Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәлебез-әхвәлебез

Зоя Борисова: “Үз Казаныма кайтасым, үз телемдә җырлыйсым килә”

Татарстанның атказанган артисткасы, сопрано тавышлы җырчы сандугачыбыз Зоя Борисова инде шактый еллар сәхнәдә дә, телеэкраннарда да күренми. Кияүгә чыгып Ерак Көнчыгышка киткәнен, бәхетле гаилә корганын ишетеп беләбез. Нихәлләрдә ята икэн? Вацап аша шалтыратып, белешергә булдык.

- Хәерле көннәр, Зоя! Әллә төннәрме? Син бит хәзер бик ерак, дөнья читендә, сездә кояш чыкканда, бездә инде ай калка... 

- Хабаровскидан сәлам барча якташларга! Әйе, вакыт аермасы 7 сәгать. Сез эшкә килгәндә, монда инде кайтырга җыеналар. Монда яши башлавыма да инде сигез ел була. Бүгенге көндә Хабаровск өлкә музыка театрында, хор группасында жырчы булып эшләп йөрим. Бу бик бай тарихлы театр, тагын берничә елдан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк. Татарстаннан ерак булсам да, монда яшәвемнең уңай яклары да бар. Рус театрында эшләп, багажымны купкырлы сәнгать белән тутырам. Русча операларда, оперетталарда, эстрада мюзиклларында уйнау миңа файдага гына. 

- Гастрольләргә дә йөрисезме?

- Чит илләргә гастрольләр юк, әллә нигә бер Сахалин, Камчатка утрауларындагы якын-тирә шәһәрләргә чыгабыз. Гаиләле кешегә бик уңай. Эшем бик ошый, әмма  ләкин... үз телемдә җырлыйсым, сөйләшәсем килә.  Акцентым бик көчле, фикерләвем дә татарча... Урысча сөйләшү юк инде ул бездән, мин бит әби белән авылда үскән керәшен кызы, урысчасын да мәктәп бетереп Казанга киткәч кенә әз-мәз өйрәндек. Шулай да, театрда мине бик яраталар, хөрмәт итәләр. Зур рольләр башкармыйм. Режиссерлар, типажыма карап, үзенчәлекле рольләр  бирәләр, тавышың бик матур, диләр.  Мин шуңа бик риза, сәхнәгә чыгып жырлау минем өчен үзе бер бәхет.

- Театр елы синең өчен ничек узды?

- Һәр елдагыча, бик матур узды. Имре Кальманның  “Принцесса цирка” әсәрендә “принцесса”ның дус кызын уйнадым, Г. Канчелиның “Ханума”, Е. Птичкинның “Бабий бунт”, Имре Кальманның  “Сильва” әсәрләрендә эпизодик рольләр башкардым. Яна ел әкиятендә Фәрештә булдым. Декабрь азагы, январь башында бик күп эшләдек, бар кешене ял иттердек. 12 январь көнне тормыш иптәшем,  инде син дә ял ит дип, Кытайга ялга алып китте, бик зур рәхмәт аңа. Әле менә шуннан гына кайтып, яңа көчләр белән эшкә тотыну. Менә хәзер яңа спектакль өстендә эшли башлыйбыз. Әлегә нинди спектакль икәнен дә белмим, шулай да, исемлек эленгән инде, минем фамилия беренче тора..

- Казан белән элемтәләрең бармы?

- Элемтәләрнең өзелгәне дә юк. Җыр һәм бию ансамблендә бергә эшләгән кызлар һаман да сагынабыз сине,  ташлап киттең, диләр. Нишләтәсең бит, язмышымда шулай язылган булгандыр.  Кайсылары: әйдә кайт, жырлап кит әле, концерт бирик, дип шалтырата. Канатларым булса, очыплар кайтыр идем дә, ара бик ерак бит, дим...

- Яңа елдан ниләр көтәсең?

- Исәнлек-саулык, күңел тынычлыгы, һәммәбезгә дә гаилә бахете алып килсен. Әгәр дә син өеңдә бәхетле икән, эшеңдә дә бәхетле буласың.  Үземне күпме генә бәхетле тойсам да, Казаныма кайтасым, үз илемдә яшисем килә…

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев