Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” этнолагере җиденче тапкыр үз ишекләрен ачты

Этносмена быел җәйнең кыл уртасында, 2-19 июль көннәрендә, Мамадыш районының Соколка авылы янындагы “Кама” балаларны сәламәтләндерү лагере базасында уза

Лагерьда 10-16 яшьлек 70 бала ял итә. Араларында берничә ел “Айбагыр”да тәрбияләнүчеләр дә, быел тәүге тапкыр килүчеләр дә бар. Балаларның күзләре “янып” тора, бар нәрсә белән кызыксыналар: бер-берсе белән якыннан танышалар, тирә-якның матурлыгына сокланалар, халкыбыз турында белемнәр тупларга омтылып торалар. Аларны өч отрядка бүгәннәр. Беренче отряд “SKS – super kryashen stsr”, икенчесе – “Утлылар”, өченчесе - “Уңганнар”. Һәрберсенең үз девизы һәм җыры бар. Һәр отряд якты, төсле футболка һәм кепкалары белән аерылып тора. Әйтерсең, лагерь мәйданчыгы күбәләкле болынга әверелгән.

Айбагыр” этносменасының тантаналы ачылышы 3 июль көнне кичке якта узды. Керәшеннәр “гимнына” әверелгән “Безнең ил” җыры астында “Айбагыр” флагын күтәргәннән соң, балалар бергәләшеп “Айбагыр” лагере анты”н әйттеләр.

Без, айбагырлылар, үз халкыбызның милли үзенчәлекләрен саклап калырга омтылабыз һәм ант итәбез:

  • туган телебезне, культурабызны, традиция һәм йолаларыбызны яшәтергә!

  • туган табигатебезнең кадерен белергә, лагерьдагы бер агач ботагын да сындырмаска!

  • лагерьның таләпләрен үтәргә, вожатыйлар сүзен тыңларга!

  • аш-ботка, котлетларны ашап бетерергә!

  • керәшен яшьләре һәм балалары тормышында актив катнашырга!

  • өйгә яңа көч һәм белем туплап кайтырга!”

Һәр елдагыча, балаларны яраткан дәдәй-түтиләре каршы алды. Матур гадәт буенча, “Айбагыр” лагеренда сабыйлар вожатыйларына әнә шулай яратып эндәшә. Вожатый һәм аларның ярдәмчеләре күбесе шушы ук лагерьда тәрбияләнгән “Бәрәкәт” керәшен яшьләре активистлары. Аларның керәшен культурасы, этникасы, тарихы буенча белемнәре дә зур, балаларны яратып, үзләрен иркен тотып эшлиләр.

Лагерьның педагог-оештыручысы Алёна Кудряшова “Айбагыр” этносменасының быелгы программасы тулысынча үзгәртелүе һәм күп яңалыклар кертелүе турында искәртеп узды. Инде сменаның тантаналы ачылышыннан соң ук, отрядлар концерт программасына әзерләнә башлады.

Айбагыр - 2018” этносменасының тантаналы ачылышыннан фото һәм видеорепортаж тәкъдим итәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев