Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

«Аяз» ансамбле конкурста җиңү яулады

Азнакай районының смотр-конкурсында Чуар Абдул авыл мәдәният йортындагы «Аяз» керәшен фольклор ансамбле зур уңышка иреште.

Россиядәге гаилә елы уңаеннан, район күләмендә оештырылган бу конкурста 44 мәдәният йорты үзешчәннәре катнашкан иде. Анда «Керәшен туе» йоласын күрсәткән «Аяз» ансамбле «Иң яхшы фольклор коллектив» номинациясендә җиңүче дип табылды.

«Аяз» фольклор ансамбле җитәкчесе, Чуар Абдул мәдәният йорты директоры Айназ Шакирова үзләренең җиңү шатлыгын безнең «Туганайлар» редакциясе һәм газета укучыларыбыз, сайтны карап баручылар белән дә уртаклаша:

— Халыкның борынгылыгын, үзенчәлекләрен һәм элекке җыруларны саклаган керәшеннәрнең культурасын үз районыбыз халкына күрсәтә алуыбызга чиксез шатмын. Без шулхәтле тәмгә кердек хәзер. «Аяз» ансамблендә бер генә керәшен (ул — Зоя Петровна) булуга карамастан, апаларыбыз, кызларыбыз өчен керәшен халкының матур милли күлмәкләрен киеп, матур җырларын башкару — горурлык. Без Геннадий Макаров белән дә тыгыз элемтәдә торабыз. Үзебез белеп, аңлап бетермәгән нечкәлекләрен аннан сорыйбыз, Геннадий Михайлович белән киңәшләшәбез. Аңа без бик рәхмәтле. Шулай ук, безнең иҗатны күзәтеп, карап һәм газетада яктыртып барганыгыз өчен, «Туганайлар» коллективы кызлары, барыгызга да бик зур рәхмәт. Язның тәүге бәйрәме 8 Март кебек көләч, шат күңелле булыгыз. Сез — керәшен халкы культурасын, үзенчәлеген киләсе көннәргә илтүчеләр! Бу җаваплы эштә уңышлар насыйп булсын. Үз тормышыгыз да керәшен җырулары кебек матур булсын...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев