Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

25-27 июльдә Казанда халыкара “PT. ДОК” документаль фильмнар фестивале булды

Фестивальгә җыелучылар өч көн дәвамында кырыс чынбарлык дөньясында яшәделәр

Кабан күленә карап торган IT парктагы фестивальнең республика җитәкчелеге, шулай ук, үзебезнең «Татмедиа» агентлыгы генераль директоры Айдар Сәлимгәрәев һәм башка күренекле кешеләр канташкан ачу тантанасына тукталмыйм. Шулай ук, фестивальне ябу тантанасында Татарстан иҗтимагый палатасы җитәкчесе Зилә Вәлиеваның һәм бу фестивальне оештыручыларның чыгышларын да китереп тормыйм. Телевидение тапшыруында һәм интернет челтәрләрдәге язмаларда әлеге җитәкчеләрнең чыгышлары китерелде. 

Үзем караган документаль фильмнардан, махсус хәрби операция зонасына гуманитар һәм рухи ярдәм күрсәтү шикелле изгелек башкаручылар белән сөйләшкәннәрдән чыгып, кайбер фикеремне генә җиткерәм.

Иң беренчесе, фестивальдә без ерак та һәм шул ук вакытта соңгы бер-ике елда һәркайсыбыз өчен якынга да әйләнгән хәрби операция зонасындагы гади халыкның авыр шартлардагы тормышын күрдек. Бөек Ватан сугышыннан соңгы чорда торгызылган, төзелгән шәһәрләрнең хәрабә хәленә китерелгәнен күргәч, кем генә битараф калыр икән?! 

Барысын да идеологик пропагандага гына калдырып калыр идең, әгәр дә әнисен һәм әбисен коткару өчен, снаряд-пулялар янгыры астында Мариупольгә барган гади бер кызның экран аша сөйләгәннәрен ишетмәсәң, андагы тетрәндергеч кадрларны күрмәсәң. Сүз — «Связь» фильмы турында. Аның режиссеры — Елена Славянская, икенче режиссеры — Лилия Радюк.

Тормышны интернеттан, кесә телефоныннан башка күз алдына да китереп булмаган чорда яшибез. Ә Мариуполь шәһәрендә 2022 елның 2 мартында «сотовый»ның соңгы вышкасы җимерелә. Елена да шәһәрдә калган якыннарының бер хәбәрен дә белми. Алар, үз туганнарын эзләүчеләр, ватсапта үз төркемнәрен булдыралар, яңалыкларны бер-берсе белән уртаклашалар. Үзенең баласын калдырып һәм тормышын куркыныч астына куеп, Елена ай ярымнан артык әнисе белән әбисен эзли. Беренче баруында, әнисе яшәгән йортка җитәргә 5 чакрым ара калгач, ул тирәдә сугыш барганлыктан, борылып китәргә мәҗбүр була. Соңгысында, безнең сугышчыларның әле Елена әнисе йортына якын кварталның шартлаткыч матдәләрдән чистартылмаганын әйтүләренә карамастан, тукталып калмый... Калтыранган куллары белән бәләкәй капканы ачарга тырышучы Еленаны юлдашының җимерелгән коймага күрсәтүе генә чынбарлыкка кайтара. Бик аз вакыт эчендә, әнисенең дә, үги әтисенең дә танымаслык булып картайганнары тетрәндерә Еленаны. 

Шәһәрнең икенче ягында яшәүче 85 яшьлек әбисен эзләргә аерым бара. Кадрда әбинең, бер кулы белән кара песиен сыйпый-сыйпый, үзләрен коткарачакларына ышанганын, көткәнен сөйләвен дә күз яшьләрсез карап булмый. Күрше-тирәләре белән, кемнең нинди продукты бар, урамда бергәләп пешереп ашаулары да, сусыз тилмерүләре дә ышанмаслык чынбарлык. Оныгы Елена үзен эзләп тапкач та, әбинең «ул мине коткарды, яшәтте, ничек аны ташлап калдырыйм», дип, кара песиеннән башка китәргә теләмәве сугыш шартларында да кешенең кеше булып кала алуын, кешелек сыйфтларын җуймавын сөйли. Елена урамга чыгып, песине эзләп табып алып кайта. Бу инде контузия алган икенче песине коткаруы була аның. 

Йорт хайваннарын гына түгел (фестивальдә күрсәтелгән фильмнардагы кадрларда волонтерларның ташландык песиләрне, этләрне ашатулары да күренеп китә), Елена ул зонадагы өлкәннәрне дә коткаруга үз өлешен кертә. Ватсаптагы төркемгә әбисенең фотосын юллаган кешегә дә булыша. Еленаның Мариупольгә барасын белгәч, якыннарын эзләп табуын үтенүченең порт тирәсендә яшәгән карт әти-әнисен дә табып, ут эченнән чыгарга ярдәм итә.

Сугыш, ул китергән бәла-казалар кешеләрнең чын асылын бик тиз күрсәтә икән...

Фестивальдәге «Гибридная война» фильмы да хәзерге вазгыятьтә сәяси яктан күп нәрсәләрне аңларга ярдәм итә. Аның генераль продюсеры — Анна Чапман, ә авторы — Виктор Савенков. Журналист буларак, Виктор Савенковның бу темага һәрьяклы якын килүе ачык күренә. Махсус хәрби операциягә бәя бирү өчен үзебезнең Россия экспертларын гына түгел, АКШның үзеннән Ричард Блэкны, Скотт Риттерны да җәлеп иткәннәр. Бу — бар дөнья җәмәгатьчлеге өчен төшерелгән документаль фильм авторларының зур уңышы!

Ричард Блэк — Вьетнамдагы сугышта катнашкан очучы, соңыннан хәрби юстиция органнарында эшләгән, 1994 отставкага чыккан. Ул — халыкара сәясәткә кагылышлы мәсьәләләр буенча эксперт, Американың хокук сагы органнары альянсы члены. Отставкадагы полковник Ричард Блэк Россиянең махсус хәрби операциясенә карата да үз фикерен белдергән. Ул моны Киев властеның Донбасска стратегик һөҗүменә юл куймауга бәйләп аңлата һәм монда, туырдан-туры, НАТОны гаепли.

Скотт Риттер —АКШның диңгез пехотасы корпусы разведчигы, офицер. Иминлек һәм хәрби мәсьәләләр буенча консультант, БМО файдасына разведка операцияләренә җитәкчелек иткән хәрби. Бучадагы фаҗигагә Украина полициескийлары гаепле булуын раслаган хәрби! АКШтагы власть даирәләре сәясәтенә каршы чыгучы, үз фикерен әйтергә курыкмаучы элекке разведчикның АКШта кешеләрне физик яктан түгел, ә шәхес буларак юк итүләре турындагы фикерләре дә гыйбрәтле.

Дөньяда билгеле бу сәясәтчеләрнең хәзерге вакытта бара торган махсус хәрби операциядә АКШны һәм аның тарафдарларын гаепләүләре дә аңлаган кешегә күп нәрсә сөйли.

Фестивальдән соң, анда күрсәтелгән документаль фильмнарның зур экраннарда һәм, иң мөһиме, телевидениенең барлык каналларында кат-кат күрсәтелергә тиешлеген аңлыйсың. Мәктәпләрдә белем алучы укучылар да аларны күрергә тиешләр! Узган гасыр азагыннан башлап шактый вакыт илебездә яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү күз уңыннан читтә калып килгән иде. 

Үз Ватанын яратмаган, аның чын патриоты булмаган халык читләргә хезмәт итәчәк, аны үз иленең киләчәге дә, икътисади һәм сәяси яктан алга киткән мөстәкыйль ил буларак яшәү-яшәмәве дә кызыксындырмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев