Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Бәрмәнчек” ансамбле Ставропольдәге Сабантуйга китте

13 май көнне Ставрополь краенда үтәчәк Сабантуйда “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле Казан шәһәренең данын яклаячак.

Татарстанда Сабантуй, гадәттә, июнь ае башында бәйрәм ителә, ә менә көньяктарак милли бәйрәмне иртәрәк каршы алалар икән.

Ставрополь краеның Кече Барханчак авылында үтәчәк татар халкының милли бәйрәмен ставропольлеләр  “Көньяк Сабантуй” дип йөртә.

“Бәрмәнчек”нең сәнгать җитәкчесе Эльмира Кашапова әйтүенчә,  “Көньяк Сабантуй”да “Бәрмәнчек” ансамбле керәшен, татар һәм казакларның мәдәнияте белән таныштырачаклар. Йола-гадәтләрен үз эченә алган борынгы җыруларны, милли биюләрне башкарачаклар.

Сабантуй кунаклары милли ризыкларыбыз, тәм-том белән сыйланачаклар.

 

Алинә Галимҗанова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев