Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Айбагыр” этнолагерена гаризалар кабул ителә башлады

“Айбагыр” этнолагере балалары быел Яшел Үзән районындагы республикакүләм “Мирас-Наследие”дә ял итәчәкләр

4-21 августта “Айбагыр” 10-17 яшьлек балаларны үзенә ялга җыя. “Айбагыр” этносменасы быел Әйшә авыл җирлегендә урнашкан “Мирас-Наследие” этнокультура лагеренда оештырыла. Анда балаларның ялы өчен тиешле уңайлыклар тудырылган, заманча спорт мәйданчыгы, осталар шәһәрчеге, ашханә бар.
Биредә балалар керәшеннәрнең тарихын һәм традициясен өйрәнәләр. Төрле конкурсларда, мастер-классларда һәм башка чараларда катнашалар Экспортлар, танылган кешеләр белән очрашалар. Керәшеннәр тарихы, театр һәм башка тематик түгәрәкләрдә үз сәләтләрен үстерү мөмкинлеге дә бар.
“Айбагыр”га бару өчен, ата-анасы яки бала үзе 23-30 апрельдә онлайн-анкета тутырып җибәрергә тиеш. Ул анкеталар 1-8 майда каралачак.


Гаризалар бирү өчен ссылка:

 https://docs.google.com/forms/d/e/1FAIpQLScqOyo7Vsxw__5BJuKHy3uBh0Srr8inGLYdbTTjAoqcTKcDmA/viewform

Сораулар буенча +7 927 432-24-30 номеры аша шалтыратып, “Айбагыр” сменасы координаторы Юлия Дуваловага мөрәҗәгать итәргә була. Шулай ук, барлык мәгълүмат tuganaylar.ru сайтында да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев