Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Азнакайның үз керәшен «Аяз»ы

Азнакай районының Чуар Абдул авыл мәдәният йортында «Аяз» керәшен фольклор ансамбле эшли.

Бер генә дә керәшен авылы булмаган Азнакай ягы, Казанда уздырылган үз районнары көнендә, тамашачы каршына керәшен фольклор ансамблен чыгарды. Керәшен киемнәреннән, чын керәшеннәрчә җырлаучы “Аяз” ансамбле иде ул.

“Аяз” фольклор ансамбле Азнакай районының Чуар Абдул авылыннан килгән. Аның җитәкчесе – Чуар Абдул авылы мәдәният йорты директоры Айназ Шакирова. Татар кызына керәшен көйләре, җырулары белән кызыксыну каян килгән дә, кем әйтмешли, чеп-чи татар авылында ничек итеп керәшен фольклор ансамбле оештырырга булган икән?

Читләтеп урап тормыйча, туп-туры, шул сорауны Айназның үзенә дә бирдек.

– Керәшен халкының аһәңле сәнгате мине күптәннән, Казан шәһәрендәге мәдәният һәм сәнгать университетында укыган елларда ук үзенә гашыйк иткән иде. Без студентларда керәшен сәнгатенә мәхәббәтне яраткан укытучыбыз Геннадий Михайлович Макаров уятты дип әйтсәм, һич тә арттыру булмас, – дип сөйләде Айназ Шакирова. – Укуны тәмамлаганга да унбиш ел инде. Район күләмендәге “Халык җәүһәрләре” конкурсында катнашу өчен керәшен халык җыруларын сайладым. Шул чагында авылда керәшен ансамбле оештыру идеясе туды. Ансамбльгә, башта, Зоя түтине чакырдым. Чөнки безнең җирлектә бердәнбер керәшен ул Зоя Петровна.

Азнакайның үзендә җирле керәшеннәр булмаса да, репертуар мәсьәләсендә Айназ аптырап тормаган, ут күршеләре булган Сарман районының Ләке авылы керәшеннәре җыруларын өйрәнгәннәр. Ләке мәдәният йорты директоры Римма Антонова, авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов һәм “Игәнә” ансамбле кызлары белән якыннан аралашып яшиләр. Ә “Аяз” беренче мәртәбә Ләкедәге Питрау бәйрәмендә, чын керәшеннәр каршына чыгып, халык җыруларын башкаргач, беркемнең дә көлмәвен, киресенчә, яратып кул чабуларын күргәч, ансамбль җитәкчесе Айназның эченә җылы йөгерә, күңеле күтәрелеп китә. Болай булгач, керәшен җыруларын җырлаячаклар! Менә шуннан башлана да инде “Аяз”ның керәшен җырулы сәхнә тормышы. Ансамбльнең оешуына әле бик аз гына вакыт үтсә дә, нефть тармагы хезмәткәре Артур Кашапов ярдәмендә, нагайбәкләрнең “Ай-һай, безнең ил” җыруына клип та төшергәннәр.

Ансамбльнең исеменә килгәндә, анысын да җиңел генә аңлатты Айназ: “Бар да гади, әллә ни тирән мәгънәсе һәм сере юк, “аяз” сүзе төрки халыкларда болытсыз, матур кояшлы көнне дә, чибәрлекне дә аңлата”.

Авылдагы татарларны керәшен ансамбленә тарту сере белән дә кызыксындык. “Элек-электән иҗатка, сәнгатькә гашыйк Чуар Абдул халкы минем керәшен ансамбле оештыруымны ишеткәч, йөгерә-йөгерә килделәр”, – диде Айназ Шакирова. Ансамбльдә 37-66 яшьләрдәге кешеләр җырлап йөри икән.

“Аяз”дагы җыручыларның иң беренчесе һәм ансамбльдәге бердәнбер керәшен – Зоя Cафиуллина-Семёнова. Ул үзе Мамадыш районының Түбән Әрнәш авылы кызы. Зоя Петровна ун балалы гаиләдә үскән. Әнисе аны 41 яшендә алып кайткан. Гаиләдә тугызынчы бала булса да, Зоя бәләкәйдән үк кул арасына кергән. Эшкә өйрәнеп үсү белән бергә, икесе дә җыруга оста булган әти-әнисеннән керәшен көйләрен дә отып, күңеленә салып барган. Түбән Әрнәштәге бер генә бәйрәм дә, Питрау да аның әти-әнисе җыруларыннан башка үтмәгән. Чын керәшен күлмәге дә әнисеннән калган аңа.

Керәшен күлмәге дигәннән, “Аяз”ның сәхнә киемле булуына да “Халык җәүһәрләре” конкурсы сәбәп булган. Аларның чыгышын яратып караганнар һәм Азнакай муниципаль районы башлыгы Марсель Шәйдуллин ансамбльдәгеләргә керәшен сәхнә костюмнары тектерү өчен  акча биргән. Моның өчен, Айназ Шакирова башлыкка һәм үз хезмәтләрен күрә, бәяли белүче район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизовага рәхмәтле.

 “Аяз” ансамбле җырчыларының Зоя Петровнадан калганнары – татарлар. Керәшен җыруларына, керәшен культурасына гашыйк бу үзешчән артистларны исемләп санап чыгу дөрес булыр. Алар – Зөләйха Зарипова (сатучы), Дания Шакирова (бухгалтер), Рима Фәхертдинова (тәрбияче), Гөлгенә Ризатдинова (бухгалтер), Эльвира Каһарманова (секретарь), Саҗидә Йосыпова (техник хезмәткәр), Ринат Мөхәммәдиев (шофер). Араларында әле бер мәктәп укучысы да бар, ул – 14 яшьлек Әдилә Вәлиева.

Татар авылы Чуар Абдулдагы “Аяз” керәшен фольклор ансамбленең җырулы киләчәге җәйге кояшлы күк йөзедәй чалт аяз һәм алкышларга бай булсын.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

9

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев