Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Атна азагына Татарстанда җылытачак

12 гыйнварда көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә

Республика синоптиклары ялларда Татарстанда шактый җылытачак дип фаразлый. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

11 гыйнварда көндез һава температурасы 9 градус салкын була. 12 гыйнварда көндез -3 һәм -8 градус көтелә. Көньяк төбәкләрдә температура -3 тән +2 градуска кадәр булуы көтелә.

Шул ук вакытта Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Җомга көнне көньяк-көнбатыштан җил тизлеге секундына 16 метр булыр дип көтелә. Шимбә көнне  көньяктан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

11 гыйнварда күпчелек районнарда бераз кар яварга, кайбер районнарда бераз буран булырга мөмкин. 12 гыйнварда юеш кар, кайбер районнарда буран булуы фаразлана. Юлларда кар көртләре һәм бозлавык булачак.

Мәгълүмат "Татар-информ"нан алынды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев