Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балчыклы Ольгасы

Ольга унбиш елдан артык Балчыклының Питрау җыенын алып бара инде, аңа кадәр дә ул биредәге һәр бәйрәмдә җырлап йөрде. Шуңа да Балчыклының гади һәм киң күңелле керәшен түтиләре аңа үз туганнарыдай якынга әйләнгән...

Кайчак кешене якыннан белмичә, аның турында ашыгыч фикер ясала. Түбән Камадагы “Сүрәкә” фольклор ансамбле җитәкчесе Ольга Вәлиуллинаны керәшен дөньясыннан читтә торадыр дип уйлап йөри идем. Ялгышканмын. Җәйге эссе көндә Балчыклы авылының Арбуз чишмәсе янындагы очрашу фикеремне үзгәртте дә куйды.

Текә тимер баскычлардан Арбуз чишмәсе янына төшеп баручы Ольга тулы гәүдәсенә килешеп торган кызыл шакмаклы күлмәктән иде (керәшенлеге белән горурланучы замана кызларына көндәлек киемнең менә дигән үрнәге).  Чишмә суы калкулыктагы биек агачлар астында, өч торбадан агып ята. Өчесендә дә битне юып, өчесенең дә балдай татлы салкын суыннан авыз иткәч, янәшәдәге эскәмиягә килеп утырдык...

Ольга Балчыклы авылында яшәүче Палук түтидән ишеткән риваятьне дә сөйләде. Бик элекке заманнарда бу якларга калмыклар килеп чыккан. Үз илләрендәге шикелле, казык кагып, читән тотып, аны балчык белән сылап, торыр урын әзерләгәннәр. Имеш, авылның Балчыклы дигән исеме шулардан калган... Бик күп гомерләр үтеп, заманалар алмашынгач, авылдагы керәшен ир-атлары, кемнең нәрсәсе бар шуны алып, ашлыкка алмаштыру өчен Сарман ягына чыгып китәләр. Бара торгач Бакалы тирәсенә җитәләр. Анда яшәүчеләр юлчыларның кайдан килүе белән кызыксыналар. Балчыклыдан икәннәрен ишеткәч, “без шунда яшәдек, чишмә суы арбуздай тәмле иде, үкенечебез – шул чишмә калды”, дип әйтәләр. Шул вакыттан алып, балчыклылар үз чишмәләрен Арбуз чишмәсе дип йөртәләр...

Ольганың авылда ел саен Чишмә көне уздыру уе бар. Ул сөйли, ә мин күзалдына китереп утырам... Әнә балчыклы түтиләре, дәдәйләре Чишмә көненә җыелган. Арбуз чишмәсенә төшкән турдагы шактый зур урында бәйрәм бара. Чишмә көне... Әгәр балчыклылар ул бәйрәмне уздыра башласалар, Арбуз чишмәсенең тирә-ягы матурланыр, әрекмән һәм башка чүпүләннәрдән арыныр иде.

 Ольга турында сүз чыккач, “Башта чиркәүдә җырлап йөри иде. Балчыклыда 2012 елдан бирле яшиләр. Безнең төп нигездә. Әти салган таш келәт әле дә тора. Иске дип сүтеп атмадылар. Ольга бик ачык, гел барам, үз балам күк күрәм”, – дип сөйләде күптәнге танышым Палук түти.

Хәзерге вакытта Ольга Вәлиуллина – Түбән Каманың “Сүрәкә” керәшен фольклор ансамблен, керәшен балаларыннан торган “Асыл нәсел”не,  “Вольные распевы” казак җыр ансамблен, Красный Ключ поселогы керәшеннәренең “Баш Чишмә”сен җитәкли.

“Сүрәкә” керәшен фольклор ансамбленә җитәкчелек итә башлагач та, җырчы Ольга тирә-як керәшен авылларындагы өлкәннәрдән керәшен җыруларын туплауга һәм, режиссер буларак, аларны клип итеп яздыртуга да аерым игътибар бирә. “Сүрәкә”нең репертуарын шушы Түбән Кама төбәге керәшеннәренең үз көйләре һәм җыруларны үзләренчә башкару алымнары белән баетырга омтыла. 

Ольга үзе Минзәләдә туып, Түбән Камада үскән кыз, аның  әтисе Владимир – Казаннан, әнисе Галина – Яңа Чишмә районының Ленино авылыннан.  Ике кызларын алып, ире Рафис белән шәһәрдән бу авылга күченүләре дә гаҗәп түгел. Чөнки Ольга унбиш елдан артык Балчыклының Питрау җыенын алып бара инде, аңа кадәр дә ул биредәге һәр бәйрәмдә җырлап йөрде. Шуңа да Балчыклының гади һәм киң күңелле керәшен түтиләре аңа үз туганнарыдай якынга әйләнгән...

Әгәр дә керәшеннәр җыелышкан җирдә Ольга Вәлиуллинаның кем булуы белән кызыксынсалар, моннан соң аптырап калмаячакмын. “Балчыклы Ольгасы” дип авыз тутырып әйтәчәкмен.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев