Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александровлар Алексеевск данын яклаячак

Алексеевск районының Красный Баран авылыннан Александровлар гаиләсе республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының район этабында беренче урынны алды.

Конкурсның зона этабында
Республикакүләм «Эхо веков в истории семьи — Тарихта без эзлебез» конкурсының Алексеевскида уздырылган район этабында Красный Баран авылыннан Александровлар гаиләсе беренче урынны яулады. Конкурста алар үз гаиләләренең хәйрия ярминкәсенә ничек әзерләнүен күрсәттеләр. 

Тәрәзәмне ачтым, ай, гөл күрдем,
Ишегемне ачтым, көн күрдем.
Сез ди туганыйлар килеп кергәч,
Чыккан кояш кебек тиң күрдем, — дип җырлап та тамашачыны сокландырдылар.

Аларга Татарстанның архив эше буенча дәүләт комитеты Дипломы тапшырылды. Александровлар конкурсның зона этабында Алексеевск районы данын яклаячаклар. Наталья Ивановна Зур Алан авыл җирлеге башлыгы булып эшли, ә Виталий Никитович — крестьян-фермерлык хуҗалыгы җитәкчесе.

Конкурсның беренче этабы район мәдәният йортында уздырылды. Фойеда оештырылган күргәзмәдә Александровларның ыру тарихын; гаилә архивында саклана торган элгәреге һәм хәзерге фотоларны; май язу өчен гөбе, агач чиләк, арба, күмер үтүге кебек элгәреге көнкүреш кирәк-ярагын күрергә була иде. Натальяның мамасы яклап бишенче буын әбисе, 1912 елгы Ксения Яковлевна Васильеваның үз куллары белән станокта тукыган һәм теккән өс киемнәре дә бар иде анда. Александровлар үзләренең крестьян-фермерлык хуҗалыгындагы сыерлардан сауган сөттән әзерләгән экологик чиста һәм югары сыйфатлы ашамлыкны да алып килгәннәр. Күргәзмәне караучылар арасында бу гаиләдәгеләр яратып әзерли торган төрледән-төрле керәшен милли ризыгыннан авыз итүчеләр дә аз булмады. 

Наталья һәм Виталий Александровлар гаиләсе конкурсның район этабында Виталийның әнисе, үзләренең балалары, оныклары һәм барлык туган-тумачалары — дәдәйләре, җиңгиләре, туталары, җизниләре белән бергәләп катнаштылар.

Туган авылдан аерылмыйча
«Конкурска әзерләнү бик күп вакыт, күп көч таләп итә. Авыл мәдәният йортында эшләүче Венера Анисимова, Зоя Александровна һәм китапханәче Галина Егоровна бик нык булыштылар. Бер кеше генә җиңеп чыга торган эш түгел, аларга да, туганнарыма да бик зур рәхмәт. Балалар, оныклар да катнашты, — ди Наталя Александрова. — Хәзер зона этабына әзерләнәбез. Бу конкурсны үземнең мамам Татьяна Ивановнага багышладым. Ул да җырларга, конкурсларда катнашырга ярата иде. Гомере буе үзебезнең авылда фельдшер булып эшләде ул. Безне эшкә өйрәтеп үстерде».

Өлкән Александровлар да, Ивановлар да үз гомерләрен туган авылларында яшәп, шунда эшләп уздырганнар. Алар Красный Баранда туып-үсеп, күбесе шунда тормыш итә. Натальяның әтисе яклап бабасының дәдәе Яков Герасимович Иванов һәм Виталийның үз бабасы Николай Никитович Александров — Бөек Ватан сугышы ветераннары, әмма алар инде арада юк. Яков Герасимович гомере буе мәктәптә директор булып эшләгән, балалар укыткан.

Натальяның каенанасы Альбина Александровна фермада дуңгызлар караган. Каенатасы, яшь чагында тракторчы, бригадир, соңрак колхоз председателе булган Никита Николаевич совхоз директоры булып эшләгән җиреннән пенсиягә чыккан. Каенатасының энесе Николай Николаевич хәзер үзенең шәхси хуҗалыгында 45ләп сыер, 20ләп ат асрый. Аның атлары республикадагы ат чабышларында призлы урыннар ала. Ире Виталийның беруганы Иван Никитович күрше авылда яши, хатыны — мукшы. Алар да 10 сыер тоталар, җирдә эшлиләр.

Натальяның папасы Иван Иванович тракторчы булып эшләгән, урманда агач та кискән. Үз нәнәсе (әнисе яклап әбисе) Раиса Федоровна Васильеваның да гомере фермада эшләп үткән. Бабасы Иван Григорьевич Иванов фермада каравылда торган.

Мамасының бертуганы, авыллары мәктәбендә рус теле укытучысы булып эшләгән Галина Ивановна Скворцованың үзләре кая гына барсалар да казан пиругы әзерләп җибәрүен дә әйтте әле Наталья. Бу конкурска да әзерләп, үзе алып килгән ул аны. 

Җир кадерен, мал кадерен белеп
Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Наталья һәм Виталий Александровлар 2000 елда арендага җир алып, үсемлекчелек белән шөгыльләнергә керешкәннәр. 2007 елда бер сыер алганнар, аннары — икенчесен. Акрынлап, сыерларның баш санын арттыра барганнар. Виталий үзе урманда агач кисеп, 25 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән ферма салган. 2012 елда терлек фермасы төзү өчен грант отулары ярап куя, чөнки маллар инде фермага сыймый башлый. Шул ук елны зур ферма бинасы төзиләр. Хәзерге вакытта иске ташландык терлек торакларының җирләрен дә рәсмиләштереп, берничә фермада эшлиләр. Үз шәхси эшләрен башлаган елларда Натальяга тракторга утырырга да, Камазда йөрергә дә туры килгән. Махсус белеме булмаса да, мал докторына санап, авылдашлары гел аңа мөрәҗәгать иткәннәр... Татарстан күләмендә «Женщина-бизнес леди» (2020 ел) булып танылу өчен үз эшеңне ярату да, тырышлык та кирәк. 
Бүгенге көндә мөгезле эре терлекләр саны 350дән артык булып, шуның 128 башы — савым сыерлар (көнгә уртача 1900 литр сөт савыла). 600 гектарга якын җирләрендә берьеллык һәм күпьеллык үләннәр, бөртекле культуралар, силос, сенаж өчен кукуруз үстерәләр. Үзләре әзерләгән терлек азыгы кыш чыгарга да җитә, запаска да кала. 

Александровларның олы уллары Никитаның да үз шәхси крестьян-фермерлык хуҗалыгы бар. Ул анда үгезләр симертү белән шөгыльләнә. 100 баш үгезе бар. 

Александровларның ике крестьян-фермерлык хуҗалыгы да дәүләтнең грант ярдәменә таяна. Икесенә бергә, өч тапкыр, барлыгы 12 миллион сум күләмендә грант отканнар.

Баштагы еллардан аермалы буларак, хәзер инде фермада үз авылларыннан өч хатын-кыз сыер сава. Ә аларның олы хуҗалыгында эшләүче ирләрнең күбесе Түбән Камадан ук килгәннәр. Алар аерым ызбада торалар, хезмәт хакы да алалар, аларны ашату өчен ризыкны да Натальялар үзләре әзерли. 

Ризыкны күп пешерү гадәте аның 1997 елда ишле гаиләгә килен булып төшкән чагыннан ук калган. Ире Натальяны төп йортка алып кайтканда әтисенең энекәше күршедә өй җиткергән вакыт булган. Александровларның ике катлы йортындагы барлык бүлмәләр дә кеше белән тулы. Каената-каенана, аларның үз ата-анасы, башка туганнары. Антакөннәрне килендәшләрнең, бергә җыелышып, мунчада кер юган чакларын ул әле дә сагынып искә ала. 

Җирлек башлыгы булып эшли башлаганчы, кырдагыларга әзерләгән ризыгын үзе бер басудан икенчесенә барып, тракторчыларны, комбайнчыларны ашатып йөргән. Ә хәзер ул пешергән ризыкны башкалар илтә. «Бик күңелле иде тормышым, шул кырлар, урманнар сагындыра. Ярты сәгатькә булса да гөмбәгә барып киләм. Гөмбә җыярга, табигатьтә булырга яратам», — дип сөйли авыл җирлегендәге тавык чүпләп бетермәслек эшкә башы белән чумган Наталья Ивановна.

Алар үзләренең өч балаларын да эшкә өйрәтеп үстергәннәр. Олы уллары, 2019 елда өйләнгән Никитаның хатыны, хәтта шәһәр кызы булса да, авыл эшенә тиз күнеккән. Кышкылыкта Казанда берничә ай торсалар да, язгы кыр эшләре башлангач та Красный Баранга кайтып, көзге эшләрне тәмам бетергәч кенә китәләр. Аларның Рождество көнне туган олы кызлары Мирославага — өч яшь, кече кызлары Есениягә — бер яшь.

Наталья белән Виталийның кызлары Ксения дә гаиләле. Аның ире — татар, алар Казанда яшиләр, Радэль исемле малай үстерәләр. «Үз бизнеслары бар. Россия төбәкләреннән килгән заказларга пазллар ясыйлар. Аларга берничә кеше булыша. Кодаларыбыз — Арчаныкы, алар да бик уңганнар. Кода үзе йорт җиһазлары ясау белән шөгыльләнә», — дип әйтеп алды Наталья. 
Төпчек уллары Матвей әлегә мәктәпнең 9нчы класында укый. 

Александровлар гаиләсенең зур уңышларга, дәрәҗәләргә ирешү сере Натальяның үз сүзләреннән ачык аңлашыла: «Күпне күрдек. Чәчүне дә бергәләп чәчтек. Без гел кулга-кул тотынып эшләдек».

Туган авыл кадерен, җир кадерен белүче, үз бәхетләрен читтә түгел, ә туган җирләрендә тапкан Александровлар гаиләсенә конкурс-ярышларда да, тормышта да уңыш елмайсын...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев