Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Аланлык» ансамбле эксперименталь җырларын зур сәхнәгә алып чыкты

Керәшен мәдәният төрле форматларда халыкка җиткезү өстендә эшләүче коллективларыбыз аз түгел.

7 декабрь Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” мәдәният сараенда “Голоса времени” проектының концерт программасы узган. Әлмәт районының ABIEM Project эксперименталь дуэты оештырган әлеге чарада төрле халыклар культурасын тәкъдим иткән биш вокаль ансамбль катнашакан. Керәшен җырулары белән Лениногорск районының Федотовка авылының йөзек кашы булган “Аланлык” ансамбле чыгыш ясаган.

“Голоса времени” проекты үз эченә чуваш, мукшы, рус, татар һәм безнең керәшен йола-гадәтләрен сыйдырган. ABIEM Project егетләре – Владимир белән Артур – төрле авылларга йөреп, аларның тарихы һәм кешеләре белән танышып йөргәннәр һәм һәрбер авыл турында кино да чыгарганнар. Федотовка турында да күптән түгел кызыклы видеосюжет дөнья күрде. Шушы экспедицияләрендә егетләр авыл клублары каршында эшләүче фольклор коллективлар белән заманча эшкәртелештәге халык җырларын да яздырганнар.

Без ABIEM Project белән үзебезнең авылның керәшен җыруын “Аланлык урамнары”н яздырып, аңа клип төшергән идек. Ул берникадәр эксперимент та булды инде безнең өчен. Ләкин әйбәт килеп чыкты. Концертта да шуны башкардык. Җыр белән клипны инде интернетта да табып була. Киләчәктә дә егетләр белән иҗатташлык дуслыгыбыз өзелмәс, дип уйлыйбыз, – дип сөйләде Федотовка мәдәният йорты директоры Людмила Афанасьева.

Керәшен мәдәниятен халыкка җиткезүнең төрле формаларын да һәрдаим эзләп торырга кирәк. Аеруча, яшь буын белән аралашканда, аларга яраклаштырылган, алар телендә “сөйли” торган мәгълүмат бирәсе. Фольклорга килгәндә дә, әби-бабаларыбыздан калган җыруларны балаларыбызга ишеттерәсебез һәм тыңлатасыбыз килә икән, аны заманча рухлы итү мөһим. Тик җырулабыз асылын югалтмасын иде.

“Аланлык” ансамбле кебек экспериментлардан курыкмаган коллективның иҗатын түбәндәге видеодан карап китик.

Фото, видео: Федотовский Сдк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев