Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Александр Игнатьев нигә "Бәрмәнчек"нең юбилей концертында катнашмады

27 октябрь көнне юбилей концертында күпләр "Бәрмәнчек" ансамбльнең бердәнбер керәшен солист егете булган Александр Игнатьевны юксынды. Нигә концертта катнашмавы турында артистның үзеннән сораштык.

– Кинәт кенә чирләп киттем, больницага салдылар. Барысы да гади генә юткерүдән башланды. Табиблар үпкәгә суык тигән, диделәр. Концертка кадәр савыгырмын, дигән идем, авырту катлауланды гына. Хәзер өйгә чыгардылар, әкеренләп терелеп киләм. Минем өчен борчылучыларга зур рәхмәтемне белдерәм. Алла бирса, киләсе концертларда “штрафной” ясап, бер җыр урынына икене җырларга туры килер. Яраткан тамашачым өчен мин моны бик теләп башкарачакмын. Ә юбилей концертын “Татар-информ” сайтында онлайн карадым. Уйларым, күңелем “Бәрмәнчек” белән иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Желаем скорейшего выздоравления Саше! С нетерпением ждем на сцене!