Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Без булдырабыз - Чаллыда керәшеннәр җырыу әйтте

24 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәренең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Татарстанның халык артисты Виталий Агапов карендәшләрне "Керәшеннәр җырыу әйтә" концерт-кичәсенә җыйды. Инде гадәткә кереп барган әлеге тамаша быел дүртенче тапкыр уздырылды.

Бу юлы "Керәшеннәр җырыу әйтә" проекты фестиваль буларак үтте. Узган елларда бөтен Россия буенча килгән керәшен фольклор ансамбльләре конкурс кысаларында көч сынашса, быел исә, игътибар аерым җырчыларга юнәлтелгән иде. Шулай итеп, чараның әлеге форматы буенча, фестивальдә бары тик чыгышлары белән керәшен булган җырчылар катнашты һәм алар төрле жанрларда чыгыш ясады.

Виталий Васильевичның, оештыручы буларак, алдан хәбәр иткән "Кемдер такмак әйтер, кемдер классика җырлар, бәлки, мәзәк сөйләүче дә, биюче дә булыр",- дигән сүзләре хак булып чыкты. Чара үзенең масштабы белән дә, югарылыгы белән дә тел-теш тидерерлек түгел иде. Шулай, инде Россиябезнең карендәшләр яшәүче башка төбәкләрендә дә "керәшен бароны" булып танылган Виталий Агаповның җиң сызганып башлаган эше зур вакыйгага әвереләчәген көт тә тор. Бу юлы да 800 урынлы концертлар залы шыгрым тулы - халык дүрт сәгать буена бер дә зарыкмый, рәхәтләнеп тамаша карады. Бу көнне Чаллы каласына "керәшен десанты" төшкән иде, дисәм дә, арттыру булмас. Иң талантлы, иң булдыклы 40лап яраткан артистыбыз (араларында "алтын багана"ларыбыз да, кабынып килүче яшь йолдызларыбыз да бар) сәхнәдән халкыбызның моңлы көйләрен генә түгел, эстрада җырларын да тәкъдим итте.

Хөрмәтле һәм сокланып туймаслык легендаларыбыз - Лена Бичарина, Георгий Ибушев, Лидия Әхмәтова, Виталий Агапов, Роберт Андреев концертның иң майлы калҗалары буларак, икенче бүлектә чыгыш ясадылар. Олыгая барсалар да, тавышлары көчле, тамашачыны иге-чиге булмаган моң дәръясында тибрәтәләр. Җырулары да искерми, үзләре дә модадан чыкмый - бер сүз белән әйткәндә - алтын фондыбыз. Бәрхет кебек "бас" тавышлы Владимир Васильев та бер генә кешене дә битараф калдырмый - бармак очларына кадәр "чемер-чемер" китерә.

Инде яшьләр турында да бер-ике сүз әйтми булдыра алмыйм. Белер-белмәс башы белән, артистларны тикшереп утырган бу, диярсез. Беләсезме, мин, журналист буларак, сәхнәдә чыгыш ясаучыларны гына түгел, залда карап утыручыларны да күзәтәм. Кайсы артистны ничек кабул итәләр, фестиваль ошыймы-юкмы - барысы да яхшы күренә. Атказанган мәдәният хезмәткәре, Мамадыш районының Шәдче авыл җирлеге башлыгы Валерий Шрыков үзенең импозантлыгы һәм "Балтырган" җырын башкаруы белән залдагы бар йөрәкне дә дөрләтеп җибәрде. Яшь йолдызчыкларыбызның иҗат күгендә якты балкулары турында да, тамашачының реакциясеннән чыгып әйтәм. Ни дисәң дә, алар дәрәҗәле исемнәре булган артистларның артларыннан горур гына, тузаннар уйната-уйната, атлап киләләр! Бу инде, лаеклы алмаш үсә, дигән сүз. Александр Игнатьев, Регина Павлова, Алина Ахмәтшина-Майорова - әнә шундыйлардан. Марина Карпова, "Керәшен кызлары" җырын дуылдатып башкарганнан соң, Виталий Агаповка Бакалыдан ук алып килгән, каклаган казын да бүләк итте. Баксаң, Марина Виталий Васильевичны "үрсәтие" кебек, якын күрә икән. Яшь артистларның барысын да санап тормыйм - булдыралар болар, өметле күренәләр, дип басым ясыйм.

Шулай ук, узган 2012-2015 елларда "Керәшеннәр җырыу әйтә" конкурс-фестивалендә лауреат исеме алган "Ак каз" (Алабуга), "Кәләем" (Әлмәт районы), "Карендәшләр" (Яр Чаллы) ансамбльләре дә үзенчәлекле этник чыгышлары белән халык күңелен күрделәр. Үзләренең көчле энтузиазмнары белән генә, халкыбызның борынгы мәдәни мирасын эзләп табып, өйрәнеп, сәхнәләрдән күрсәтәләр - моның өчен көчләрен дә, вакытларын да кызганмыйлар бит. Менә шундый бездә халык!

Башкалабызда оештырылучы чараларда да агач кашык шакылдатып күпләрне таң калдыручы "Бәләкәй дәдәйләр" дә, Алабуга мәдәният колледжының тирә-якка танылган "Камские зори" бию төркеме дә һәм йөзек кашыбыз булган "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле дә, гадәттәгечә, көчле алкышлар астында сәхнә түрендә ут уйнаттылар. Шомарганнан шомаралар бит, әй.

Концерт күңелле сюрпризларга да бай булды. Түбән Камада яшәүче яшь һәм уңышлы эшләүче адвокат Вадим Шандыровның фестивальдә чыгыш ясавы күпләр өчен көтелмәгән хәл булгандыр. Егетнең моңлы, матур тавышка ия булуын да бик азлар гына белгәндер. Фестивальнең зур сәхнәсендә беренчеләрдән булып бераз каушабрак чыгыш ясаса да, бик тә лаеклы, зәвыклы күренде ул. Ни дисәң дә, башлап җибәрүчегә таякның иң саллы башы төшә инде.

Телевизордан "Золотой граммофон" дигән концерт күрсәтәләр бит, караганыгыз бардыр. Менә "Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленең алып баручылары да, нәкъ шундагыча, сәхнәгә чыгасы һәрбер артистны мактап, очлы мәзәкләр сөйләп, халыкны ял иттерделәр. Алар әле алмашынып та тордылар - бер-берләренә шундый игътибарлы Алина һәм Азат Кәримовлар, матур пар Светлана һәм Евгений Максимовлар, көлдереп, эчләрне катырып бетергән Олег Фазылҗанов белән нәзәкатьле Диләрә Мироваеваларның дуэтлары тамашага тагын бер шарм, яңа колорит өстәде.

Виталий Агаповның "Керәшеннәр җырыу әйтә" кичәсенә килгәннәр, январь аенда булачак "Нардуган" бәйрәменә 10 процент ташлама белән керәчәк. Моның өчен бары тик бүгенге билетларны югалтмыйча, кассага гына барырга кирәк" дигән сүзләрен дә тамашачы көчле алкышларга күмде.

Без - "Туганайлар" да әлеге зур тамашага бераз булса да карендәшләребез белән аралашырбыз, дип бардык. Аннан соң, керәшеннәр "меҗләп" торган шушындый чаралар турында язучы газетабызга, бәлки, киләсе яртыеллыкка берничә карендәшне дә яздырырбыз, 2018 елга дип махсус чыгарган дини календаребезне дә, бераз булса да, тарата алырбыз, дигән уйлар белән килгән идек. Матур ялтыравыкның да бер җыртыгы була дигәндәй, бу әйберләр белән халык арасында кызыксынучылар аз булды. Шулай да, "Түбән Камалыларга үзем таратырмын", дип, Владислав Домолазов 100 календаребезне алып китте, рәхмәт төшкере.

Менә шулай итеп, Чаллы каласының тагын бер керәшен тамашасында булып кайттык. Республикабызның төрле почмакларыннан талантлы ул-кызларыбызны шулай бер сәхнәгә туплау җиңел генә булмагандыр. Без күбәү икән, без матур икән! Һәрберсен сокланып, карап утырдык. Әйтергә кирәк, фестивальдә әле барлык артистларыбыз да чыгыш ясамады. Вадим Захаров белән Винера Ганеева гына ни тора бит - алар күренмәде. Чыннан да, горурланырлыгыбыз бар. Киләчәктә дә күкрәк кагарлык итеп, дәрәҗәне тотып һәм бер-беребезгә терәк булып атласак иде.

"Керәшеннәр җырыу әйтә" фестиваленнән фоторепортаж

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев