Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Җырчы Җәкәү йортында Григорий Родионовны искә алдылар - фото

"Туган җортта” дип аталган бу кичә үзенә Григорий Родионовның якыннарын, каләмдәшләрен, дусларын һәм аның иҗатына гашыйк кешеләрне җыйды

Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Татарстанның халык язучысы, поэзиядә Гәрәй Рәхим исеме белән танылган шагыйрь Григорий Родионовны искә алу кичәсе уздырылды.

“Туган җортта” дип аталган бу кичә үзенә  Григорий Родионовның якыннарын, каләмдәшләрен, дусларын һәм аның иҗатына гашыйк кешеләрне җыйды. Алар арасында керәшеннәргә аеруча ихтирамлы мөнәсәбәттә булган аксакал язучы Рабит Батулла, Татарстан дәүләт советы депутаты, Татарстан язучылар союзы председателе шагыйрь Ркаил Зәйдулла, Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин һәм башкалар бар иде.

Кичәне ачып, Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры, республика керәшен иҗтимагый оешмасының башкарма комитеты җитәкчесе Людмила Белоусова “Туган җортта” кичәсенең күптән көтелгәнен, Гөргөринең үзе белән планлаштырылган һәм исемен дә ул үзе сайлаганын” әйтеп үтте. Үзенең күпьеллык журналист һәм редактор эшчәнлегендә Гөргөри белән бергәләп, башта – “Керәшен сүзе”, аннан соң “Туганайлар” өчен  бик күп язмалар әзерләгәнен искә төшерде. Гәрәй Рәхим псевдонимы өчен Гөргөрине гаепләүчеләргә җавап буларак, аның керәшен газеталарына биргән интервьюларыннан өзекләр дә укып китте.

Ачу-үч сакламас дәрәҗәдә олы йөрәкле Григорий Родионовның үз керәшененә тугрылыклы булуы, үз халкын яратуы, элгәреге язучылар үзләре әйткәнчә, аның иҗатында кызыл җеп булып сузылганын заман үзе раслады түгелме?!

Кичәдә катнашучы артистлар Олег Фазылҗанов, Аграфена Васильева, Артем Пискунов, шулай ук, Денис Михайлов, Дмитрий Баранов, Әбри Хәбриев шагыйрьнең шигырьләрен сөйләделәр. Җырчылар Лидия Әхмәтова, Алина Давыдова, Фәрит Мирзануров, Ләйсән Шәмсуарова, Амелия Феофанова  тамашачыга Григорий Родионов сүзләренә язылган җырларны бүләк иттеләр.

Рабит Батулла, Ркаил Зәйдулла, Георгий Ибушев, Геннадий Макаров, Геннадий Максимов, Менделеевскидан Игорь Уткин һәм башкалар керәшеннең асыл заты, дәүләт эшлеклесе Григорий Родионовка бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар. 

Шагыйрь белән тормыш юлыннан утыз ел иңгә-иң узган хатыны Диләрә белән уллары Давытның шагыйрь Гәрәй, гаилә җанлы Гөргөри турында күз яше аша сөйләгәннәрен зал тын да алмый тыңлады.

Фото: Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев