Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алдым каләм, яздым сәлам

Күрше Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яшәүче Тамара Макарова “Туганайлар” редакциясеннән айга ике мәртәбә сәлам хаты – газетабызның яңа чыккан саннарын ала.

Әрәпәне беләләр иде

Телефоннан шалтыратып исәнлек алышуга ук, онытканчы әйтеп калыйм дигәндәй, Тамара түти сөйләп китте:

– Әрәпә турында кызыксынган идегез. Әрәпә дигәнен безнең Утарда да, Пушкинда да беләләр иде. Авылда кемнең дә булса туганы Паскага кадәр үлсә, 40ыгын үткәрәме-юкмы, ләкин шул йорт хуҗасы, авылда иң беренче булып, ашка җыя иде. “Аның әрәпәсе, сәбәбе бар бит, быел ул җыярга тиеш” дип сүлиләр иде авылда.

Соңгы ике елда Тамара түти Макарова почтальонның үзенә ике атна саен калын конверт китереп бирүен тәрәзәсеннән карап көтеп тора. Гәҗитләрнең берсен дә әрәм итмичә, җыеп бара.

– Сөенеп укыймын. Керәшеннәрне алга җибәрә торган газета. Үзебезнең дә телләребез булып торсын. Сөйләшүләребезгә кадәр матур. “Белемнек” битендәге иманнарны өйдә дә укыйм. Чиркәү-керәшен телендә дә языгыз. Газетага аш-су турында куйсагыз да яхшы – без олы кеше китаптан карап кына пешерәбез, – ди ул.

Икесе дә – бер авылга

Бакалы районының Утар авылы керәшеннәре Иван Васильевич (1915 елгы) белән Елизавета Ивановна гаиләсендә дүрт бала үсә алар. Бүгенге көндә Тамара белән Раиса тутасы гына исән, олы дәдәсе Аркаш та, Фекла да юк инде.

Тамара 7нче класска кадәр Камышлыга йөреп укый. Кыш көне чабата төбенә калай тегеп бирәләр, ә язгылыкта – күтәртмә. Сугыш беткәч, авылда яшәп налогларны түләп бетереп булмый дип, Иван дәдәй үз гаиләсен Туймазыга алып китә.

Тамара пыяла заводында оператор булып эшләгәндә кияүгә чыга. Берсендә шулай, эштән соң паркта йөргән Тамара каршына тутасы Пекла йөгереп килә. Үзенә аптырап карап торган Тамараны ул: “Сине алырга килгәннәр”, – дип култыклап ук ала. Кайтсалар, өйдәгеләр табын корган. Өстәл янындагы егет – Пушкин авылы керәшене Валентин. Ә Тамараның тутасы Раиса ул авылга кияүгә чыккан була, кыз аларга кунакка еш барып йөри. Армиядән кайткан Валентин авылда кунак кызы Тамараны күреп, ошатып калган була. Үзе хәрби хезмәткә киткәнче җиткезгән йортының түбәсен яба да ул, Тамараны алырга Туймазыга килеп тә җитә.

Бианай йортында

Дүртпочмаклы төп йортта 50 яшьлек бианасы Мария Дмитриевна, иренең тутасы Рита белән бергә яши башлыйлар. Ул туталары ике елдан Мәскәүдәге туганнары янына китә. Биатасы, авылда бердәнбер укый-яза белүче Семен исән булмый. Аны, кулак дип, 1937 елны алып чыгып киткәннәр. 27 яшьлек Марҗый җилкәсендә – 7 бала һәм бианай белән биатай калган. Аларның 1924 елгы уллары Капитон да сугышта һәлак була.

– Авылда Валентинны “кулак баласы” дип кимсетәләр. Югыйсә, байлыкларын да күрмәдем. Мин төшкән 60нчы елда бианайның өстендәге бар киеме киндердән иде. Өйнең бәләкәй ягын да үзебез эшләдек. Бәрәннәр, бозау, безнең өч кыз – барыбыз да шунда яшәдек, – дип сүзен дәвам итте Тамара түти. – 26 ел бианай белән тордык. Авылда аңа Марҗый дип эндәштеләр . Миңа әйбәт булды, бары әкрен эшлисең дип кенә шелтәләде. Үзем әкрен идем шул. Колхозда төрле эштә йөрдем. Фермага торба сузарга траншея дә казыдык. Бәрәңгене дә кул белән алдык. Бүлеп биргән киндерне дә кул белән йолкыдык. Печән чабарга гына бик авыр өйрәндем.

Тормышлар авыр булса да, халык бәйрәмнәрне дә онытмаган. Тамара түти әле үз бианайларының, җырлый-җырлый, урам иңләп йөргәннәренә кадәр хәтерли:

Пушкин урамнары киңнәр урам,

Уртасыннан үтә гөрләвек.

Җыен туганкайлар җыелышкач,

Күгәрченнәр күек гөрләштек.

Авыл булмаса да

Макаровлар яшәгәндә Пушкин авылында 30лап өй була. Авылда керәшеннәр, рус, чуваш, татар бергә укмашып, тату яши. Тамара түти гомеренең ул елларын бүгенгесе белән бәйләп сөйли:

– Бездән ерак түгел Чүмәле Катай дигән татар авылы бар иде. Алар белән дә уралышып яшәде халык. “Керәшен”, “татар” дигән сүз, кеше аеру юк иде ул заманда. Авылны бетергәнче, бездә колхоз дворларына, шкулга кадәр бар иде. Балалар 4нче класска кадәр шунда укыдылар. Валентин тракторчы, мактаулы алдынгы механизатор булды. Авыл беткәч, аның колхоздан чыгасы килмичә, колхоз үзәге булган Михайловкага менеп киттек. Ә Раиса түтиләр Туймазыга күчтеләр. Бераздан без дә кузгалдык... Әле дә Питрау атнасы субботасында кайтабыз Пушкин урынына. Янәшәдә генә урман да бар. Төнгелеккә кунып киләбез. Бала-чагалар, кияүләр төрлебезнеке төрле булса да, “без татар” дип тормыйлар, Уфалардан, әллә кайлардан кайталар. Быел да җыелдык. Кайткан кеше зиратта өмә дә ясый. Аның киртәләрен 10 ел элек, ирем Валентин исән чакта ныгытканнар иде. Киртәләре череп беткән, яшьләр нәрсә дә булса да уйлап тапмый калмаслар әле.

Пушкиндагы зиратта 1977 елда туган төпчегем, 6 ай гына торып үлгән малаем Володя күмелгән. Бакалы бүлнисендә ясаган операциядән исән калмады балам. Колхоздагы авыр эш, авырлы килеш тә симәнә агулап йөрүләр эзсез үтмәде шул”, – дип әйтүче Тамара түти хәзерге вакытта II группа инвалид. Туймазыда үз йортларында яшәгәндә, карты Валентин бик каты чирләп, 6 ел урын өстендә яткан. Аны озаткач, кызлары киңәшен тотып, үзе әйтмешли, “хөкүмәт йорты”на күчкән, квартиры беренче катта булгач, таяклар ярдәмендә урамга да үзе чыга ала.

Очар канат кызлары

Без шалтыратканда Тамара түтинең Бөгелмәдәге кызларыннан кунактан кайткан чагы иде. Анда яшәүче кызы Любовь Валентиновна гомерен балалар тәрбияләүгә багышлаган – лаеклы ялга чыкканчы бакчада мөдир булып эшләгән. Ире, рус милләтеннән булган Юрий белән ике бала үстергәннәр.

Тамара түтинең калган кызлары үзе белән бер шәһәрдә, Туймазыда яшиләр. Татьянасы баш бухгалтер булып эшләгән, ире белән ике бала үстергәннәр. Тамара түти үзе сөйләп бетермәсә дә, кызы Татьяна әле аның хәзер дә тик тормавын – кулыннан бәйләм энәсе, чигү төшмәвен әйтеп алды. Берьюлы бәләкәй чакларын – бер ай алдан Паскага әзерләнүләрен, әниләре Тамараның “безгә инәйләр чабата олтырагы да юылсын диләр иде” дип, өйнең бөтен җирен чиста итеп юдыртуын; үзләренең иртән-иртүк күкәй җыеп кайтуларын, күкәй тәгәрәтеп уйнауларын сагынып искә алды.

– Оныгым Лариса үзебезчә, керәшенчә сөйләшергә ярата. Артур Казанга ук китте, шунда тора, өйләнгән, – дип Татьянаның балалары турында да әйтеп алды Тамара түти. – Кызларымның бәләкәе Зоя. Илленең өске ягында ул, үз шәхси эше бар. Кияү – Рәзиф. Аларның кызлары Лилия Мәскәүдә яши, ике баласы бар. Шулар бәхетенә сөенеп, “Туганайлар”ны да балаларымны көткәндәй көтеп яшим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев