Туганайлар

Сугыштан кайтмый калган гармунчы Кирилл исән булган?

Туганнарының сугыш язган ачы язмышы турында Мамадыш районының Усали авылыннан Лидия Константинова-Пасыева мәкаләсендә

1980 елның җәе. Берсут пристане. Шушы пристаньда яшәүче укытучылар Алексей Петрович, аның хатыны Нина Ивановна Владимир авылында яшәүче апалары Марияне кунакка алып төшәләр. Авылдан пристаньга хәтле төшкәч, Чистайга чыгып керү гадәткә кергән. Кама аша катер белән генә чыгасы бит, балаларның өс-башына кирәк-яраклар алып кайтасы килә, үзең йөрмәсәң, кем китереп бирә? (Кибетләрдә әйберләрнең юк чагы.) Болар катер көтеп торганда пристаньга «Интурист» дип язылган теплоход килеп туктый. Матур, затлы киенгән кешеләр траптан тукталышка чыгып, ял итеп калырга ашыга. Монда табигать искиткеч матур! Чит телдә сөйләшкән аңлаешсыз авазлар ишетелеп китә. Араларыннан берәү-ап-ак чәчле бер абзый катер көтеп торучы Нина Ивановна белән Мария апа янына атлый. Ә болары, ничектер, үзләренә таба килүче чит ил кешесен күреп куркып калалар. Җитмәсә, яннарында басып торучы Алексей Петрович та пристаньда эшләүче ир-атлар янына тартырга китеп өлгергән. Каршыңа килүче кешедән дә качып булмый, бала-чага түгел бит инде.

- Исәнмесез, кызлар, - дип, боларга теге кеше саф татарча мөрәҗәгать итә, - Кайсы як кешеләре буласыз?

- Ерактан, Владимирлар без, - ди Мария апа, сәерсенеп карап торучы кешенең күз карашыннан качкан сыман. Теге кешенең күзеннән очкыннар чәчрәгән кебек тоела. Сорау артыннан сорау яудыра турист:

- Кем балалары буласыз?

- Владимирдан кемне беләсез соң сез? Бачков Пётр кызы мин, әти сугыштан кайтмады безнең, - ди Мария апа.

Әтиеңне дә беләм, сине дә беләм, кызым, - ди теге Мария ападан күзен алмыйча. - Мин күтәреп йөргәндә менә моның хәтле генә кыз идең әле син, - дип, әз генә аягының тез өстеннән югары җирен күрсәтә абзый.

- Кем соң сез? - дип сорый Нина Ивановна сәер кешедән.

- Сез мине белмисез, Ташлыкныкы мин. Көтүче Фәрхетдин малае дисәгез, белерләр.

Ул арада чәчләренә чал кергән ир-атны күзәтеп торучы Мария апа бу кешедә үз атасы, үз туганнары чалымнарын күргәндәй була. Чөнки ул үз атасын бераз гына булса да хәтерли әле.

- Атаң белән сугышта да бергә окоп казыдык әле без, - ди абзый.

- Соң шулай булгач, әйдәгез, өйгә менеп төшәбез! Әни дә монда әле безнең, аны да белә торгансыздыр алай булгач? Болар монда гына. Пристаньда тора, ерак түгел, энемнең хатыны бу, безнең килен, - ди Мария апа Нина Ивановнага карап.

Юк, вакытым юк шул, моннан кала алмыйм, - ди өлкән кеше, теплоходка күрсәтеп. - Исән булсам, бер әйләнермен әле мин, Алла боерса!

Теплоход китәргә дип, өч гудок биргәнче тора турист, хатыннар яныннан китәсе килмичә. Берничә Владимир кешесе турында сорашырга өлгерә. Теплоходка аяк басканда кулъяулыгын чыгарып күз яшен сөрткәнен күреп калалар хатыннар. Теге кешенең борылып кул болгаганын болар янына килүче Алексей Петрович та күреп кала.

- Бер-ике минутка тартмыйча түзеп булмый идемени?! - дип хатыны белән апасыннан шактый «эләгә» аңа. Их, нәрсә буласын, нәрсә күрәсеңне алдан белсәң иде ул!

Теплоход артыннан кул болгарга гына өлгерә Алексей Петрович... «Кем иде ул? Ник безнең йөз чалымнарын күрергә була иде анда? Ник якын кеше кебек тоелды ул безгә?» Бу сораулар бүгенгә хәтле борчый аларны. Ташлыкта көтүче Фәрхетдин дигән кешенең бөтенләй дә булмавы шик-шөбһәләрне тагын да арттыра.

Кем булган ул? Иленә кайтырга курыкканмы? Башка сәбәпләре булганмы? Әллә чыннан да сугыштан кайтмый калган гармунчы Кирилл үзе булганмы бу кеше? Мондый эпизодны кинофильмда күрсәтсәләр, кино гына дисең... Ә бу - тормыш... Сугыш язган ачы язмыш.

Сорау арты сорау... «Исән булсак, бер әйләнеп кайтырбыз әле», - дигән сүзе дә тормышка ашмады инде...

Бабамның әнисе гомеренең соңгы көненә хәтле көткән аны. Бертуган Кирилл энесен бер кайтыр дип өмет иткән. 1993 елда гүр иясе булган. Әлеге туганнары тышкы кыяфәтен тасвирлагач: «Шул инде!» - дигән, шул булуына бик нык ышанган булган.

Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/minem-babam-%E2%80%93-veteran-konkuryinyi%D2%A3-i%D2%A3-kyizyiklyi-inshalaryi/kem-ide-ul-galina-konstantinovna

Минем әбинең ир туганнары тирә-юньдә данлыклы гармунчылар, гармун ясау осталары булганнар. Питер дәдәй күрше Кече Сонда яшәгән композитор Заһидулла Яруллин белән аралашкан. Ул Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган. Питер дәдәсенең үлеме турындагы хәбәр авылга кайтып җиткән, тик энесе Кириллның хәбәрсез югалуы турында да, үлеме турында да хәбәр булмаган, ләкин сугыштан да кайтмаган... Мәкаләмдә язылган Марҗый түти, Алексей дәдәйләр Питернең балалары.

1980 ел. Җәй. Берсут пристане. Шушы пристаньда яшәүче, укытучы булып эшләүче Алексей Петрович белән хатыны Нина Ивановна Владимир авылында яшәүче туталары Марҗыйны кунакка алып төшәләр. Пистаньга хәтле төшкәч, Чистайга чыгып керү гадәткә кергән. Кама аркылы катер генә чыгасы бит, балаларның өс-башына да кирәк-яраклар алып кайтасы килә, үзең йөрмәсәң, кем китереп бирә? (Кибетләрдә әйбернең чамалы чагы.)

Болар катер көтеп торганда, пристаньга “Интурист” дип язылган теплоход килеп туктый. Матур, затлы киенгән кешеләр траптан җиргә төшеп, ял итеп калырга ашыга. Әйе, бу якларда табигатьнең хозурлыгына сокланмый мөмкин түгел. Чит телдә сөйләшкән аңлаешсыз авазлар ишетелеп ала.

Араларыннан берәү-ап-ак чәчле бер абзый катер көтеп торучы Нина Ивановна белән Марҗый түти янына атлый. Ә болары, ничектер, үзләренә таба килүче чит ил кешесен күреп куркып калалар. Җитмәсә, яннарында басып торучы Алексей Петрович та пристаньда эшләүче ир-атлар янына тартырга китеп өлгергән. Каршыңа килүче кешедән дә качып булмый, бала-чага түгел бит инде.

- Исәнмесез, кызлар, - дип, боларга теге кеше татарча мөрәҗәгать итә. - Кайсы як кешеләре буласыз?

- Ерактан, Владимирлар без, - ди Марҗый түти, сәерсенеп карап торучы кешенең күз карашыннан качкан сыман. Теге кешенең күзеннән очкыннар чәчрәгән кебек тоела.

- Владимирдан?

Теге кеше әллә ничек, каушап киткән кебек тоела. Тагын да игътибар беләнрәк күзәткән шикелле ул бу хатыннарны. Сорау артыннан сорау яудыра турист:

- Кем балалары буласыз?

- Владимирдан кемне беләсез соң сез? Бачков Пётр кызы мин, әти сугыштан кайтмады безнең, - ди Марҗый түти.

- Гармунчы Питер... Атаңны да, сине дә беләм, кызым, - ди теге Марҗый түтидән күзен алмыйча. - Мин күтәреп йөргәндә менә моның хәтле генә кыз идең әле син, - дип, әз генә аягының тез өстеннән югары җирен күрсәтә абзый.

- Кем соң сез? - дип сорый Нина Ивановна сәер кешедән.

- Сез мине белмисез, Ташлыкныкы мин. Көтүче Фәрхетдин малае дисәгез, белерләр.

Ул арада чәчләренә чал кергән ир-атны күзәтеп торучы Марҗый түти бу кешедә үз атасы, үз туганнары чалымнарын күргәндәй була. Чөнки ул үз атасын бераз гына булса да хәтерли әле.

- Атаң белән сугышта да бергә окоп казыдык әле без, - ди абзый.

- Соң шулай булгач, әйдәгез, өйгә менеп төшәбез! Әни дә монда әле безнең, аны да белә торгансыздыр алай булгач? Болар монда гына. Пристаньда тора, ерак түгел, энемнең хатыны бу, безнең килен, - ди Марҗый түти Нина Ивановнага карап.

- Юк, вакытым юк шул, моннан кала алмыйм, - ди өлкән кеше, теплоходка күрсәтеп. - Исән булсам, бер әйләнермен әле мин, Алла боерса!

Теплоход китәргә дип, өч гудок биргәнче тора турист, хатыннар яныннан китәсе килмичә. Берничә Владимир кешесе турында сорашырга өлгерә. Теплоходка аяк басканда кулъяулыгын чыгарып күз яшен сөрткәнен күреп калалар хатыннар. Теге кешенең борылып кул болгаганын болар янына килүче Алексей Петрович та күреп кала.

- Бер-ике минутка тартмыйча түзеп булмый идемени?! - дип хатыны белән тутасыннан шактый «эләгә» аңа. Их, нәрсә буласын, нәрсә күрәсеңне алдан белсәң иде ул!

Теплоход артыннан кул болгарга гына өлгерә Алексей Петрович... «Кем иде ул? Ник безнең йөз чалымнарын күрергә була иде анда? Ник якын кеше кебек тоелды ул безгә?» Бу сораулар бүгенгә хәтле борчый аларны. Ташлыкта көтүче Фәрхетдин дигән кешенең бөтенләй дә булмавы шик-шөбһәләрне тагын да арттыра.

Кем булган ул? Иленә кайтырга курыкканмы? Башка сәбәпләре булганмы? Әллә чыннан да сугыштан кайтмый калган гармунчы Кирилл үзе булганмы бу кеше? Мондый эпизодны кинофильмда күрсәтсәләр, кино гына дисең... Ә бу - тормыш... Сугыш язган ачы язмыш.

Сорау арты сорау... «Исән булсак, бер әйләнеп кайтырбыз әле», - дигән сүзе дә тормышка ашмады инде...

Үземнең әби дә гомеренең соңгы көненә хәтле бертуган Кирилл энесен бер кайтыр дип өмет итеп көтте. 1993 елда гүр иясе булды. Әлеге туганнары теге кешенең тышкы кыяфәтен тасвирлагач: «Шул инде!» - диде, шул булуына бик нык ышанган иде...

Лидия Константинова-Пасыева

Мамадыш районының Усали авылы

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: