Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Бәрәңге алыр вакыт

Июльдә утыртылган бәрәңге уңышын алганнар.

18 октябрьдә Римма һәм Николай Ивановлар үз бакчаларындагы бәрәңгене казыганнар. Алар быел бәрәңгене беренче мәртәбә 15 апрельдә утыртканнар, анысының уңышын июльдә җыеп алганнар. Буш җиргә тагын бәрәңге утыртып куйганнар. “Бер зур түтәл кадәр җиргә 100 данә бәрәңге утырткан идек, – дип шалтыратты Римма Петровна. – Уңышы әйбәт чыкты. Эреләре дә күп. Бабай казыды, мин җыйдым. ике чиләк эресе, бер чиләк, өеп, вак бәрәңге чыкты. Шулай күп булыр дип уйламаган да идек”.

Йортлары Казанның Нагорный поселогында урнашкан Римма Иванова редакциягә килеп, үзләренең өч сутый җире булган бакчаларында кайчан һәм нәрсә утыртулары, ничек итеп мул уңыш алулары турында сөйләгән иде. Аның үз тәҗрибәсе белән уртаклашкан язмасы “Туганайлар” газетасының 22 сентябрь санында басылып та чыкты.

Бу юлы Ивановлар 100 бәрәңгедән өч чиләк уңыш алганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев