Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Апрельдән кайбер пенсионерларның акчасы арта

1 апрельдән социаль пенсияләр 8,6 процентка артып киләчәк

Бу максаттан, ел азагына кадәр федераль бюджеттан 33,7 миллиард сум акча бирү каралган. Россия хезмәт һәм социаль тәэминат министрлыгы хәбәр итүенчә, әлеге  индексация  илебездәге 4 миллион кешегә кагыла. 

Быел социаль пенсияләрне 7,7 процентка  арттыру күздә тотылган булган башта, әмма пенсионерның яшәү минимумы күләменә индексация  ясалуга һәм страховой пенсиянең 8,6 процентка артуына бәйле рәвештә, социаль пенсияне дә шул ук күләмдә арттырырга булганнар.

Социаль пенсия, билгеле булганча, страховой пенсия алу өчен хезмәт стажлары җитәрлек булмаганнарга, шулай ук, инвалидларга һәм туендыручысын югалтучыларга бирелә.

1 апрельдән федераль льготникларның, ягъни дәүләт пенсия тәэминатындагы пенсионерларның (сугыш хәрәкәтләре аркасында инвалид булып калган хәрби хезмәткәрләр, һәлак булган хәрби хезмәткәрләр гаиләләре, Бөек Ватан сугышы ветераннары, Ленинград блокадасын кичергән, Чернобыльдәге фаҗига аркасында һәм башка техноген аварияләрдә зыян күргән кешеләр) пенсияләре дә арта.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев