Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Балаларын югалткан аналар 19 август көнне аларның каберенә алма алып килгән

Җәйне озату да Алма Спасыннан башлана

Кичләрен җылы китә, суык була. Алмаларны ашарга ярый башлый. Бу көнгә кадәр христиан динен тотучылар алма ашамаган. Шуңадыр да аларның тәме - телең йотарлык булып тоелган! Алмаларны чиркәүгә алып барып аруландырып кайталар.

Балаларын югалткан аналар бу көнне аларның каберләренә алма алып килгән. Әгәр анасы икенче Спаска кадәр алма ашап карамаса, аның теге дөньядагы баласы бу көнне җәннәт алмаларын ашый дип саналган.

Хуҗабикәләр алмадан вареньелар, компотлар кайната, как пешерә башлаган.

Эремчекле алма бөккәне

Камыр өчен: 1 стаканга якын (200 мл) он, 100 г эремчек , 50 г атланмай, 1 йомырка яки бер йомырканың сарысы, 1-1,5 аш кашыгы шикәр комы, 0,3 чәй калагы разрыхлитель, бер чеметем тоз.

Эчлек өчен: 3-4 алма, бал, шикәр комы - тәменчә, корица (теләсәң).

Эремчек, май һәм күкәйне бергә кушып болгатырга, әйбәтләп күпертергә (блендер кулланырга була). Онга разрыхлитель, тоз һәм шикәр комын кушарга. Әлеге онны эремчек өстенә салып әйбәтләп болгатырга. Йомшак, күпергән камыр килеп чыгарга тиеш. Әгәр юешрәк чыкса - он өстәргә, корырак булса - су кушарга туры киләчәк. Камырны кисәкләргә бүлеп җәяргә. Җәймәләр теләк буенча зур яки кечкенә, калын яки юка булырга мөмкин. Җәймәнең бер ягына алманы салырга, шикәр комы, корица сибәргә. Шулай ук бер ягына бал да сыларга мөмкин. Кырыйларын чеметеп ябыштырып чыгарга. Ә леге эремчекле к амырдан ясалган алма бөккәннәрен җылытылган мичтә 180-200 градуста 20 минутлап пешерергә.

Фото:  rzn.plus

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев