Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балык Бистәсе районында герой шагыйрь Муса Җәлил шигырьләрен уку буенча онлайн-конкурс дәвам итә - видео

15 февральдә - татар халкының каһарман улы, шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Аның тормышы һәм иҗат батырлыгы - үсеп килүче буын өчен үрнәк. Шагыйрьнең шигырьләре һәм поэмалары бүген дә зур кызыксыну белән яратып укыла

Агымдагы ел республикабызда “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы” булып билгеләнде һәм бу өлкәдә күләмле эшләр башланды да инде.
Балалар иҗат үзәгендә дә 10 февральдән 15 февральгә кадәр Муса Җәлил шигырьләрен русча һәм татарча уку буенча онлайн-конкурс оештырылды. Әлеге конкурста 7 яшьтән 18 яшькәчә балалар катнаша. Без аларның укуларын  үзебезнең социаль челтәр битләренә куеп барабыз.
Әлеге онлайн-конкурсның әһәмияте зур. Бу, беренчедән, туган телеңә мәхәббәт уяту булса, икенчедән, әдәбият-сәнгатьне, шигъриятне күңелең аша уздыру да. Шагыйрьнең бик күп шигырьләре башка телләргә тәрҗемә ителгәнлектән, аны чит телләрдә уку мөмкинлеге дә бар.
Әйе, дөнья әдәбияты тарихында иҗатлары белән исемнәрен мәңгелек данга күмгән шагыйрьләр бар. Муса Җәлил шуларның берсе. Исеме тарих битләренә алтын хәрефләр белән язылган шагыйрьне киләчәк буыннар да онытмас.

Галия Садыйкова,
район балалар иҗат үзәгенең социаль-педагогы.

Тулырак: http://rsloboda-rt.ru/news/m%D3%99garif/balyk-bistse-rayonynda-geroy-shagyyr-musa-lil-shigyrlren-uku-buencha-onlayn-konkurs-dvam-it

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев