Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Әй, Ләке авылы лә, Ямашсыз калган Игәнә буйкайлары...

Сарман районының Ләке авылында, Ямаш Игәнәйнең (псевдонимы) «Изгелеккә әйдәр уем» китабын тәкъдим итү кичәсе уздырылды.

Ләке мәдәният йортында

21 февраль — Халыкара туган тел көне уңаеннан, «Керәшен сүзе» газетасының беренче редакторы, Ямаш Игәнәй псевдонимы белән иҗат иткән шагыйрь Ананий Маловның «Изгелеккә әйдәр уем» китабын туган авылы Ләкедә тәкъдим итү район күләмендәге зур бәйрәмгә әйләнде.
Кунакларны Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, Сарман ягындагы матур гадәт буенча, урамда ук каршы алды. Клуб ишегеннән керүгә, нәни куллары белән иң олы ризык — бистәргә куелган түгрәк ипекәй тоткан балалар, ә алар артында милли керәшен киемле «Игәнә» җыручылары күренде. Монысы да кадер-хөрмәтнең бер билгесе. Кунаклар тәмле Сарман ипиеннән авыз итеп, Ләке көе астында түргә үттеләр. Фойеда — Ананий Маловка багышлап, «Игәнәнең якты йолдызы» дигән стенд; шагыйрьнең китаплары һәм газеталарда аның турында басылган язмалардан торган «Ул шигырьләрдә» күргәзмәсе; янәшәдә үк — кул эшләре осталарының бәйләм әйберләре, керәшен киемле курчаклар...

Кичә башланганчы, барысын күздән кичереп, танышлар белән бер-ике авыз сүз алышырга да өлгердем. Бирегә университетта бергә укыган, туган авылы Карашай Саклау мәктәбендә укытучы Назыйм Мәхмүтов та килгән иде. Сарман районының беткән авыллары энциклопедиясенә материаллар туплаучы Назыйм белән әле соңгы араларда гына, инде җир йөзеннән югалган Владимир авылы турында сөйләшкән, бу керәшен авылының сакланган зираты ташларының үз компьютерым хәтерендә сакланган фотоларын аңа юллаган да идем. Шулай ук, үзе материалларын туплап, Сарман районы энциклопедиясен төзегән язучы Дамир абый Гарифуллин белән дә бу яктагы керәшен авылларына багышланган шигырьләре, аларның язылу тарихын искә төшереп алдык.

Клубта энә төшәр урын да юк иде, дип язып тормыйм. Чөнки залга сыймаганнар фойеда көйләнгән табын янындагы, стена буендагы урындыкларга тезелешеп, ике якка киң итеп ачылган ишек аша, сәхнәдә сөйләнгән һәр сүзне ишетеп, җыруларны тыңлап утырдылар. Сәхнәгә кунаклар чыкканда урыннарыннан торып, зал ишегенә якынрак килеп күз салучылары да булды.

Ә ерактан кунаклар күп килгән иде: Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Белоусова; Татарстан язучылар союзы председателе урынбасары, Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе, шагыйрь, журналист, филология фәннәре кандидаты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Факил Сафин; Россия һәм Татарстанның язучылар берлеге члены, Егор Уткин исемендәге премия лауреаты Мансур Сафин; Ананий Несетровичның улы Артур; Җәкәү җорты хезмәткәрләре һәм башка бик күп танылган шәхесләр.

Китапны тәкъдим итү кичәсендә

Кичәне алып баручы Дмитрий Баранов «Изгелеккә әйдәр уем» китабын тәкъдим итү кичәсенең Халыкара туган тел көненә туры килүен һәм керәшен шагыйре, агартучы Яков Емельяновның тууына 175 ел уңаеннан уздырылуын әйтеп үтте.

«Изгелеккә әйдәр уем» китабының дөньяга чыгуына төп сәбәпче булган күренекле якташлары, Ямаш Игәнәйнең иңгә-иң торып эшләгән хезмәттәше, Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитет җитәкчесе, Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры Людмила Даниловна шагыйрьнең бу китабын Мәдәният министрылыгы ярдәме белән, Җәкәү җорты аша дөньяга чыгара алуларына тукталып үтте.

«Ямаш Игәнәйне соңгы елларда онытылганрак һәм бүгенге көндә әле үз бәясен тиешенчә алмаган зур шагыйрь дип саныйм. Поэзиягә юнәлешне аңа шагыйрь Хәсән Туфан үзе биргән, язучылар союзындагыларга ул: «Сез Ямашны саклагыз», дигән Псевдоним алырга да Хәсән Туфан тәкъдим иткән. Саклап булмады шул, бик иртә китеп барды», — дип сөйләде Людмила Даниловна. Ананий Нестерович үзенә псевдоним сайлаганда әнисе Ольга Максимовнаның Наратастындагы Ямашныкылар нәселеннән булганын һәм үзләренең Ләке авылы яныннан Игәнә елгасы акканын истә тоткан... 

Людмила Белоусова, традиция буенча, Ямаш Игәнәй истәлеген саклауга керткән хезмәтләре өчен, бер төркем кешегә Рәхмәт хатлары тапшырды. Алар арасында Чаллының М.Җәлил исемендәге шәһәр үзәк китапханәсе әдәбият тарихы музее мөдире Роза Хәмидуллина; Ямаш Игәнәй исемен йөртә торган Ләке мәктәбендә бу олы шагыйрьнең музеен оештыручы, экспонатларын туплаучы Бәхиҗә Муллабаева; музейның хәзерге җитәкчесе Дилүзә Ильина; шагыйрь вафатыннан соң, авыр туксанынычы елларда, Ләкедә Ананий Маловның республика күләм юбиллен оештырышкан, шул вакыттан алып керәшен газетасына, хәзер инде "Туганайлар«га үз авылдашларын яздыртучы Валентин Сапожников бар иде.

Сарман районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Индира Сәхипова кичәгә җыелган халыкны район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән котлады. «Безнең Түбән Чыршылы, Ләке, Наратасты кебек бергә укмашканрак авылларда яшәүче керәшеннәребезне якын иткәнегез өчен, Людмила Даниловна, рәхмәт», — дип әйтте ул. Керәшеннәр данын, Сарман данын республика һәм ил күләмендә яклаганнары өчен, Ләке халкына, аерым алганда, авыл мәдәният йорты җитәкчесе Римма Антоновага, җирлек башлыгы Юрий Антоновка рәхмәтен җиткерде.

Ямаш Игәнәйне үзен поэзиягә фатиха бирүче дип әйтүче шагыйрь Факил Сафин, шулай ук, бу керәшен шагыйренең шигырьләрен русчага беренче тәрҗемә иткән Мансур Сафин, язучы Дамир абый Гарифуллин да тирә-як авыллардан җыелган сарманлыларга якташ шагыйрьләре турында үз күңелләрендә йөрткән истәлекләр турында сөйләделәр. 

Людмила Белоусова, Римма Антонова һәм мәктәптә укучы Хосилбек Убайдуллаевның шагыйрь шигырьләрен яттан сәнгатьле итеп сөйләвен тамашачы озак алкышлады.

Сарман район үзәгендә яшәүче җирле шагыйрь Әшрафулла Зарипов исә керәшеннәргә багышлап язган шигырен укып күрсәтте:
Мин яшьтән уралып үстем
Керәшен дуслар белән.
Аларны мин киң күңелле,
Эчкерсез диеп беләм. 

Наратастын, Ләкесен,
Чырышылсын үз итәм.
Шуларны бер урап кайтсам,
Бераз яшәреп китәм. 

Динебез төрле булса да,
Без бит бер Алла кулында.
Уйларыбыз уртак безнең —
Телне саклау юлында.

Я. Емельянов исемендәге мәдәни үзәкнең «Тумар» вокаль-инструменталь ансамбле кызлары Марина Казакова, Илүсә Галимуллина, Аида Тукачова җырлары белән үрелеп барган кичәдә Ләке авылының «Игәнә», «Айбагыр» фольклор ансамбльләре дә чыгыш ясады.

Мәктәп музеенда

Мәдәният йортында китапны тантаналы тәкъдим итү кичәсеннән соң, бәйрәм Ләкенең Ямаш Игәнәй исемендәге мәктәбендә дәвам итте. Мәктәптә дә кунакларны, халыкның күркәм гадәте буенча, укучылар һәм укытучылар ипи-тоз белән каршыладылар. 

Чукмарлыдан йөреп, Ләке мәктәбендә 14 ел директор булып эшләүче Ильмира Дәүләтшина үз укучыларына барлык халык, шул исәптән керәшен бәйрәмнәрен дә өйрәтүләре турында әйтеп узды. Район мәктәпләреннән директорлар җыелгач, аларга да керәшен бәйрәмнәре күрсәтүләрен дә телгә алды. Олы көннән соң, хәтта мәктәп янындагы чирәмгә чыгып, күкәй тәгәрәтү уеннарыка кадәр уйныйлар икән...

Ананий Нестеровичның тормыш һәм иҗат юлына бәйләп, музейдагы экспонатлар белән таныштырдылар. Биредә аның, кул сәгате, тыныч тормышта батырлык күрсәткән өчен бирелгәшн медале дә бар иде. Сәхнәдәге чыгышы вакытында Мансур Сафин әйтеп киткәнчә, Ямаш Игәнәй — Чаллыда яшәгән чагында балыкка баргач, суда бата башлаган баланы коткарганы өчен «Суда батучыларны коткарган өчен» медале белән бүләкләнгән бердәнбер шагыйрь!

Укучылар шагыйрьнең шигырьләрен башта — үз туган телебездә, ә аннан соң русча да сәнгатьле итеп сөйләп күрсәттеләр. Ләке мәктәбенең бер төркем укучысы, үзләренең рус теле укытучысы Энҗе Әгъләмова белән бергәләп, грант отып, махсус проект кысаларында, Ямаш Игәнәйнең шигырьләрен русчага тәрҗемә итеп, китап итеп чыгарган.

Роза Хәмидуллина Ананий Маловның Чаллыдагы музейда саклана торган туу турындагы таныклыгының, Лубян урман техникумы дипломының, В. И. Ленин-Ульянов исемендәге Казан дәүләт университетыннан 1968 елның 26 июнендә бирелгән дипломның, аның турында каләмдәшләре язган истәлекләр басылган газеталарның күчермәләрен Ләке мәктәбе музеена бүләк итте.

Шагыйрьнең мәңгелек йортында

Шәһәр җирендә дә әле барлык урыннарда да булмаганча, Ләке урамнары, иңләп-буйлап, иркенләп йөрерлек итеп чистартылган, хәтта капка төпләренә кадәр киң итеп ачылган. Автобус тәрәзәсеннән карап барганда, әллә Ләкедә быел кар юньләп яумадымы икән дип тә уйлап куйдым.

Ләкегә сәфәребез кышкы аклыкта Ямаш Игәнәйнең кояш нурларына коенып утырган кабере янында тәмамланды. 

Сурәте төшерелгән һәм яшәгән еллары (10.01.1938-01.03.1997) язылган кара гранитта керәшеннең олы шагыйре Ямаш Игәнәй — Ананий Маловның без исәннәргә кисәтүле шигъри теләге дә урын алган:

Вакыт җиткәч, шиңәр барыбыз,
Гап-гади гөл генә бары без.
Гомерегез гүзәл чагында
Такыялар үреп калыгыз!

Ямаш Игәнәйне хәтерләрендә саклаучыларның рәхмәт хисләре, олылаулары булып, шагыйрь каберенә кып-кызыл чәчәкләр сыенды. Салкын ак кышның җылы кояш нурлары да керәшен шагыйре, халыкның үзенеке булган чын шагыйре Ямаш Игәнәй үз иҗаты, шигырьләре аша халык хәтерендә мәңге яшәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

6

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев