Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Алабуга керәшен яшьләре халыкара бәйгедә җиңеп чыкты

Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең фольклор коллективын Франциядән килгән жюри бәяләгән

Казан шәһәрендә уздырылган  “Рождество әкияте” халыкара балалар һәм яшүсмерләр иҗаты конкурсында  Алабуга районы Олы Шүрнәк урта мәктәбенең фольклор коллективы “Мода театры” номинациясендә беренче дәрәҗә лауреат булды

Бу фестиваль”Виктория” балалар иҗатына ярдәм фонды, Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы, республиканың мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылды. Конкурстагы җиңүләре  турында коллектив җитәкчесе Ләйсән Абакаева:  “Бу җиңү – бәләкәй генә авылдан  булган коллективыбыз өчен бик әһәмиятле. Халыкара конкурста беренче мәртәбә катнашуыбыз. Без, әлбәттә, Франциядән килгән А.Кобул җитәкчелегендәге жюри каршында чыгыш ясау мөмкинлеге бирелгәненә дә,  лауреат булганыбыз өчен дә шатландык.  Сәхнәгә чыкканда нинди хисләр кичергәнебезне сүзләр белән генә әйтеп аңлатырлык түгел”, – дип үз фикерен, кичерешләрен белдерде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев