Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җанга якын кешеләрем

Фотоларда - керәшен тарихы

“Туганайлар” газетасында бирелеп бара торган элекке фотоларны горурланып та, моңсуланып та карап утырам. Күпләрнең гаилә тарихындагы якты истәлек кенә булып калган ул карточкалар безне еракта калган узганнар белән тоташтыра. Керәшеннәрнең тормышын, көнкүрешен күз алдына китерергә ярдәм итә.

Үзем өчен кадерле булган якын кешеләремнең рәсемнәрен кулыма алып, моннан дистәләрчә ел элек булган авылыбызны, кешеләрнең йөзләрендә чагылган кичерешләрен, өсләрендәге киемнәрен озаклап карыйм. Алар арасыннан берсен редакциягә дә җибәрәм.

1953 елда төшерелгән бу фотода – Мамадыш районының Колышчы авылыннан бертуган Чуриналар. Өсләрендә – шул чор күлмәкләре, җырак тутам әле тамакса да таккан, яулыгын да керәшенчә килештереп бәйләгән. Алар артында авыл урамы, киртәләр күренеп тора...

Фотода сулдан беренчесе – әнием Матрена Григорьевна, уртада – җырак тутам Фекла Григорьевна Партушева, уңдагысы – Мария Григорьевна Спичкова. Балаларның берсе – минем ак түти Елизавета Михайловна Манкушева, икенчесе – туганнан туган дәдәм Вячеслав Алексеевич Спичков.

Валерий МАНКУШЕВ. Яр Чаллы шәһәре.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев