Туганайлар

Ару гынамы, Пидәр?

Эшең шундый булгач, күп йөрергә, күп күрергә туры килә безгә. Авылларда йөрү бигрәк тә хәтерне калдыра. Берсендә берникадәр сөенсәң, икенчесендә моңсу уйларга, җавапсыз сорауларга чумасың. Зәй районы Федоровка (халык телендә Пидәр) авылында да күңелгә авыр хәлләр очраттык. Безнең җәмгыять әллә битараф шунда, әллә инде роботларга әйләнеп барабыз...

Батарейлы курчаклар

Тормышның тамыры – авыл. Замана үзгәрде, алга киттек, ише нинди генә сүзләр сөйләсәк тә, авыл җәмгыятьнең бүгенге  торышында  да,  үсешендә  дә зур роль уйный. Нинди генә түрәләрне, даһиларны алсак та, аларның күбесенең  тамырлары  авылныкы.  Бүгенге дәрәҗәләренә җиткергән тәрбияне алар авылдан алган. Минем белән килешерсез, дип уйлыйм. Хәзер барыбыз да ниндидер бер ясалма кешеләргә әверелдек. Чын йөзләребез ниндидер маска артында, шикелле. Шәһәр кешесендә бу күренеш бигрәк тә чагыла.

Беренче курска укырга дип авылдан килгәч, иртә–кичен эшкә баручы–кайтучы,  метрода  күзләрен  бер  урынга төбәп,  әллә  нинди  тирән  уйга  баткан кешеләрне  күреп,  шаккаткан  идем. Метродан  чыккач,  бер–берсе  белән аралашмыйча,  нитмичә,  ашыга–ашыга  каядыр  баруларын  карап,  куркуга да  калдым.  Әйтерсең,  тирә–яктагылар батарейка куеп йөрүче курчаклар!..Тора–бара ияләнелде. Әллә үзем дә шул агымга кушылдым инде?.. Темадан читкә  китүем  түгел.  Самимилек,  гадилек һәм чынлык авылда икән, диясем килә. Ләкин ниндидер вакыйгалар аркасында бик кадерле бер нәрсәне кулдан ычкындырдык – авыллар бушап калды.

Бөтен өмет күпердә

Пидәр авылы да гаҗәеп матур җирдә урнашкан. Сыйга бай урман–кырлары, рәхәтләнеп  яшәрлек  киңлекләре  бар. Пидәрнең  матур  таулары,  урманнарыннан илһам алыптыр, бәлки, авылдашлары Геннадий Максимов танылган музыкант  булган.  Фольклорчы,  галим Геннадий Макаровның да әнисе ягыннан тамырлары шушы авылда. Андый матурлыкларны  шәһәр  кешесе  фотога төшереп алып, акыллы сүзләрен өстәп язып, Инстаграмына картинка итеп элә. Шәһәрдә парк–урамнар да ясалма шул. Ә авылдагы матурлык үзеннән–үзе туган, табигый.

Кайчандыр  “Сельхозхимия”  чәчәк аткан вакытта, Пидәр дә гөрләгән. Әллә нинди  зур–зур  корылмалары,  мәк тәпләре,  медпунктлары  –  барысы  да булган.  Дәүләт  предприятиесе  булган “Сельхозхимия” банкротлыкка чыккач, авыл халкы, хәтта, пай җирләресез калган.  Эшсезлек,  юлсызлык,  коммуналь уңайсызлыклар – газның соң керүе, бер сүз белән әйткәндә, чарасызлык аркасында бу авылдан да халык “качкан”. Бүгенгесе  көндә  биредә  29  хуҗалык. Дөрес, соңгы елларда җимерек йортларны, шәһәр пенсионерлары һәм читтән килгәннәр сатып ала башлаган. Без килгән көнне дә, бер үзбәк кешесе, шундый пуҗым алып, урынына яңадан кирпечтән өй салырга йөри, дип сөйләштеләр. Ул ир кеше дә (балалары бардыр инде), мәктәп белән кызыксынган. Кайчандыр берничә биналы, икешәр класслы, хәтта, интернаты да булган мәктәпнең бүгенге җимерек түбәсе агачлык арасыннан көчкә күренеп тора...

Медпункларына  фельдшер  күрше авылдан атнага берничә көн генә килеп йөри  икән.  Эштән  арыгач,  рәхәтләнеп ял итәр урыннары – клублары да юк. Чергән су торбаларыннан да зарланып алдылар.  Су  бер  урамга  гына  кертелгән икән, башнядан ук яхшы торбалар белән ясаганнар. Калган урамнарга су чишмәдән  килә  икән.  “Электроэнергия өчен үзебез акча түлибез, “Водоканал”га бирәм дисәң, айга 500 сум сорый башлыйлар”, – ди халык.

Инде  ничә  еллар  буе  чишелеш  тапмаган  тагын  бер  мәсьәлә  –  авылның Сармаш елгасы аша салынган җимерек күпере. Авыл халкы күпернең төзеклән дереләчәгенә ышанмый да инде.

– Рәтлибез дип, ун ел йөриләр. Комиссияләр килде, күпер асларына кадәр төшеп карадылар. Мәлем авылыныкын ясадылар.  Безне  дә  өметләндергәннәр иде, ләкин планнарына кермәгән. Кермәс  тә  инде  ул  хәзер.  Безгә  авылның икенче  башыннан  йөрергә  кушалар.

Бер елны нефтяниклар анда үзләренең техникаларын уздыру өчен юл салган иделәр. Ләкин ул халык өчен эксплуатациягә тапшырылган нәрсә түгел бит. Язын ансын да су баса. Бердәнбер ышаныч шушы җимерек күпердә. Авылның беткәнен көтәләр микән? Тиз генә бетмибез әле, озак көтәргә туры киләчәк, – ди шактый еллар шушы авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнгән, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Леонид Краснов.

Без дә фотога төшердек күперне. Интернеттагы сайтыбызга яки гәҗит битенә урнаштырып, кирәкле кешеләрне оялта алмабыз микән, дип уйладык...

Авылның  булган  кадәр  халкын, кунакларын  бергә  җыя  торган  ике җирләре – һәйкәл яны һәм Тройсынны уздыра торган аланнары бар. Бөек Ватан  сугышында  катнашучыларга  дип куелган  памятникны  чыгышы  белән шушы авылдан булган, район керәшен оешмасын  җитәкләүче  Иван  Яковлев ясаткан. 

Үзара  салым  акчасына  аның территориясен  әйләндереп  алганнар. Быел җыелган акчага Кәмперләр чишмәсен  яңартырга  дип  өметләнәләр. Моңа кадәр ир–атлар өмә ясап, чишмәне тазартып торганнар. Тройсын үткәрә торган  аланны  да  авыл  уртасына  күчерәселәре килә. Авыл кешесенә тирәягын  тәртипкә  китерү,  һәйкәл–чишмәләрен  яңарту,  урамнарын  яктырту өчен дә үзенә тырышырга кирәк. Шәһәр кешесе болар белән башын катырмый, әзергә–бәзер яши бирә бит ул. Ни генә дисәк  тә,  авылларга  игътибар,  ярдәм җитми инде.

Патша сакчылары

“Үзлегеннән  туган  як  тарихын  өйрәнүче Владимир Малаховның “Очерки по истории Заинска” китабы буенча, революциягә кадәр Федоровкада меңләп кеше яшәгән. Дәүләт крестьяннары булганнар, патшага хезмәт иткәннәр. Патшаның сак хезмәтендәге Федоров полкында нәкъ тә Пидәр кешеләре булган инде. 25шәр ел хезмәт итеп кайтканнан соң, боларга җир бирә торган булганнар. Шуның аркасында, авылда җир җитмәгәч, халык тагын Удил һәм Ирнә авылларына да нигез салган”, – дип сөйләде Иван Яковлев.

Иван    Федоровичның карт  әби–бабайлары  да, Пидәрдәге  йортларын  улларына  калдырып,  Ирнәгә зур  өй  салып  чыкканнар. Колхозлашу башлангач, боларны өйләреннән землянкага куып чыгаралар. Карт әбисенең җан ачысы белән: “Әй җанып, көлгә әйләнсәгез иде” дигән сүзләре әллә Ходайның аминь дигән сәгатенә  туры  килеп,  күп  тә үтми, пожар чыга. Мичтән алып,  урамга  чыгарып  куелган  күмер, саламга кабып, өйне дә харап итә.

“Поджог”  дип,  карт  әбине  төрмәгә утырталар. Унбиш яшьлек кызы, Минзәләгә  барып,  прошение  язып,  чирле карт әбине өйгә кайтаруга ирешә. Ләкин, күп тә үтми, бакыйлыкка күчә ул. Карт бабай да, 44 яшендә ике малаеннан да “похоронка”  алгач,  үлеп  китә”,  –  дип, гаилә истәлекләре белән бүлеште Иван Яковлев.

Олыгаюмы, бетүме?

Заманында патшага кадәр танылган зур авыл бүген шушындый хәлдә. Пидәрнең тарихы белән бүген дә нык кызыксыналар.  Авылдашлары  Валентин Атласов  белән  Василий  Васильевның эзләнүләре тупланган китапларны алга таба бастырырга телиләр.

Авылда  өч  хуҗалыкта  –  Михаил Абрамов, Василий Васильев һәм Мария Волковаларда гына сыер малы калган. Аларның сөт продуктларын авыл халкы алып бетереп бара икән. Күпләр кәҗәгә күчкән. Авыл халкы ничек яши, дигән темага Мәлемнән Пидәргә килен булып төшкән Пелагея Дятлова белән дә сөйләшеп алдык.

“Эшләрлек  кешеләр  Зәйгә  барып эшләп йөри. Бездә хәзер бер нәрсә дә юк инде. Шулай да, бүгенге көнебезгә шөкер  дип,  матур,  тыныч  киләчәккә өметләнеп, Ходайга теләк итәбез. Чиркәвебез  юк.  Келәүләрне  Зоя  Тарасованың  өендә  уздырабыз.  Үзебезчә  җаен китерәбез инде. Элек Иске Зәйгә йөри идек, хәзер транспорт та юк, бик барып булмый”, – дип сөйләде Палый түти. 

Шушындый  эчкерсез,  ачык  күңелле халкы булган авылларның бетеп баруы күңелне әрнетә. Яшәү культурабызның бер зур катламы юкка чыга бара. Кемдер моны табигый процесска сылтар. “Әнә, алга киткән Америкада фольклор да, этник үзенчәлек тә, бернәрсә дә юк. Яшиләр бит”, – дияр. Бездә дә инде зур хут алган бу процессны туктатып була микән әле? Әллә бер–беребезгә күтәрелеп караудан да курка торган курчакларга әверелербез микән? Боларның файдасы кемгә, зыяны ни масштабта? Бетмәс уйлар, сораулар... Ичмасам, мондый олыгаеп баручы авылларга элементар яшәү уңайлыклары тудырырга кирәк бит...            

 

 

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Инстаграм, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: