Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Ак чишмә” фольклор ансамбле турында кызыклы фактлар

2003 нче елда Бөрешле авылында керәшен җырулары сөючеләрне җыеп керәшен фольклор ансамбле оештырыла

2003 нче елда Бөрешле авылында керәшен җырулары сөючеләрне җыеп керәшен фольклор ансамбле оештырыла. Коллективны Бөрешле авылында урнашкан чишмә исеме белән - “Ак чишмә” дип атыйлар. Ансамбльнең сәнгать җитәкчесе – Соловьева Флюса Шайхнуровна.

Ансамбльга йөрүчеләрнең яше 18 яшьтән 80 яшькә кадәр. Ансамбльнең составы төрле булуга карамастан, аларны керәшен җыруларына hәм гореф-гадәтләренә карата мәхәббәт берләштерә.

Ансамбльда катнашучыларның барысы да Бөрешле авылының төп халкы. Тормыш тәҗрибәсе туплаган чал чәчле, игелекле, изге күңелле түтиләребез, үз язмышлары, халкыбыз мирасы турында күп нәрсә сөйли.

Беренче елларда коллективның дәвамлылыгы, өлкән яшьтәге хатын-кызларның өй мәшәкатьләреннән аерылырып, билгеләнгән вакытта клубка җыелышырлармы дигән фикерләр була. Тик, күрәсең, керәшен халкы шулай оешкандыр – шатлыкта, моңда, бөтен җирдә җыр белән.

"Ак чишмә" керәшен фольклор ансамбле үз эшчәнлеген борынгы йолаларны, җыруларны искә төшерүдән башлый. Акрынлап коллектив авылдашлары алдында концертлар белән чыгышлар ясый.

“Ак чишмә” керәшен фольклор ансамбле – районда үткәрелгән барлык мәдәни чараларда даими чыгыш ясый. 2018 елда коллективының 15 еллык юбилеен билгеләп үтәләр. Бүген дә коллектив төрле дәрәҗәдәге конкурсларда һәм фестивальләрдә катнаша, портфолиоларында төрле дәрәҗәдәге грамоталар һәм дипломнар бар.

“Ак чишмә” керәшен фольклор ансамблендә күп еллар дәвамында җирле халыкның - җыр традицияләрен һәм борынгы җырларын торгызу буенча эш алып барыла. Ансамбльнең җыр репертуары гаять бай: “Җиләкле тау”; “Бөрешле сулары”; озын көйләр “Урам көе”; “Ак балык”; “Такмаклар”; “Каралар да бөдрә”; “Матур көй”; “Исәнмесез карендәшләр” hәм башка җырулар.

“Ак чишмә” керәшен фольклор ансамбле халык җыруларын башкарулары, кече ватаннарына мәхәббәт, милли гореф-гадәтләрне саклау проблемаларына киң җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итүләре белән якташлары арасында зур хөрмәт казана.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев