Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Баланы өйдә ялгызын гына кайчан калдырып була

Бу мәсьәлә хәзерге вакытта бик күпләрне борчый

25-29 майда мәктәпләрдәге IX-XI класс укучыларының ата-аналары арасында  “e-mail-сораштыру” алымы белән  уздырылган тикшерүдә Россиянең барлык регионнарыннан 2,5 меңнән артыграк кеше катнашкан.

Ул ата-аналарның яртысыннан күбрәге 7-9 яшьлек балаларны өйдә ялгызларын гына калдырырга мөмкин дип исәпли. “Росгосстрах”, “Открытие” банкы, MAXIMUM Education экспертларының уртак тикшерүе нәтиҗәсе шуны күрсәткән. Саннарга күчерсәк, ата-аналарның 46 проценты 7-9 бу яшьләрдәге балаларын өйдә ялгызларын калдыра икән. Алар әйтүенчә, бу яшьтә балалар көнкүреш приборларыннан мөстәкыйль рәвештә файдалана белә. Моннан тыш, алар балаларына квартир яки йорт ачкычларын да ышанып тапшыралар, уйнарга урамга да үзләрен генә чыгаралар.

Тикшерүдә катнашкан ата-аналарның  23,5 проценты  балаларны – 10-13 яшьтә, ә 20 проценты 5-7 яшьтә дә  өйдә ялгыз калдырып була дип саный. Ә балалар балигълык яшенә җиткәч кенә өйдә ялгыз кала ала дип уйлаучы ата-аналар – 1 процент!

Өйдә баланың үзен генә калдырып чыгып китүдән куркуга килгәндә, ата-аналарның күбесе  (29 проценты) газ яки электр плитәсен “сүндерергә” онытыр яки куркынычсызлык техникасын  игътибарга алмас дип уйлый. 17 проценты өйгә чит кеше керүдән курка. Ата-аналарның барысы да балаларын таныш булмаган кешеләр белән сөйләшүдән һәм үзләренә әйтмичә генә кая да булса китүдән тыялар.

Ә баланы өйдә ялгыз калдыру сәбәпләренә килгәндә, ата-ана арасында иң нык таралганы:  көнкүреш калдыкларын түгергә яки кибеткә “бер генә минутка” чыгып керү (21 проценты шулай дип белдергән), теге яки бу эш буенча бер-ике сәгатькә генә кая да булса барып кайту (17 процент). Ата-аналарның 16 проценты тулы бер эш көненә, шулай ук, тиз генә косметологка, парикмахерга яки маникюр ясатырга (13,5 проценты) барып килү өчен дә  баласын өйдә ялгыз калдырып китә. Һәр бишенче ата-ана, үзе чыгып киткәндә, баласын телевизор каршына утырта, яки кулына планшет тоттыра һәм ишекне бикләп китә.

Фото: https://unsplash.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев