Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Айбагыр" лагереның унынчы сменасы зур концерт белән тәмамланды – фото

Этносменада ял иткән 70 балага Дипломнар, истәлекле бүләкләр, айбагыр сурәтендәге йомшак мендәрләр бүләк иттеләр

29 август көнне Мамадыш районы мәдәният йортында "Айбагыр" лагереның 10нчы сменасын ябу тантанасы узды. Чарага Мамадыш районы башлыгы Анатолий Иванов, Республика керәшеннәре иҗтимагый оешмасының исполком җитәкчесе Людмила Белоусова, Мамадыш керәшен оешмасы җитәкчесе Степан Спиридонов, "Кама" лагере директоры Андрей Николаев, вожатыйлар һәм әти-әниләр килгән иде. 

Балалар вожатый булган дәдәй һәм түтиләре белән берлектә әзерләнгән иҗади номерлар күрсәтте. Һәрбер отряд үзләре төшергән видеоязмаларда лагерьда уздырган күңелле вакытлары белән уртаклашты.

"Республикада 36 милли-мәдәни оешма бар. Шулар арасында безнең керәшеннәр оешмасының гына шушындый этнолагере булуы аеруча зур шатлык. Моның өчен без Республика президенты Рөстәм Миңнехановка һәм керәшен оешмасы житәкчесе Иван Егоровка рәхмәтле. "Айбагыр" лагеренда балаларга керәшен халкыбызның туган телен, йолаларын, җыр-моңнарын тапшырабыз. Бу тырышлыклар киләчәктә берсе дә эзсез калмаячак. Шулай ук, балаларга дини тәрбия дә бирергә кирәк. Кечкенәдән үк күңелләрендә ышаныч булып, иманнар өйрәнеп,  чиркәүләргә йөреп үссеннәр", – дип чыгыш ясады Анатолий Иванов. 

"Кама" лагеренда киләсе елларда зур үзгәрешләр – яңа объектлар төзеләчәге турында да искәртеп узды район башлыгы. "Айбагыр" балаларын киләчәктә дә үзебездә көтеп калабыз", – диде Анатолий Иванов. 

Людмила Белоусова "Айбагыр" лагерена терәк булганнары һәм һәрдаим ярдәм иткәннәре өчен Мамадыш районы администрациясенә рәхмәт белдереп, Анатолий Ивановка истәлекле бүләкләр тапшырды. Шулай ук, Республика керәшен оешмасының Рәхмәт хатлары белән Степан Спиридонов, Андрей Николаев, районның яшьләр һәм спорт бүлеге начальнигы урынбасары Эльмира Әхмәтова, "Туганайлар" газетасы редакциясе, оешманың "Бәрәкәт" яшьләр бүлеге җитәкчесе Алексей Дмитриев һәм "Айбагыр" лагеренда эшләгән вожатыйлары бүләкләнде. 

Керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт фольклор ансамбле директоры Артур Поляков тормыш иртәше Алсу белән бу тантанага лагерьда ял иткән балаларның ата-аналары буларак  килгәннәр. "Кызыбыз Арина "Айбагыр"ны бик ошата. Керәшеннәрнең шундый этнолагере булуы һәм анда кызыбызның ял итүе белән бик горурланам. Лагерьда эшләүчеләргә, ата-аналар исеменнән, рәхмәт әйтеп, баш иям", – диде Артур Владимирович. 

Этносменада ял иткән 70 балага махсус Дипломнар, истәлекле бүләкләр, айбагыр сурәтендәге йомшак мендәрләр бүләк иттеләр. Концерт вожатыйлар һәм балалар әзерләгән флешмоб белән тәмамланды. 

Чара никадәр күңелле узса да, саубуллашу барыбер дә моңсу. Киләсе елда очрашырга сүз биреп, балалар өйләренә кайтып киттеләр.

Әлеге тантана турында тулырак газетабызның киләсе санында укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев