Туганайлар

Юкәче: эшләре каты, җимешләре татлы

Зәй районының Федоровка авылы турында язылган “Ару гынамы, Пидәр?” – дигән мәкаләм (11 октябрь саны) астына Интернетта берничә фикер калдырганнар. Керәшен авылларында гына шундый күңелсез хәлләр күзәтелә, дигән сүзләр ята аларның нигезендә. Килешмим. Картаеп, ятим калган татар, чуаш, урыс, мари авыллары да күп.

Авылның торышында, яшәешендә зур роль­не нәкъ тә аның халкы уйный. Бу сүзләрне, Мамадыш районының Юкәче авылында булып кайткач, һич шикләнми әйтә алам.

Иманлы, бәрәкәтле, төзек

Юкәчедә буш йорт юк. Ата-ана ни­гезләрен бетермиләр, шәһәрдән кай­тып йорт салучылар да бар, яңартып яшәүчеләр дә күп. Юл проблемасы да юк боларда: төп урамнарында асфальт, тыкрыкларга таш җәелгән. Әле аларын да киләчәктә такыр юллы итмәкчеләр. Планнарында зиратка таба юлны да ас­фальтлы итү бар. Хуҗалыклар зур, өстәп-өстәп җитке­релгән, каралты-куралары да ялт иткән.

 

Шәдче авыл җирлегенә җиде авыл керә икән. Шу­ларның дүртесе керәшен авыллары – Юкәче, Ташлы­яр, Шәдче башы һәм Тәкәр­лек. Соңгысында бер генә хуҗалык инде, калган өче­сенеке бергә 130 дан артып китә. Без барган юкәчеләр дә ничава күренә – монда барлыгы 62 хуҗалык.

Авыл, олыгаеп барса да, дәрт белән яши. Моның өчен аларга бар шартлар да туды­рылган, диярлек. “Урамнар чиста, кичләрен дә яп-як­ты, һәр баганада ут яна. Аллага шөкер бездә, авыл башлыгы Валерий Шрыков бик тырыша”, -ди халык. “Валерий Ва­сильевичның бер кешегә дә бер генә авыр сүз дә әйткәне юк. Һәрвакыт көлеп кенә тора. Халык өчен соңгы чалбарын да бирергә әзер”, -диләр аның турында. Керәшен дөньясына ул моңлы тавышы, матур җырлары белән дә таныш.

Грантлар отып та җирлектә тө­зекләндерү эшләре алып баралар икән. Мәсәлән, Юкәченең чишмәсен дә шул рәвешле рәткә китергәннәр. Хәзер би­редә җиде улактан челтерәп аккан суны тыңлап, хисләнергә дә, илһамланырга да була. Шунда ук купель һәм кер чайкау урыны да бар.

 

Алда планнары чиркәүдән шушы чишмәгә таба яхшы тротуар ясау. Казан Изге Ана икона­сы исемен йөрткән, 2010 елда ачылган мәһабәт храм авылның иң күренеп торган җирендә урнашкан. Атна саен келәүләр уза, диләр. Чиркәүнең ком­муналь хезмәтләре өчен, җылыту сезо­нында хуҗалык башыннан 150 шәр сум акча җыялар икән.

Иман йортын карап йөргәндә, таныш булмаган кешене күрептер инде, чир­кәүне һәм якын тирәсен җыештырып торучы Елизавета түти Васильева миңа каршы чыкты. “Аяк-кулларым гына таза булсын, рәхәтләнеп хәстәрлим чиркәү­не”-ди ул. 38 ел буе фермада тир түккән хатын, пенсиягә “минималка” белән чыгаруларына да зарланып алды. Ба­рысы да Ходай кулында, дип юата үзен Лиза түти. “Бездә халык молодцы: ир­ләр сыер саварга өйрәнде, хатыннар җир җимертеп эшли”, -дип тә өстәде ул.

 

Клублары 1800 елда ук салынган бина­да урнашкан. Элек анда керәшен шкулы булган. Бүрәнәләре шәм кебек төз, идән сайгаклары әле дә нык. “Түбәсеннән су керә, планнарыбыз шуны ремонтлау. Әле тагын 100 ел торачак ул”,- дип сөй­ләде авыл башлыгы. “Бәйрәмнәргә без­гә килгәнегез юк. Ул Качману, Майчабу, Сабантуйлар шундый матур уза”, -дип сөйләп киттеләр авыл хатыннары.

Балаларны укырга күрше Шәдче авылы урта мәктәбенә автобус белән йөртәләр икән. Үзләрендә мәктәп ябыл­ган. Шул ук авылда табиблык амбулато­риясе дә бар. Баш врачы да үзебезнең ка­рендәш – Артур Васильев, диләр. Шәдче җирлеге халкы “Картлар һәм инвалидлар интернат-йорты”нда да хезмәт итә. Биредә республика буенча килгән 60тан артык торыр җире булмаган ке­шегә ярдәм күрсәтәләр.

“Юкәченең магниты бар...”

Авылны аның халкы яшәтә, дип сүз башлаган идем. Юкәченең әнә шундый берничә гаиләсенә тукталып узам.

Юлдан килүгә үк, Елена һәм Николай Кондрабаевларга кердек. Авылдашла­ры, туганнары, “Бәрмәнчек” ансамбленең солисткасы Ре­гина Павлованы телевизордан күрсәтүләре икән. “Безнең кыз!”- дип горурланып карау­лары.

Пенсиягә чыккач, авыру әтиләрен – Петр Никифоровны карарга дип, Кама Аланыннан күченеп кайтканнар. Бабай 91 нче яше белән бара, җиде ел ярым урын өстендә икән. Хөрмәтләп, кадерләп торалар бабайны. Николай дәдәй аңа, тотынып торыр өчен, агачтан җайланма да ясап куйган.

Насыйп ярларны Ходай шу­лай ярата, диләр. Җор телле һәм киң күңелле яшьләрнең кушаматлары ике яктан да Пеләшләр икән. Николай дәдәй Лена түтине үзләренә – Зәй районының Урта Багражына зоотехник булып килгәч, кире җибәрми. Менә 38 ел буе инде ма­тур гомер кичерәләр, ике кызлары бар. “Күп түгел, борылып карасаң, гүпчем юк, күренми дә. Пенсиягә чыккач, шу­ның кадәр яшәлгән икән димисең, шу­ның кадәр калган икән, дип чутлыйбыз бит”,- ди алар.

 

Николай Иванович Кама Аланына атом станциясен җиткерә башлаганда иң беренчеләрдән булып килгән. “81 нче ел иде ул, кая тукталырга белми йөрдек. Тарихында гына мин бер җирдә дә юк, - ди ул, уены-чыны белән. – Атомныйны туктатканнан соң, вентиляция цехында эшләдем.” Лена түти Түбән Камага по­путка белән барып эшләгән.

Әлеге пар авылдашлары өчен дә бик ярдәмчел. Бик актив үзешчән сәнгать осталары. Николай дәдәй – оста гармун­чы, Лена түти – матур җыручы. “Авыл советыннан, Кыш бабай бул әле, дип эндәштеләр, шуннан китте инде. Өй­ләнгәнче дә гел сәхнәдә идем”,-дип ел­мая Николай дәдәй. Безне үзләре җый­ган чын гөреҗдә һәм ташкабак мантые белән сыйладылар. “Юкәченең магниты бар, гел үзенә тартып тора, рәхәт мон­да”, -ди алар.

“Эшлисе килә”

Авыл тормышына, эшенә гашыйклар күп биредә. Араларында крестьян фер­мер хуҗалыклары да, балык үрчетү­челәре дә, тагын әллә кемнәр бар. 18 ел фермерчылык белән шөгыльләнү­че Павел Китаев белән дә таныштык. Алты савым сыеры, 22 баш мөгезле эре терлеге, аты бар. Дуңгыз, каз-үрдәкләр­нең дә чуты юк. 21 гектар җир эшкәртә. Комбайнга да, тракторга да утыра. “Район башлыгы Анатолий Ивановка рәхмәт, каралты-кура җиткерергә таш, ком, 1000 данә блок бирделәр. Лизингка трактор алдым”, -ди ул.

 

39 ел колхозда шофер булып эшлә­гән. Исеме Почет такталарында торган, хезмәт ветераны. Әле һаман да эшли: Шәдче картлар йортында каравыл сме­насыннан кайтып кына кергән иде. Тор­мыш иптәше дә, пенсиядә була торып та, күрше хуҗалыкта баш бухгалтер икән.

“Сөт бәясе түбән, горючийлар кый­бат. 6 савым сыерга 90шар литр сөт тапшырам. Малны үстерәбез, тик сатуы авырырак”, -дип, борчулары белән дә уртаклашты ул. Продукцияне читтән күпләп кертәләр шул. Үзебезнекеләрдә, химия белән түгел, чиста икмәк ашап үскән маллар, югыйсә. “Колхоздан калган бер ферманы ремонтлавым. Малларны тагын да күбрәк үрче­тергә исәп. Телевизор карап утырасы килми бит, эшлисе килә. Сменадан кайткач, 3 ат арбасы тирес кенә атам, аннары су эчертергә, ашарларына салырга кирәк”,-ди Павал дәдәй.

Эштән тәм табып яшәүче юкәчелеләр быел борчуга калган. Сыерларда зыянлы ви­рус тапканнар. Татарстан буенча мондый вируслы маллар шактый күп икән. Сыер­ларны әкренләп алмаштыра да башлаганнар. Шулай да, халык өчен чыгымлы нәрсә бу. “Бер көтүлектә йөргән, бер суны эчкән малларның берсендә вирус бар, икенче­сендә юк”, - дип, халык аптырашта.

Республика програмасында катнашып, сарай җиткерү өчен, 200 мең субсидияне Капитовлар гаиләсе дә алган. Күп итеп мал асрыйлар. “Эшләсәң, авылда матур яши­сең, ялкау булсаң – бик авыр”, - ди алар. 18 ел совхозда умарталыкта эшләгәннәр, хәзер хуҗалыклардан сөт җыялар.

 

Хуҗа кеше – Николай Арсентьевич үзе Себердә, вахта белән йөреп, газ һәм нефть торбалары да суза икән. “Кешенең үзеннән тора. Болар слабыйрактыр инде дип керәсең, менә дип яшиләр бездә. Авылда бер-бере­ бездән калышасы килми бит”, -ди хатыны Елизавета Васильевна. Шушы арада гына барлык туганнары, кызлары-йолдызлары белән Лиза апаның 50 яшьлек юбилеен гөрләткәннәр.

Авылның матур һәм үрнәк гаиләләренең берсе – Ольга һәм Валерий Смирновлар. Бу семья да үз эшен булдырган, дуңгызлар үрчеткән, балык күле дә ясаган. “Мал эш янына куш кына ул. Эштән кайтып, тик ятмас өчен. Канга сеңгән бит. Хәзер бе­раз киметтек әле”,-диләр. Ольга апа Смирновларга Ылыя авылыннан килен булып төшкән.

 

“Валерийның мотоцикл белән каяндыр кайтып килүе иде, борылып килеп туктады. Шуннан танышып киттек. Аннан соң, мәктәптән, ул очрамасмы, дип, гел җәяү кайтасым килә башлады”, -дип искә алды Ольга. “Бер ел очрашып йөргәч, Рождество көнне, урлап кайттым үзен”, -дип, горурланып, сүзгә кушылды Вале­рий. 30 ел шулай чөкердәшеп яшәп яталар, өч балалары бар. Нәкъ тә Ольга апа мине Юкәче белән таныштырып йөрде дә инде.

Хезмәте каты – җимеше татлы, дигәннәр. Уңышка ирешү һәм матур яшәү өчен теләк, тырышлык кирәк. Шуның ачык мисалы – юкәчеләрдә. Яшәү дәртегез беркайчан да сүрелмәсен!

Авылдан фоторепортаж 

Ару гынамы, Пидәр? 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 ноябрь 2018 - 16:31
    Без имени
    Мина бик ошады Юкэче авылы турында язган сузлэр! !@ кабат-кабат укыдым, ,,минем Нэнэйнен туган авылын-Юкэчене//халкын (туганнарны бик яратам -сагынам мин ,,рахмэт язган кешегэ !!!!👈👍👍👍👍👍💝