Рөстәм абый, мондый ут белән яшәве җиңел түгелдер, Лидия Алексеевна күп тармакта ут чыгара, нәрсәгә тотынса да булдыра” дип, уенын-чынын бергә кушып, җырчының иренә аерым хөрмәт белдерүчеләр дә булды.

Рөстәм Әхмәтов Виктор Деринг җитәкчелегендәге эстрада-джаз оркестрында музыкант була. Деринг телевизорда Лидия Әхмәтованың җырлаганын күреп, аны үз оркестрына эшкә чакыра. Бу – узган гасырның туксанынчы еллары. Шул оркестрда ул озак еллар җырчы булып эшли. 2011 елда оркестр Казан дәүләт филармониясенә күчерелгәч, Лидия Әхмәтова аның сәнгать җитәкчесе була. Берничә ел дәвамында филармониянең музыкаль лекториен да җитәкли. Ә 2016 елдан филармониянең джаз оркестры директоры булып эшли башлый.

Лидия Әхмәтованың хезмәт һәм иҗади эшчәнлегенә багышланган җырлы кичә ике сәгатьтән артык дәвам итсә дә, Георгий Ибушев әйтмешли, “вакыт искиткеч тиз үтте, сизелмәде дә”. Иҗатташ дусты, Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев: “Лидияне 40 елга якын беләм, бер үк укытучыларда укыдык. Безнең таралып бетә язган бүлекне өч ел дәвамында рәткә китереп җиткергәч кенә, аны джаз оркестрына алдылар. Лидия ул һәрбер тотынган эшне менә дигән итеп эшли белә. Аларның семьяларын да, балаларын да яхшы беләм. Барысына да уңышлар телим”, – дип ихлас теләкләрен җиткерде һәм, әлбәттә инде, керәшен җыруы бүләк итте.

Телевидение һәм радио өчен йөздән артык җыр яздырткан, җиде аудиоальбом чыгарган, җырларына сигез клип төшергән Лидия Әхмәтованың 30 еллык иҗатына багышланган зур кичәне тамашачы киләсе елның март аенда зур залларда карый алыр әле...

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктәге бу, җыру бәйрәменә әйләнгән кичә Лидия Әхмәтованың “Алтын балык”ны җырлавы белән тәмамланды. Заманында үзен җырчы буларак таныткан һәм гомер юлы буйлап озата бара торган талисман җыр, серле алтын балыктай, керәшен кызы Лидияне тагын да зуррак иҗади биеклекләргә чакырадыр сыман...

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев