Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алла Анасы Казан иконасының Красный Ключта урнашкан чиркәве – картинада

Танылган рәссам Илдус Мортазин Түбән Кама шәһәре янәшәсендә урнашкан Красный Ключ поселогындагы бу чиркәүне киндергә төшергән.

Рәссам үзенең ул картинасын «Храм Казанской иконы Божией Матери в Нижнекамске» дип атаган. 

Татарстанның атказанган сәнгать хезмәткәре Илдус Мортазин 1979 елда Түбән Кама балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган, Мәскәү дәүләт сәнгать университетында белем алган. Ул — ЮНЕСКО карамагындагы халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе члены. 

Красный Ключ поселогында төзелгән бу чиркәүгә озак еллар дәвамында (шәһәрдә керәшен чиркәве салынганчы) Чәбия керәшеннәре дә йөрде. Билгеле булганча, үз нигезен яңа шәһәр төзелешенә бирергә мәҗбүр булган Чәбия авылы керәшеннәренең күбесе шушы поселокка күченгән булган. Красный Ключта яшәгән Чәбия керәшеннәренең олы яшьтәгеләре бәйрәм келәүләрен бер дә калдырмыйча, послеок чиркәвенә баралар, язык әйтеп өлеш алалар иде. Шулай булгач, рәссам Илдус Мортазинның «Храм Казанской иконы Божией Матери в Нижнекамске» картинасы алар өчен дә кадерле...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев