Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әпчи Аннасының җырулы тормышы

Теләче районының Тәмте авылы кызы, Казан шәһәренең «Айбагыр» халык ансамбле артисты Анна КУЗЬМИНА гомеренең 70елга якыны җыр белән бәйле.

Тәмтедәге балачак
«Елганың икенче ягы — Арҗак, ә бу ягы — без торганы, олы урам, — дип башлады сүзен Анна Петровна. — Без үскәндә 100ләп йорт булгандыр. Тәмтедә авыл советы, кибет, „пожарный“, почта, клуб, дүртьеллык мәктәп, сыер, сарык, дуңгыз һәм тавык фермалары, атлар да бар иде. Мин белгәндә, яшьләр гармуннар белән җырлашып, олы болынга печән чабарга төшәләр иде. Шул тирәдә генә Кирәмәт болыны да бар. Авыл башында, Субаш ягына чыга торган урында, таудан гөрләп, шаулап салкын чишмә агып төшә (ул чишмә турында Илья һәм Евгений Максимовлар җыр чыгарды). Урталыкта, җәш бабайлар каршында да чишмә бар иде. Җәш бабай ул — әтиебез Петрның дәдәсе Сандыр. Аның хатыны Марфаны без җәш әби дип йөрттек. Әни яклап Мәтөрей җырак әби генә хәтерлим. Әниләр эштә булгач, ул кереп, безне ашатып-эчертеп йөрде. Ә калганнарын — Ычтапан җырак бабайны, әти яклап Начта әбине һәм Әләксей бабайны бер дә белмим». 

25 елдан соң
Анна Петровна үзенең карт бабае, ягъни Степанның атасы Макар турында да телгә алды. Ул замандагы патша тәртибе буенча, яшь егет Макар гаскәри хезмәткә алына. Үз гомеренең 25 елын патша хезмәтендә үткәреп, олыгайгач кына кайта ала ул Тәмтегә. Кайткач, шактый вакыт җирсез яши. Ахыр чиктә, аңа ташлы урыннан җир бирәләр. 

Шул беренче җәйдә үк бар кешенең игенен боз суга, ә Макарныкына берни булмый, шул яшел килеш утырып кала. Шуннан соң авыл халкы аны изгелеклегә саный. Үзенә тиеш җирне дә инде әйбәт урыннан бирәләр. 

Әтиле тормыш
Аннаның әтисе Петр Бөек Ватан сугышы башлангач та фронтка китә. Сугыштан соң да туган ягына кайта алмый, Мәскәүдә тимер юл салуда эшли. Өч баласы һәм хатыны аны 1947 елның мартында гына күрү бәхетенә ирешәләр.

Сугышка кадәр Петр мәктәптә олыларны укырга-язарга өйрәтә, итек басарга да оста була ул, умарта да тота. Колхозда склад мөдире булып та эшли. Ә әниләре Ульяна гомер буе колхозда төрле эштә йөри. 

«Әти безнең Олы көнгә каршы төндә ишегалдына чыгып мылыктан ата иде. Күктәге йолдызларга карап, һава торышын язып барды. 1981 елда йортыбызга ут кабып, әтинең язган дәфтәрләре шунда янып бетте. Бала-чага ут белән шаярган, диделәр. Әти гармунда уйнаганга кушылып, мама бик матур җырлый иде», — дип бер тын туктап торды да, Анна җыру сузды:

Быел килгән кыр казлары 
Бар да каралар икән.
Үсеп җиткәч, кыз балалар
Читкә тарала икән». 

Мәктәптә башланган
Авылда 4 класс укыгач, 1 чакрым ераклыктагы Субаш мәктәбенә йөриләр. Булачак ире Николай белән дә шул мәктәптә таныша Анна. «Ул кемгәдер мине ошатуын әйткән булган. 5нчедә укыганда ук, мине «егетең Николай» дип котырта башладылар», — дип искә төшереп утырды Анна. 

Субашта 8 класс бетергәч, Нырсы мәктәбенә китәләр. Үз авыллары белән ике ара 7 чакрым булганлыктан, балалар интернетта тора. Авылдан 12ләп бала йөреп укый ул чагында. Николай белән Анна бер-берсен күздән яздырмыйлар. Ул аны армиягә озата, көтеп ала. 1968 елда армия хезмәтенә алынган Николай Һава-десант гаскәрләрендә ике ел хезмәт итә. Сроклы хәрби хезмәттәге керәшен егетенең парашютта җиргә төшкән фотосын «Советские профсоюзы» журналында урнаштырып, «Отличным парашютистом стал Николай Кузьмин, тракторист колхоза «Джалиловский» из Татарии» дип язып чыгалар. Әмма дембельгә кайткач, ул колхозда калмый, ә Казанга килеп, С. Горбунов исемендәге 22нче авиация заводына эшкә керә. 

Тәмте кызы, 22 яшьлек Анна белән Субаш егете Николай 1971 елның 23 февралендә өйләнешәләр. Ясаган детальләренә үз шәхси клеймәсен сугылуыннан чыгып кына да, 22нче завод токаре Николай Кузьминның эш осталыгын күз алдына китерергә була. Ул елларда заводтан Кузьминнарга 4 бүлмәле квартир бирәләр. 3 малайлары булган гаилә 1990 елда яңа квартирга күченә. Ни кызганыч, язмыш аларга тигезлектә картаю бәхете насыйп итми — 2008 елда Николай дәдәй мәңгелеккә китә. 

Иреннән соң, иркен квартирында ялгызы яшәүче Анна күршесе Роза Йосыпова белән туганнардай аралаша, керәшен бәйрәмнәрен дә, татарныкын да бергә уздыралар. Икесе бергәләп, Җәкәү йортындагы кичәләргә дә йөриләр. «Керәшен сүзе»ннән бирле керәшен газетасына язылам. «Туганайлар«ны үзем дә, күршем Роза да яратып укыйбыз. «Үзебезнең газета» дип йөртәбез, аңа түтиләрем дә бер дә язылмыйчы калмыйлар», — дип тә әйтте Анна Петровна.

Эшле гомер
Беренче класста ук авыл сәхнәсенә чыгып, мәктәптә өйрәнгән совет җырларын башкарып, биеп йөргән Анна. Шунлыктан, ун класс бетерүгә үк, аны Тәмте клубына мөдир итеп куйгач, авылда беркем дә аптырамаган. 1966-1969 елларда клубны җитәкләгән Анна үзешчәннәрне туплап, пьесалар да сәхнәләштерә, концертлар да оештыра. Куыклы 10ар керосин лампасы яктырткан клуб гөрләп тора (Тәмтегә электр уты 1970 елда гына кертелә). Тирә-яктагы авылларда да концертлар куялар. Аннага бертуган энесе Анатолий да ярдәм итә — кичләрен клубка җыелган яшьләр аның гармун көенә җырлыйлар, бииләр. 

Аннаны барысы да Алабугага укырга керер, дип уйлаганда, кыз Югары Осландагы Ключищи училищесының бухгалтерлар курсын сайлый. Аны тәмамлагач, Казанга барып, сәүдә өлкәсенә урнаша. Хезмәт ветераны Анна Петровна лаеклы ялга чыкканчы Казандагы 2нче «Горпромторг»та бухгалтер булып эшли. 

Казанда Мария Семенова җитәкчелегендәге «Мишә буйлары» фольклор ансамбле оешкач, шунда җырлап йөргән унлап кешенең берсе Анна була.

Ул үзе бу хакта түбәндәгеләрне сөйләде: «Керәшен авыллары бәйрәмнәрендә җыру-биюгә оста карендәшләр белән очрашып, бергә җыелыштык. Башта җитәкчебез юк иде әле. «Мишә буйлары»нда: Мария Семенова (Питрәчнең Янсуар авылы), үзем, Мария Майорова (Питрәч, Әлбәдән), Вера Семенова (Теләче, Субаш), Зоя Борисова (Янсуар), Полина Евгенеева (Албай), Мария Мишурина (Албай) йөрдек». 

«Айбагыр»лы тормыш
Тәмте, Субаш ягы көйләре кебек чын керәшен җыруларын гына башкарган «Мишә буйлары» үзешчәннәрен Татарстанның халык артисты Галина Казанцева үзе җитәкли торган «Айбагыр» халык ансамбленә чакыра. «Мишә буйлары» җыручылары бу тәкъдимгә шатланып риза булалар. 

«1990 елда оештырылган «Айбагыр» ансамбле артистлары буларак чыгыш ясап йөрүебезгә дә 10 ел. Галина Александровна җырлаганда безнең сулышны ничек алуыбызга кадәр игътибар итә, дөрес җырларга өйрәтә, безнең өчен бик тырыша. Җөридәге Питраудан да, башка бәйрәмнәрдән дә калмыйбыз. Әле яңа гына Тукай музеенда һәм танылган шагыйрь Гөргөри исемендәге конференциядә чыгыш ясадык», — дип, җыр дөньясындагы уртак уңышлары турында да телгә алды Анна.

Үз өйләре булмаса да
«Җиде туганнан беребезнең дә Тәмтедә үз йортыбыз юк. Авылның үз бәйрәме Казанскига гаиләләре белән өч улым һәм җиде туган җыелышып кайтабыз. Зиратка барабыз, әти-әни, җырак әби — бөтен туганнар да шунда. Ә зиратны аерым бер көнне, бәйрәмгә кадәр чистартып куябыз», — дип сөйли Анна.

Ул үзе җәйгелектә күрше Субашка, каенанасы-каентасыннан калган төп йортка кайтып йөри. Уртанчы улы Алексейның Балык Бистәсе районындагы Трой Урай авылында үз йорты бар. «Начта түтием дә шул авылда тора. Алексей совхоз ашханәсен алып, өр-яңадан үзгәртеп ремонт ясады. Мунча да салдылар. Бакчасына җиләк-җимеш утырталар. Улым торак-коммуналь хуҗалык системасында эшли, — дип үз гаиләсе белән таныштырды Анна. — Олы улым Юрий «Оргсинтез»да эшли. Алар туганнан туган рус кызларына өйләнделәр. Кече улым Артем университет бетерде, хатыны — татар. Шөкер, малайларым минем белән үз телебездә сөйләшәләр».

Җидегән йолдыздай 
Теләче районының Тәмте авылында Ульяна һәм Петр Максимовлар гаиләсендә җидегән йолдыздай үскән бертуганнары тормышына да тукталды Анна. Алар нәселен авылда Әпчинекеләр дип йөрткәннәр. Өлкән Максимовларга сугышка кадәр туган балалары «әти», «әни» дип эндәшкәннәр, ә сугыштан соң туганнары — «папа», «мама» дип.

Бал түтие, 1935 елгы Мария Мамадышта почта начальнигы була. Ире Амур белән алар үзләре дә 7 бала үстерәләр. 

Аннан өч яше кече Аудый түтие белән җизнәсе Әдип Фәттаховларның гомер төзәлмәслек ярасы бар. Казанда яшәүче бу туганнарының 10 яшьлек улы Радик 1973 елда лагерьда су коенганда бер баланы котарам дип, үзе батып үлә. 

Балык Бистәсе районының Трой Урай авылында яшәүче Анастасия түтие гомер буе фермада сыер сава. Ире, Субаш керәшене Тимофей Тимофеев белән өч бала үстерәләр.

Аннадан бер яшь кече Елизавета Казан вертолет заводында 55 ел эшли. Ире Николай — Теләче районындагы Югары Мирәтәкнеке 2 малайлары бар. 

Энеләре Яков Казандагы төзелеш оешмаларының берсендә участок начальнигы була. Хатыны Анна — Керәшен Сәрдәсенеке, 2 балалары үсә.

Төпчекләре, шофер Анатолий Мамадышта яши. Хатыны, Колбагыш кызы Мария белән 4 бала үстерәләр. 
Тәмте авылыннан 7 бертуган Максимовлар бу тормышта җидегән йолдыздай бер-берсенә тартылып, бер-берсенең уңышларына шатланып, борчуларын йөрәкләренә якын алып яшиләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев