Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Асыл керәшенебез Иван Егоровның нәселе – Калмыклар ыруыннан - фото

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк Татарстан керәшеннәренең иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егороны, 60 яшьлек юбилее уңаеннан, кунакка чакырды

11 февральдә хөрмәтле карендәшебез Иван Егоровны Җырчы Җәкәү җортында үзебезчә, чын керәшенчә котладылар. Асыл карендәшебезне, керәшен үзәгенең ишеге төбеннән үк,  “Бәрмәнчек” дәүләт фольклор ансамбле артистлары җырыу әйтеп каршы алды.

Узган ел оештырылып, кыска гына вакытта ныклы коллектив туплап өлгергән бу үзәкнең директоры Людмила Белоусова кадерле кунагыбыз Иван Егоровны биредәге һәр бүлек белән таныштырды, алар башкара торган эшләр турында сөйләде. Февраль дәвамында әлеге мәдәни үзәктә Питрәч керәшеннәре айлыгы уздырыла. Иван Михайлович питрәчлеләргә кагылышлы тарихи экспонатлар тупланган күргәзмәне игътибар белән карады. Шулай ук, ул керәшен художниклары күргәзмәсе белән дә танышты.

Үзәктә керәшеннәр турында язылган басмаларны аерым библиотека буларак туплый башлаганнар. Үзәк хезмәткәрләре, керәшен киеме турында язылган һәм әле яңа гына табадан төшкән китапны алу шатлыгын да, беренче булып, Иван Михайлович белән уртаклаштылар.

“Бәрәкәт” керәшен яшьләре Иван Михайловичны котлап, “Ашаган белми, тураган белә” дип язылган футболка бүләк иттеләр. Баксаң, Иван Егоров бу сүзләрне бик еш әйтә икән. Керәшен яшьләреннән торган КВН командасы да кызыклы гына чыгыш әзерләгән иде.

Иван Егоровка махсус атап, керәшен күлмәге белән эшләпәсе дә тектергәннәр. Аны Мамадыш районында яшәүче һәвәскәр этнограф, керәшен киеме белгече Валентина Максимова әзерләгән. Танылган художник Илья Максимов исә Иван Егоровның этник портретын ясаган. Иван Михайлович, күлмәк белән эшләпәне киеп, портрет янында фотога да төште.

Иван Михайловичка Үзәкнең хезмәткәре, кул эшләре остасы Элина Якупова махсус балчыктан үзе ясаган “Калмыклар” ыруы тамгасын тапшыру иң дулкынландыргыч мизгелләрдән булды. Белгәнебезчә, керәшеннәрдә ыру тамгалары сакланган. Мамадыш районының Җөри авылындагы Егоровларның нәселе Калмыклар ыруыннан икән. “Калмыклар”ның ыру тамгасын галим Геннадий Макаров барлап алган.  

Иван Егоровка ерактагы якын туганнарыбыз – Башкортстан республикасының Бакалы, Чиләбе өлкәсенең Нагайбәк районнарында яшәүче карендәшләребез дә видеокотлауларын җиткерделәр. Сүз уңаеннан, архив документлары аша туган як тарихын өйрәнүче Валерий Зарубин Җөри авылының әле моңа кадәр билгеле булмаган “Ревизская сказка”ларын табып юллаган. 

Кичәгә Мамадыш һәм Кукмара муниципаль районнары башлыклары Анатолий Иванов белән Сергей Димитриев һәм керәшен автивы да килгән иде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев