Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ахман авылы керәшеннәре конкурста актив катнаша

Башкортсанның Бакалы районы мәдәният йорты “Милли киемнәр поэзиясе” дип аталган фотоконкурс игълан итте

Аның максаты – Россия халыкларының этномәдәни күптөрлелеген саклап калу һәм үстерү. Ул 1 февральдән башланып китте һәм 1 апрельга кадәр дәвам итәчәк. Ахман авылы керәшеннәре дә конкурста актив катнаша. Бу хакта безгә китапханәче Татьяна Данилова хәбәр итте:

– Без әби-бабайлардан калган традицияләрне, йолаларны сакларга тырышабыз. “Май чабу”, “Питрау”, “Олы көн”, “Качману” бәйрәмнәрен үткәрәбез. Олылар гына түгел, яшьләр дә, балалалар да теләп катнаша. Авылдашлар һәм спонсорлар ярдәме белән Дмитрий Солунский чиркәве төзелеп килә. Россия халыкларының мәдәни мирасы елы уңаеннан, район мәдәният йорты фотоконкурс игълан иткәч, без дә катнашырга булдык. Китапханәбездә күргәзмә оештырылды. Экспонатлардан кухня кирәк-яраклары, йорт җиһазлары, кул эшләре, киемнәр бар. Конкурска дигән фотоларга без элекке заман керәшен рухын чагылдырып, керәшен киемнәреннән, башыбызга яулык бәйләп, кул эше тотып төшәргә тырыштык.

Фотоларда: Башкортсанның Бакалы районы Ахман авылы китапханәчесе Татьяна Данилова, мәдәният йорты җитәкчесе Лариса Петрова

Айгөл Чернова фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев