Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бүген Григорий Родионовның кырыгы

Карендәшебез истәлегенә Тихвин Изге Алла Анасы иконасы чиркәвендә панихида була

15 октябрь көнне күренекле карендәшебез, Татарстанның халык язучысы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г. Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Григорий Васильевич Родионовның (Гәрәй Рәхим) арабыздан киткәненә 40 көн булды. Григорий Родионов каты авырудан соң 6 сентябрь көнне мәңгелеккә күчте. Икенче көнне карендәшебезне Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры янында соңгы юлга озаттылар.

Православие динендәгеләр кырык көннән соң сынаулар бетә, җан өченче тапкыр, пәриштәләр тарафыннан, Ходай каршысына югары күтәрелә, дип ышаналар. Бу көнне Тихвин Изге Алла Анасы иконасы чиркәвендә Григорий Родионов истәлегенә панихида үткәрәчәкләр.

Шулай ук Республика керәшен иҗтимагый оешмасы күренекле карендәшебез хөрмәтенә искә алу кичәсе оештырырга тиеш иде. Әмма Татарстан Министрлар кабинетының "ТРда яңа коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау чаралары турында" карары килгәч, ул чара башка көнгә күчерелгән.

 

6 сентябрь көнне, иртәнге 4 сәгатьтә, каты авырудан соң,

Тулырак: http://tuganaylar.ru/news/h%D3%99b%D3%99rl%D3%99r/tatarstanny-khalyk-yazuchysy-grigoriy-rodionov-arabyzdan-kitte

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев