Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алан-Полянда үрдәк өмәсе гөрләп үткән

Халкыбызның бик күп күңелле бәйрәмнәре, кызыклы йолалары бар. Балык Бистәсе районының Алан-Полян авылында шул йола-гадәтләр бүген дә саклана.

19 октябрь көнне мәдәният йорты, китапханә хезмәткәрләре “Чулпы” халык фольклор ансамбленә йөрүче уңган хатын-кызлар белән берлектә, барлык шартларын туры китереп “Үрдәк өмәсе” уздырганнар.

Бу хакта безгә авылның мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Кибякова хәбәр итте:

“Үрдәк өмәсенә елда шулай җыелабыз. Кулларына күз дә иярми өмәчеләрнең. Беркем дә читтә басып тормый. Степанида Большаковалар йортында үткәрдек быел. Үрдәкне кайнар суга сода салып пешеклибез. Аннан соң, пакетка төреп 10 минутлап тотабыз. Шуннан соң гына җырлый-җырлый йолкабыз. Болай эшләгәндә бик җиңел, эшебез тәмамланганны сизми дә калганбыз. Үрдәкнең бар өлешен дә әйбәтләп эшкәрттек. Беренче эшкәртелгәнен кәстрүлгә салдык, эшебез беткәнче токмачлы ашыбыз да пеште. Рәхәтләнеп ял итеп, җырлап, тәмле ашап кайтып китәбез”, – дип сөйләде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев