Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Авыл хезмәтченнәре бәйрәмендә Усы керәшеннәре дә катнашкан

Бәйрәмдәге күргәзмәдә Яңа Усы авыл җирлеге уңганнарының табыны милли үзенчәлеге белән аерылып торган

Быел бөртеклеләрдән 200 мең 800 тонна уңыш җыеп алган район халкының бәйрәм шатлыгын уртаклашырга Татарстан Президенты аппаратыннан да вәкилләр килгән.

Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова хәбәр итүенчә, бүләкләнүчеләр арасында механизатор Юрий Григорьев та булган.

Республиканың агропромышленность комплексын үстерүгә үзеннән лаеклы өлеш керткәне өчен, Юрий Алексеевич Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган (фотода).

Бу уңышы белән котлап, хезмәте турында сорашкач, Юрий Григорьев узган гасырның туксанынчы елларыннан бирле үзенең механизатор булып эшләве турында сөйләде. Хәзерге вакытта ул үзенең туган авылы Яңа Усыда, шәхси эшмәкәр Нуретдиновның крестьян-фермерлык хуҗалыгында тракторчы-машинист булып эшли икән. Аның эш стажы өч дистә елдан артып киткән.

Мөслим район үзәгендәге бәйрәмдә оештырылган күргәзмәдә Усы керәшеннәре дә катнашканнар. Алар үз җирләрендә үстерелгән көзге уңышны күрсәткәннәр. Керәшен бистәрләре белән бизәлгән өстәлдә ниләр генә юк?! Күпереп пешкән түгәрәк ипи, татлы бәлеш, төш, көзге майлы катык, каймак, бер йомарлам ак май... Кишер, кәбестә, чөгендер ише яшелчә дә онытылмаган. Бәләкәй капчыкларда – үз кырларында үстерелгән ашлык... Авыл җирлеге башлыгы Галина Романова, мәдәният йорты директоры Миләүшә Филиппова, техник хезмәткәр Гөлира Григорьева, истәлек өчен, күргәзмәдәге шул табын янында фотога да төшкәннәр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев