Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ак халатлы Лида

Мөслим ягындагы Керәшен Шураны авылында яшәүче, әле шушы көннәрдә генә Россия сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасына лаек булган Лидия Егорованың фельдшер булып эшләвенә ярты гасырдан артып китте.

- Әйтерсең, кичә генә училише бетереп эшли башладым. Ә уйлап карасаң, 1 апрельдә 50 ел тулган икән. Нишләптер, ул елларның үткәне сизелмәде дә. Эшләдем дә эшләдем. Хәзер инде фельдшер-акушерлык пунктындагы урыныма кеше юк, авылга яшьләр кайтмый. Безнең чорда уку йортын бетергәч, мәҗбүри эшләттеләр. Минзәлә училищесын тәмамлагач, телибезме-юкмы — анысын сорап тормадылар, эшкә юллама буенча җибәрделәр... Безгә 5 ел саен сертификат бирәләр. Соңгысының срогы беткәнче ике ел ярым бар әле. Шул елларны эшләп бетерергә җыенам, — дип үзенең уйлары белән уртаклашты Лидия Васильевна. 

Тормыш сынаулары

Әтисе Василий Егоров Бөек Ватан сугышында катнашкан, Сталинград тирәсендәге бәрелешләрдә дә булган. Мәктәптә математика, физика укыткан, үзе директор булып эшләгәндә Керәшен Шуранында мәктәп салдырган. Лида да шунда укыган. Мәктәп бинасының яңасы да үз авылларында урнашса да, нишләптер, Татар Шураны мәктәбе дип йөртелгән. Әтисеннән ун яшендә ятим калган Лида анысында сигезне бетергән һәм район үзәге Мөслимгә йөреп, ун класс тәмамлаган. 

Гаиләдәге биш баланың төпчеге, медсестра булырга хыялланган Лида үзләреннән 50 чакрым ераклыктагы Минзәләгә чыгып китә. Медицина училищесын тәмамлап диплом алгач, үз районнарындагы Таш елга авылында 3 ел эшли. Һәм Красноярскида яшәүче тутасы Тамара янына барып урнаша. Тимер юл дәваханәсенең неврология бүлегендә — шәфкать туташы, тимер юл поликлиникасының вагон депосында фельдшер булып 4 ел эшләгән кыз Себер ягында төпләнеп калган да булыр иде. Әмма әнисе Клавдия Григорьевна авыргач, дәдәсе Алфир чакыртып кайтара. Бу 1980 елның башы була. 

3 ел дигәндә әнисе аякка баса. Ул йөри генә башлый, дәдәсен паралич аяктан ега. Бер ел буе аны тәрбияли. Чир чигенсә дә, тәне сәламәтлеккә туймый Алфирның. Минзәләгә китеп, инвалидлык буенча квартир алгач, якты дөньяда 14 ел гына яшәп кала.

Могҗизадай тоелган 

Ак халатлы кызы Лида тырышлыгы белән каты авыруны җиңгән Клавдия өч дистә елга якын яши. Урын өстендә яткан әнисенең сәламәтләнүен бер могҗизадай искә ала Лида: «Умыртка баганасында грыжа иде әнинең. Авырып урын өстендә ятканда сукыр эчәгесенә операция ясадылар. Шул операциядән соң, 70 яшендә акрынлап йөреп китте. Ә аңа кадәр көчкә караватта утырып торды». 

Могҗизадай тоелган андый хәлләр ак халатлы шәфкать иясе Лида тормышында аз булмый. Әле Себердә эшләгәндә, диверсия булып, тимер юл күпере шартлатылгач, шуны ремонтлаучы солдатларга ярдәм күрсәтергә дип, Лиданы җибәрәләр. Ике чакрым озынлыктагы шартлатылган тимер күперне җәяү чыгу куркыныч була. Әмма яшь кызга шпаллар аша сикерә-сикерә барудан башка чара калмый. Нәтиҗәдә, ул солдатларга тиешле ярдәмне күрсәтә.

Туган ягына кайткач та, кеше гомерен саклап калуга бәйле очраклар еш була. Юлсыз авылдан бала табучы хатыннарны Мөслимгә озату үзе генә дә җиңел эш булмый. Тракторның кысан кабинасына көчкә кереп, тулгактан җәфаланучы йөкле хатын каршында чүгәләп бару да, өйдә бала табучыларга ярдәм күрсәтүләр дә — берсе дә калмый. 

«Закон буенча өйдә бала таптыру тыела. Әмма тормышта төрлечә була. Шундый очракларның берсе — „стремительные роды“. Миңа ике мәртәбә өйдә бала таптырырга туры килде. Берсе — 2008 елда, икенчесе — 2015тә. Ярый, барысы да әйбәт булды. Соңыннан „ашыгыч ярдәм“ машинасы белән килеп, аларны дәваханәгә алып киттеләр», — дип искә ала.

Балалар, дигәннән... 
Керәшен Шураны авылында хәзерге вакытта бала-чага юк диярлек. 2018 елда туган ике бала бар. Аналары район үзәгендә эшләгәч, балаларын көн дә Мөслимдәге бакчага йөртәләр. 

Бик күп авыллардагы шикелле үк, Керәшен Шуранында да, башлыча, өлкәннәр яши. «Диспансеризация уздырту бик авыр. Өйләренә әллә ничә мәртәбә барырга туры килә», — дип зарланып та алды Лида.

Балалар гына түгел, авылда олылар да акрынлап кимеп бара. Лидия Егорова биредә эшли башлаган сиксәненче елларда 500 кешегә медицина ярдәме күрсәтелгән. 2008 елга кадәр ике белгеч бергә эшләгәннәр, ә аннан соң Лидия Егорова үзе генә калган. Бүгенге көндә янәшәдәге өч авылда (Керәшен Шураны, Татар Шураны һәм Рус Шураны) нибары 200 кеше! 

Димләп кавыштырганнар 

Лида кияүгә 36 яшендә чыга. Анда да әле, димләп кенә. Минзәлә районының Югары Юшады авылы керәшене Владимир исемле егеткә. Димләп дип, олы итеп әйтү инде. Лиданың туганнан туган тутасы Владимирның туганнан туган дәдәендә кияүдәбула. Яшьләрне шулар таныштыра. Аларның гаилә тормышына — 34 ел. 

Белеме буенча агроном Владимир Керәшен Шуранында балта остасы да, бригадир да булып эшләгән. Ике балалары булган. Олы кызлары Валерина Чаллы шәһәрендә институтта белем алган. Лидага ике онык бүләк иткәннәр: Милана һәм Альмир. Төпчеген карап, декрет ялында утыра кызы. 

Ак халатлы Лиданың язмышына тигән сынауның иң авыры алда булган икән: улы Василийга Ходай нибары 18 ел гомер биргән, анысын да әле ул урын өстендә уздырырга мәҗбүр булган. Авылдагы медик эшенең никадәр авыр икәнен беркем дә күз алдына китерә алмыйдыр, мөгаен. Ә инде балаң да авыру булса, нишләргә? Андый вакытта якыннар ярдәменә таяна кеше. Лиданың да әнисе караша Василийны... 

Чалгы белән печән чаба 

«Үзебезнең дә печәнлек җиребез бар. Мин гадәти кул чалгысы белән чабам, бабай — бензокосилка белән», — дип сөйләгән Лидия Васильевнага, «шушы яшегездәме» дип сорау бирүдән чак тыелып калдым. Чалгы тотып печән чабып караган бар, бер дә җиңел эш түгел.

Утардагы сыер, кышлау үгезе, бозау һәм 17 баш сарыкка, кош-кортка ашатырга терлек азыгы шактый китәдер. Мал-туарны ире Владимир карый икән. Үзләренең пай җирләрен райондагы бер оешмага арендага биргәннәр. Фуражны шул оешмадан алалар. 15 сутый бакчада үстергән бәрәңге дә ярап куя. 

Кош балаларыдай таралышкач 

Иң олы дәдәе, 1937 елгы Климентий чирәм җир күтәрешергә киткән җиреннән Алма-Атада яшәп калган. Хатыны — Украина ягыннан, бер кыз үстергәннәр. Аннан ике яшь кече дәдәе — гомер буе шофер булган Сергей бәхет эзләп читкә китмәгән, Мөслимдә калган. Усы кызы Галинага өйләнгән. Лидиядән җиде яшькә олырак тутасы Тамара Себер ягына киткәч, укытучылыкны ташлап, заводта инженер булып эшләгән. Ныклы чакта авылга юлны онытмаганнар. Олыгайгач, туган якларга кайта алмыйлар. Кош балаларыдай бер ояда үсеп, төрлесе төрле якны үз иткәч, арада хәбәрләр генә йөри шул инде ул.

Илгә танылган нәсел 

Лидия Васильевналар өендә тарихи истәлекләр дә бар. Шуларның берсе — тәре почмагы, андагы изгеләр төсе. 

«Алар почмакка гына сыймый, бер як стена тулы. Ерак туганыбыз Лүкәрҗә монашка булган. Аннан калган иконада Изге кыз Мария төсе сурәтләнгән (фотода). Лукерия — Яңа Усы авылыннан. Монастырьларны туздыргач, кайтып, гомерен Усыда үткәргән. Ул безнең әти ягыннан туган булган. Тагын бер борынгы икона бар: Иисус Христос белән Изге кыз Мария төсе. Дәдәй Бакалыда яшәгәндә, 1984 елда алып кайтты. Ул икона өч яклы булган (петля эзләре бар). Бәлки чиркәүдә торгандыр», — дип сөйләде ул үзе. Һәм мине тагын да гаҗәпләндереп, сүзен дәвам итте: «Әтинең туганнан туган дәдәе — Өч Кызыл Йолдыз һәм Кызыл Байрак орденнары кавалеры полковник Никон Егоров. Никон Романович сугыштан соң Мәскәүнең Жуковский исемендәге Хәрби һава академиясендә политэкономия кафедрасы җитәкчесе булган. Ул Юрий Гагарин, Герман Титов, Валентина Терешкова һәм башка космонавтларны укыткан. 1966 ел азагында, 60 яшендә үлгән». 

Күңел өчен 

Керәшен Шураны авылы фельдшер-акушеры Лидия Егорова үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Районның смотр концертлары, конкурслар һәм Питрау бәйрәмнәрендә авыл көйләрен җырлый, Подгорный көенә биеп тә җибәрә. Тегүгә дә оста Лидия Васильевнаның өстендәге сәхнә киеме дә үзенчәлекле. 

«Заманча керәшен киемен менә шушылай күз алдына китерәм, — ди ул кызыксынучыларга. — Киемгә 25 метр тукыма керде. Күлмәк итәге 3 катлы зияк — балаитәк тотып тегелде, җилән өчен шакмалы тукыма сайладым».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев