Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Артур + Светлана: Чаллы шәһәрендә керәшен туе гөрләде - фото

Яшьләр беренче тапкыр бер-берсен Юкәче авылында Виталий Агапов оештырган концертта күреп алган

12 сентябрь көнне Чаллы шәһәрендә Светлана һәм Артур Сәләхиевлар гаиләсе барлыкка килде. Туй керәшен җолалары һәм җырулары белән үрелеп барган.
Артур - Чаллы керәшен яшьләре бүлеге активисты, "Карендәшләр" ансамбле солисты, "Айбагыр" этнолагере вожатые. Ул булачак хатыны Светлана белән узган ел декабрь аенда, Виталий Агапов оештырган концерттан соң таныша.

"Без Светаның туган ягы Мамадыш районының Юкәче авылында таныштык. 6 декабрь көнне, Виталий Агапов җитәкчелегендә, әлеге авылга концерт белән килдек. Сәхнә бәләкәй, яшьләр дә күренми - концертка килүче булса ярый инде, дип уйлап куйдым. Шунда күзем Света төште. Сәхнәдән, тавыш колонкалары артыннан мин җүнләп күренмим икән, шуның аркасында ул урыныннан кузгала-кузгала, мине карый икән... Ләкин концерттан соң без күрешмәдек. Шуннан соң, ул мине социаль челтәрдә табып, "дуска керде". Икенче көнне мин аңа үзем башлап яздым. Ул Алабугада медколлеждта укый. 8 декабрь көнне Чаллыдан Алабугага аның янына бардым. Якыннан таныштык, аннан Яңа елны бергә каршыладык һәм без бүген бергә" - дип шатлыгы белән бүлеште яшь кияү Артур.

Кәләшне әүвәлге кебек җолалар белән туган өеннән алып киткәннәр. Туйда Татарстанның халык артисты Виталий Агапов, аның уллары да булган. Алар яшьләрне иҗади чыгыш белән котлаганнар. Шулай ук, туйда яшь парның дуслары "Айбагыр" этнолагере педагог оештыручысы Алена Евдокимова белән вожатый Алмаз Кадыйров та булган.

Алена Евдокимова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев