“Гөргөри кияүләре” өчен рәхмәт, Туфан абый!
Драматург, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Туфан Миңнуллинның кинәт кенә үлеп китүе халыкны өнсез калдырды. Интернетта кайгы уртаклашу, истәлекләр сөйләү, фотолар урнаштыру башланды, икенче көнне халык Камал театрына татар драматургиясе корифее белән бәхилләшергә агылды. Озатырга килүчеләр театр залына да, фойега да сыймады.
Гади халыкны яклап Дәүләт Советы трибуналарында сөйләгән, матбугат битләрендә...