Туганайлар

“Гөргөри кияүләре” өчен рәхмәт, Туфан абый!

Драматург, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның кинәт кенә үлеп китүе халыкны өнсез калдырды. Интернетта кайгы уртаклашу, истәлекләр сөйләү, фотолар урнаштыру башланды, икенче көнне халык Камал театрына татар драматургиясе корифее белән бәхилләшергә агылды. Озатырга килүчеләр театр залына да, фойега да сыймады. Гади халыкны яклап Дәүләт Советы трибуналарында сөйләгән, матбугат битләрендә...

Туфан абый бик гади, ачык, үз сүзен курыкмый әйтә торган кеше иде. "Туганайлар" газетасы редакторы Людмила Белоусова искә алганча, "Сәхнә" журналынын баш редакторы Туфан Миңнуллин журналистлар җыелган һәр киңәшмәдә җурналистиканы, матбугатны яклап бәхәсләште, тарткалашты, ә без, бигрәк тә хатын-кыз редакторлар, аның киң җилкәсе артында үзебезне бик ышанычлы хис итә идек..."
Соңгы елларда Туфан Миңнуллин, депутат булу өстенә, "Сәхнә" журналын да чыгарды, аны чын театр басмасы итәргә тырышты һәм максатына иреште дә. Ике ел элек Габдулла Тукайга багышланган сайт ачтырды, һәрвакыт Тукайның бар төрки халыкның уртак шагыйре икәнен искәртеп торды. Әле менә 26 апрель - Тукайга багышланган шигырь бәйрәмендә генә шагыйрә Клара Булатова, язучылар Камил Кәримов, Нәбирә Гыйматдиноваларга Тукай бүләге бирелмәүгә аптыравын әйтте:
- Имеш, тәкъдим ителгән кандидатлар арасында лаеклылар күп. Берсенә бирсәң, икенчесе читтә кала һәм алар арасында ызгыш чыга, диләр. Чыксын! Нәрсәсе начар аның? Премияне хатын-кыз бүлешкәндә, һәрвакыт тавыш чыга. Ызгышырлар иде дә, аннары туктарлар. Киләсе елга башкалар алачак.
"Фәкыйрь язучыга акча кызгану - дәүләт эше түгел. Татар әдәбиятын белмә¬гән кешеләр премия тирәсендә шау-шу куптарып, әдәбиятның дәрәҗәсен төшереп, анда рәтле әсәр язучы юк икән, дип сүз чыгарулары күңелгә шом өсти. Премиянең күләмен азайтырга җыенмыйлармы икән, дигән уй да килә. Бәлки, хоккеистларга акча җитми торгандыр?, - дигән Туфан Миңнуллин "Ватаным Татарстан" газетына биргән соңгы интервьюсында.
Туфан Миңнуллин "Гөргөри кияүләре" белән тарихта беренче мәртәбә керәшен йолаларын, исемнәрен, кушаматларын профессиональ сәхнәгә чыгарган кеше. Татарстанның халык артисты Николай Дунаев Гөргөри роле белән хәзер дә балкый, Татарстанның һәм Россиянең халык артисткасы Вера Минкина 80 яшендә яңадан сәхнәгә чыгып, 90 яшенә кадәр Палый түтине уйнады. Ул Кәтернә, Үринә, Әүдәки әбиләр, Гөрпинә түтиләр, Микуш, Бәчке образлары мәңге тарихка кереп калды. "Гөргөри кияүләрен" район һәм авыл театрлары кат-кат куйды, тора-бара әсәр халыкныкына әйләнде. Шагыйрь Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим) әйтмешли, аның драматугиясе халкыбының матур якларын күрсәтте. "Гөргөри кияүләре" пьесасын язганда, миннән дә киңәшләр сорады, син дә бит Гөргөри, исемең бигрәкләр матур, шуңа пьесага "Гөргөри кияүләре" дигән исем бирәм, диде. Әсәре уңышлы булды, керәшеннәрнең йолаларын, холкын ачып салды, - диде Гәрәй Рәхим мәрхүмне озатканда.
Узган ел 90 яшен тутырган драматург Николай Асанбаев Туфан Миңнуллинны Россиянең иң күренекле драматургы дип атаган иде. Үлем хәбәрен дә Россия сәнгате өчен зур югалту буларак кабул иткән. Ләкин авырып тору аркасында, Уфада яшәүче Асанбаев Туфан Миңнуллин белән хушлашырга килә алмады.
Минем үземә дә Туфан Миңнуллинның керәшеннәр турында сөйләвен тыңларга насыйп булды. 2009 елның җәендә төрки халыкларның "Нәүрүз" фестивалендә автобус белән "Мирный" бистәсе янындагы мәйданга җыенга киттек. Автобусның иң арттагы рәтендә мин, Туфан Миңнуллин, "Звезда Поволжья" газеты редакторы Рәшит Әхмәтов һәм бер казакъ артисты утырып бардык. Казакъ артисты Туфан Миңнуллиннан керәшеннәр турында сорап куйды. Шунда Туфан абый бик матур итеп безнең борынгы йолалар, җыр-моңнар турында сөйләде, артист оста ораторны шаклар катып тыңлады. Казакъ кунагының ни өчен бөтенегез дә бер диндә түгел, дигән соравына "төрлелектә бергәлек"дип, башка сорауларга урын калдырмыйча җавап бирде Туфан агай. Гомумән, Туфан абыйның керәшен көйләрен бирелеп бетеп, кул чаба-чаба тыңлавы исемдә калган.
Туфан Миңнуллин керәшеннәр турында гына язып калмады, мишәрләр хакында "Йөрәк маем" әсәрен иҗат итте. Соңгы көннәренә кадәр Себер татарлары турында "Килен" пьесасын язып бетерү турында уйлады. Апрель ахырында гына Казанда Омски шәһәренең "Умырзая" ансамбле концерты узган иде. Шунда Туфан абый "Килен" пьесасы өчен "Тубылгы" җырын язып алды. Ләкин планын башкарып чыга алмый калды.
Артистка Аграфена Васильева Туфан Миңнуллинның "Әлдермештән Әлмәндәр", "Авыл эте Акбай", "Алай түгел, болай ул" әсәрләрендә уйнаган.
- Аның әсәрләрендә төп идея булып Ходай биргән гомерне матур итеп яшәү темасы тора. Халык өчен тырышкан кешенең шулай көтмәгәндә үлеп китүе кызганыч -, диде Аграфена Васильева. Драматургның "Диләфрүзгә дүрт кияү", "Моңлы бер җыр", Әлдермештән Әлмәндәр", "Без китәбез, сез каласыз", "Җанкисәккәем", "Мулла", "Дивана" һәм башка бик күп әсәрләре барысы да тормыш, яшәү һәм үлем, ярату турында. Әле бит апрель аенда гына Туфан Миңнуллинның Тинчурин театрында катнаш семьялар фаҗигасе турындагы "Төш" дип аталган әсәренең премьерасы булган иде.
Туфан Миңнуллин белән хушлашырга Татарстан президеты Рөстәм Миңнеханов, президентның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Казан мэры Илсур Метшин, Оренбургтан, Башкортстаннан татар театрлары вәкилләре, язучылар, сәнгатькәрләр һәм гади халык җыелды. Дәүләт җитәкчеләре тагын бер кат Туфан Миңнуллинның халык өчен яшәвен, чын халык баласы булуын искәртте. Рухың шат, авыр туфрагың җиңел булсын, Туфан абый!

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: