Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәби туды!

Газетабызның баш редактор урынбасары Ирина Муллина икенче тапкыр әни булды

Бүген 13.20 сәгатьтә Ирина малай тапты. Бәби – чын баһадир: 3530 грамм авырлыкта, 54 сантиметр  озынлыкта! 
Ирина белән Анатолий Муллиннарның матур гаиләсендә бүген зур шатлык. Яшьләрнең мәхәббәт агачы 2009 елда яфрак яра. Алар икесе дә Республика керәшен иҗтимагый оешмасының «Бәрәкәт» яшьләр бүлегенә нигез салучылар. Матур хисләре нәкъ тә шул чорда кабына. 2011 елның август аенда тормыш юлларын бергә бәйләп, гаилә корып җибәрәләр. 2013 елда мәхәббәт агачының беренче җимеше – кызчыклары Василиса дөньяга аваз салды. Бүген туган нәсел дәвамчылары – уллары сәламәт һәм озын гомерле булсын!
Муллиннар гаиләсен әлеге шатлык белән ихлас күңелдән котлыйбыз! Уллары гаилә тигезлегендә бәхетле булып үссен. Чын керәшен гаиләгез яшь буынга һәрвакыт үрнәк булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Ирина белэн Анатолийны сын кунелдэн котлыйбыз! Семьягызга бэхет телибез!