Туганайлар

Җаны җылап киткәндер...

Гомеренең соңгы алты елга якынын Биектаудагы бәләкәй кызы Нина янында үткәргән 90 яшьлек Мария түти бу дөньядан җан ярасы белән киткән

Үсмер дип тормаганнар

Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгы, хәзерге пандемия шартларыннан чыгып, мөмкин  кадәр  олылап билгеләп үтелде. Элекке фронтовикларның әлегә исән булганнарын хөрмәтләделәр, сугыш чорында тылдагы бар авырлыкны үз җилкәсендә күтәргәннәрне дә онытмадылар. Аларга Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан чыгарылган истәлек медале, акчалата ярдәм өләштеләр. Онытмадылар дип яздым да, туктап калдым. Онытылганнар да бар икән. 

Шуларның миңа билгеле булганы – Балык Бистәсенең  Иванай авылында 1930 елның 6 июнендә туган Мария Тимофеевна Баширова. Туган вакытын төгәл күрсәтүнең үз сәбәбе бар. Аның исән чордашларына һәм, шулай ук, үзеннән ике яшькә бәләкәйрәк сеңлесе Александрага да бу медальне тапшырганнар, ә Мария түтигә – юк.

Хаксыз рәвештә онытылуга китергән сәбәпләрне Мария түтинең кызы Нина ачыкларга тырышып караган, тиешле рәсми кәгазьләрне дә җыйган. Әмма Мария түти гаделлекнең тантана итәчәген көтеп җиткерә алмаган, шушы елның 8 июлендә якты дөньядан китеп барган. Җаны әрнеп, бар дөньясына үпкә-рәнҗеш белән киткәндер инде...

Буйга яшьтәшләреннән калкурак булган Мария, сугышның икенче җәендә үк, олылар белән рәттән эшләгән бит. Урак та урган, ашлык суктырганда көлтә дә биреп торган. Сугыш чорында тирә-як авыллардан Кадрәккә җыйган сарыклар көтүен Казанга куып баручылар арасында үсмер кыз Мария дә булган. Кибән очлаганда, буе озынрак булган кыз печән дә биреп торган. Бераз исәя исәя төшкәч, хатыннар белән бергә, Мамадышта леспромхозда агач кисүдә эшләткәннәр. Гаиләдә тугыз бала үскәнлектән, Мария каршы килеп, булдыра алмам дип тормаган, кайда кушсалар, шунда эшләгән...

“Сыерларны ашата-ашата, Кама буена кадәр барганнарын сөйли иде мама, – дип сөйләде  Нина. – Якын-тирәдә болын булмаган. Печәнне дә Каманың теге як ярына чыгып, шундагы болынлыкта чапканнар, землянкада кунганнар. Шуны кыш көне боз өстеннән ташыганнар. Авыр эштә үткән гомере”.

Мәскәүгә ВДНХга барган

Иванай фермасында сыер савучы Марияне, хезмәт алдынгысы буларак, 1955 елны Мәскәүгә ВДНХга җибәргәннәр. Өстенә кияргә кешелек киеме булмаганлыктан,  авылга килен булып төшкән бер кыздан рус күлмәге алып торган ул. Мәскәүдәге Бөтенсоюз авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә төшкән фотода Мария (беренче рәттә уңнан өченче) – шул күлмәктән.

Тагын өч елдан ул Теләче районының Субаш авылы егете Николайга кияүгә киткән.

Аның ире йортына килүен әле дә хәтерләүчеләр бар авылда. Тройсынга кайткач, кызы Нинага күршедәге 70 яшьләр тирәсендәге бер түти сөйләп торган: “Мария апаның килен булып төшкәнен хәтерлим. Ике генә тәрәзәле өйне дә бик матур итеп киендерде. Челтәрләр, бистәрләр, тәре алъяпкычлары бик матур бизәкле иде. Сокланып карап йөргәнем истә”.

Мария белән ире Николай Максимовлар биш бала тәрбияләп үстергәннәр:  Иван (1958 елгы,  инженер булган, Чебакса авылында яши), Лидия (1960 елгы,  Түбән Кама шәһәрендәге шин заводында бухгалтер булып эшләгән), Петр  (1962 елгы, Тукай районының Мусабай заводында механизатор), Михаил (1966 елгы, Казанда, юл хезмәтендә) һәм иң бәләкәе  Нина (1976 елгы, Биектауның 2нче мәктәбендә татар теле укыта).

“Әни Субашка килгәнче сыер сауган, бозаулар караган.  Пенсиягә дә бозаулар караган җирдән чыкты. Ул мине 46 яшендә тапкан. Миңа 8 яшь тулганчы эшләгән. Югыйсә, балалары күп булган хатыннар 50дә эштән туктаганнар. Әни бик сабыр, аз cүзле, бик тыйнак иде, – дип искә ала кызы Нина. – Ул үз нәнәсе (каенанасын шулай дип йөрткән) Думый белән 44 ел бер түбә астында тыныч, тату яшәгән. Әти – әбинең карап торган бердәнбер баласы. Ире, Иван бабай сугышта үлгәч, өч баладан безнең әти генә исән калган. Мин туганчы ук Тенкидә укып кайткан әти 17 ел умартачы булып эшләде. Бик әйбәт иде ул безнең. Әни белән 56 ел бергә яшәп калдылар”.

Николай Мариягә чыбык очы туган булган. Алар Нардуганда кунакка йөрешкәннәр. Туплат авылына (Иванайны халык шул исем белән атап йөргән) җыенучы улы Николайга әнисе Думый: “Марияләр гаиләдә күп бала. Утырмага алып кайт, берүк”, – дип, гел әйтеп җибәргән. Шуңа да, кайвакыт, кәефе шәп чакта, әтиләре: “Балалар, карагыз әле, мин аны утырмага гына алып кайткан идем. Оятсыз, ничә ел бездә утыра инде”, – дип, өйдәгеләрне  көлдерә торган булган. Аңа каршы аз сүзле әниләре берни әйтмәгән, бары елмайган гына...

Юбилей елларында...

Бер тапкыр да беркем белән дә сүзгә килмәгән, эштән башканы белмәгән тырыш, ярдәмчел Мария түтине авылдашлары хөрмәт иткән. Шуңа да  1977 елда аны Субаш авыл советы депутаты итеп сайлаганнар. Колхозда эшләгәндә аның карточкасы Мактау тактасыннан төшмәгән. “Терлекчелек остасы” дигән исем дә бирелгән. Хезмәте күп санлы Мактау грамоталары белән бәяләнгән. Хезмәт ветераны Мария Максимова аларның берсен дә беркемгә дә күрсәтеп, үзенә ниндидер өстенлекләр таләп итеп йөрмәгән. 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 50,  60, 65, 70 еллыкларында бирелгән истәлек медальләре белән барысын бергә, кадерләп, сандыгында саклаган. Ул медальләрне теләсә кемгә таратмаганнардыр, бигрәк тә, тәртип ныклы булган совет елларында.

Сугыш елларында үзенең туган авылында эшләп тә, соңыннан Субашка кияүгә киткәч, тиешле документлар ике арада буталып калгандыр, дияр идең, әгәр дә шушы медальләре булмаса.

Ни өчен Җиңүнең башка юбилей елларында Мария Максимовага истәлек медальләре бирелгән дә, быел гына аны онытканнар соң?! Эш нәрсәдә? Әллә быел ул медальгә акчалата ярдәм дә өстәлгәнгәме? Август башында булачак судта моны ачыкларлар иде дә, әмма Мария түти көтеп җиткерә алмаган шул.

Югыйсә, кызы Нина гаделлекне юлларга тырышып караган. “Теләчедәге социаль тәэминат бүлегенә кайттым. Казандагы дәүләт архивына да бардым. Маманың 1942-1945 елларда колхоз эшенә йөргәненә, тыл ветераннары Ксения Абрамова, Мария Тряева һәм сеңлесе Александра Михайлованың, бер чорда эшләгән шаһитлар буларак раслаулары, беркетмә белән дә ныгытылды. Маманың тыл ветераны икәнен раслау буенча, суд булырга тиеш иде. Соңарылды шул”, – дип сөйләде Нина.

Үкенечле үлем

Әнисенең үкенечле үлеме турында кызы Нина күз яшьләре аша сөйли.

Коронавирус афәте ябырылгач, ак халатлыларның бар игътибары шуңа юнәлдерелде, ахры. Башка төр чирлеләр, ничектер, онытылыбрак, читтәрәк калды кебек. Шик төшкән күңелләргә тирә-яктагылар гына түгел, хәтта һавасы да коронавирус тарату чыганагы булып тоелгандыр. Шундый бер чакта, җәйнең беренче аенда, хәле начарланып киткән әниләре Мариягә ашыгыч ярдәм бригадасын чакырталар. Табиблар килеп карап, дәва билгеләп китәләр. Кичкә таба, бернинди  хәбәрсез-нисез, өйләре янына тагын “Ашыгыч ярдәм” машинасы килеп туктый. Мария түтине республика клиник дәваханәсенә алып китәләр. Аңа “пневмония” диагнозы куялар (соңыннан анысы янына баш мие ялкынсынуы да өстәлә). Әниләрен ветераннар өчен булган госпитальгә күчергәннәрен ишетеп,  күрергә баралар. Ләкин аны анда китермәгән булалар. Ахыр чиктә, Мария түтине Казандагы 11нче дәваханәгә илткәннәрен ачыклыйлар. Шәфкать туташы Мария түтинең аңсыз ятуын әйтә. Бер баруында, җаен табып, әнисе яткан бүлмәгә керә Нина: “Мама, мин бу, Нина. Ишетәсеңме?”. Ананың күз керфекләре тибрәлеп куя. Ул арада шәфкать туташы килеп керә. Әнисе үләсе иртәдә дә әле Нина дәваханәгә бара. “Киемнәрен алмаштырырга кирәктер”, дип, үзе белән алып килгән төнге күлмәк, эчке киемнәрне калдыра. Алып калалар калуын, әмма кем алыштырып йөрсен инде туксанын узган бер авыру карчыкның өс-башын?! Аның шикелле авырулар белән дәваханә тулган бит. Көндезге икеләрдә телефон шалтырый: “Нина Николаевнамы? Әниегез өзелде...”.

Үлем үкенечсез булмый, диләр. Нина дә әнисенең соңгы көннәрен үз урын-җирендә,  якыннары янәшәсендә уздыруын теләгән дә, әмма пандемия шартларында, син дигәнчә генә булмый икән шул... Әниләре Субаш зиратында, моннан алты ел элек җирләнгән әтиләре Николай янәшәсендә ята...

Табын янында үзләрен тотулары, әдәпле булулары сокландырган кызы Елена, улы Дима белән Нина саубуллашып чыгып киткәндә, аңа әйтәсе сүзем тел очымда калды: “Үзеңне бернәрсә өчен дә тиргәмә, бу кадәр бетеренмә. Син Мария түтине яраткан, кадерләгән шикелле, һәркем үз әнисен олылый, санлый белсә икән әле ул. Бу үзе үк язмышның әниеңә карата булган гаделлеге, мәрхәмәте түгелме соң?!”.

Фирая МОРАТОВА.

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: