Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бахтадан Малышевлар конкурста беренчелекне алды

Чистай районының Бахта авылыннан Малышевлар гаиләсе республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының район этабында катнашып, беренче урынны урынга ия булды.

Малышевлар конкурска бик нык әзерләнгәннәр. Бахта авылы клубы методисты Светлана һәм юл төзелешендә эшләүче Василий Малышевлар белән бергә, бу конкурста нәселләреннән уналты кеше катнашты. Араларында Светлана белән Василийның үз яннарындагы кызлары, күрше Мөслим авылы мәктәбенең 7нче классында укучы Валерия дә бар иде. 

Алар әзерләгән күргәзмәне күреп, күпләр гаҗәпкә калгандыр. Чөнки күргәзмәдә үз гаиләләренең олы мирасы булган һәм тарихи яктан зур кыйммәткә ия иман кенәгәләре, борынгы тәреләр дә урын алды. Өстәвенә, Малышевларның фанерадан кисеп ясаган ыруы агачы да куелган иде. Аны кул эше остасы Светлана Николаевна үзе ясаган. Ыру агачы Малышевларның алты буынын үз эченә алган. 

«Ыру агачын әзерләргә моннан берничә ел элек үк тотынган идек. Анда нәселнең төп бабае Демьяннан һәм аның хатыны Акулина әбидән башлап бүгенге көнгә кадәр 100дән артык кешенең исемнәре язылды. Малышевлар нәселе Россиянең төрле төбәкләрендә яши. Шалтыратып белешеп, мәгълүмат һәм фотолар җыйдык. Элекке фотоларны юллап табып, аларны яңарттык. Ыру агачы башта кәгазьгә ясалды. Аннан зур фанераны алма агачы һәм аның ботакларындагы алмалар формасында кистем. Һәр алмага, яндырып, нәселнең үзебез ачыклаган кешеләре исемнәрен язып куйдым», — дип Светлана Николаевна үзе гади генә итеп сөйләсә дә, моның күпме вакыт һәм осталык, игътибар таләп итә торган эш икәне ыру агачсына күз салуга ук күренә. 

Күргәзмәдәге Демьян бабайдан калган ике тәре һәм 1906 елда Казан типографиясендә керәшен язуында басылган «Изге Өеодоръ тормошо» һәм «Изге Харитонъ тормошо кенәгәләре дә халык мирасын өйрәнүчеләр өчен зур әһәмияткә ия».

Климентий Демьяновичның (1887 елда туган) хатыны Прасковья Егоровна (1895 елгы) киеп йөргән күлмәк белән алъяпкычны да кадерләп саклыйлар икән. Аларын да күргәзмәгә алып килгәннәр. Праскый әбидән калган йон кабасын да онытмаганнар...

Күргәзмәдә Василий Малышевның әтисе Александрның туганы, Бөек Ватан сугышында катнашкан Николайның фронттан язган өчпочмаклы солдат хатлары; Венгриядә сроклы хәрби хезмәт үткәндә Василийга бирелгән медаль; аның әнисе Мария Андреевна тылдагы фидакарьлеге өчен лаек булган медаль дә бар иде.

Малышевлар бәйрәмнәрдә үзләре пешерә торган карабодайлы ит бәлеше, көлчә, шишәрә, кыстыбый, дурычмак та әзерләп алып килгәннәр. 
Сәхнәдәге чыгышлар 7 минуттан артмаска тиеш иде, Малышевлар шул санаулы минутлар эчендә дә уен-йолалар белән бергә Питрау бәйрәменең бар матурлыгын тамашачыга җиткерә алдылар.

Әзерлекләре һәм чыгышлары жюри тарафыннан югары бәяләнгән Малышевлар зона этабында Чистай данын яклаячаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев