Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Аномаль эсселек кайчан кимер?

17 майдан 24 майга кадәр республиканың күпчелек территориясендә югары янгын куркынычы саклана

Татарстанда һава шартлары атна ахырына үзгәрәчәк, аномаль эсселек кимиячәк. Бу ТР Гидрометеорология үзәге тарафыннан таратылган фараздан күренә.

Бүген 18 май көнне, республикада элек урнашкан экстремаль җылы һәм коры һава торышы саклана. Төнлә урыны белән кыска вакытлы яңгыр явуы, яшен булуы ихтимал. Көндез явым-төшем туктаячак. Һава температурасы төнге сәгатьләрдә 15тән 20 градуска кадәр (түбән урыннарда — 10нан 15 градуска кадәр) һәм көндез 30дан 34 градуска кадәр җылы булачак.

Синоптиклар чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 19 һәм 20 майда, төбәк «антициклонның көнбатыш перифериясе йогынтысында булачак», дип искәртә. Сизелерлек явым-төшем булу ихтималы аз. Һава температурасы төнлә +17, +22 градус (түбән урыннарда — +11, +16) һәм көндез +28, +33 градус була.

Татарстан метеорологларының башлангыч мәгълүматлары буенча, җомга һәм шимбә, 21 һәм 22 майда, һава торышы үзгәрәчәк. Көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Температура фоны бераз кимиячәк: төнлә -12-17 градус, көндез 25-30 градус җылы була.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев