Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алексеевск районының Красный Баран авылында чиркәү төзелеп килә

Ару гына торасызмы? Әлеге сорау белән Алексеевск районы Красный Баран авылының “Бәрәнҗәр” ансамбле җитәкчесе Ирина Яковлевага шалтыраттык.

- Ару торабыз. Зур эшләр майтарып йөргән вакыт. Хәзерге вакытта Иваново шәһәрендә яшәүче авылдашыбыз Валерий Максимовның спонсорлык ярдәме белән чиркәү күтәрелә башлады. Без шундый шат, чиркәүле булырга күптәннән хыяллана идек. Әлеге изге эш белән бигрәк тә авыл җирлеге башлыгы Тамара Иванова янып йөри. Әлек әбиләр службага Полянский авылына кадәр йөргән. Әлегә келәүләрне мәдәният йортының вестибюлендә уздырабыз. Валерий Анатольевич Кодрәтләр кылучы Изге Николай иконасын да яздырып кайткан иде. Аны Чистайга аруландырырга җибәрдек. Тройсынга, Алла Боерса, икона авылга кайтыр, дип көтәбез. 27 май көнне мал-туарлар көтүдән кайткач, авылдашлар белән мәйданга җыелып, Тройсынны бәйрәм итәрбез, дип торабыз.

Әле Тамара Федоровна үлеләр өстенә бик уңайлы ызба да җиткертте. Үлем-китем вакытларына кирәк-яраклар да шунда сакланачак. Кабер казучыларны да ашатып, хәстәрләп җибәрә торган урын була ул. Менә шуның киртәләрен буяп, тирә-ягын чистартып куйдык. Яз бит, бөтен күңел арулык сорый.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X