Усы буйкайлары, әй, наратлык...
Мөслим районында, үзәктән әллә ни ерак та түгел, нарат урманына сыенып утырган Яңа Усы дигән керәшен авылы бар
Авыл чиркәве
Урам юлы тыкрыкта уңга борылып тау башындагы чиркәүгә илтә. Агачлар арасында тын гына утырган чиркәү ябык иде. Озаклап карап йөри алмадык, җәйнең салкын яңгырына чыланып, юлга кузгалдык. Ә шулай да, Виктор чиркәү янында, баганаларга беркетелгән аркылы киртәдә эленеп торган чаңнарга кагылып узды. Чаңның көмеш тавышы гүя ерак тарих авазы булып, тирә-юньдәге агачларга, үләннәргә орынды... Гомер тиз уза шул, әле кайчан гына Түбән Камадагы газета редакциясенә килеп, Людмила җиңгинең энесе Валерий Кондратьев үз авылларында җиткезелә башлаган чиркәү турында сөйләгән иде. Шул чиркәү инде төзелеп бетеп, соңгы елда келәүгә халыкны үзенә җыя башлаган. Служба уздыру өчен, 25 чакрым ераклыктагы Шуган авылыннан иерей Никита килеп йөри. Служба русча барса да, халык чиркәү-керәшен телендә келәү итә. Чиркәү чаңнарының иң зурысы булган 10 потлысыннан һәр якшәмбе иртәсендә Яңа Усы өстенә моңлы чың агыла. Ул чаңны чыңлатучы звонарь – шушы авыл пенсионеры Олег Пескунов. Чиркәү иконостасын туплау эше дәвам итә. Тәреләрне рәссам акрынлап ясап бирә, аның хезмәте өчен вакытында түләп, авылдагылар иконостасны үзләре җыялар. Чиркәү янәшәсендә трапезная да ясап куйганнар. Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романованың бабасы Михаил Григорьев истәлекләрендә чиркәү тарихы турында түбәндәгеләр бар: “1895 елда авылда чиркәү төзелә. Чиркәү салу эшенә авылның бөтен халкы тартыла. 1917 елга кадәр, земская управа акчасына, поплыкка ике кеше укытыла”. Усы авылын чиркәүле итү өчен янып йөрүчеләрдән булган Валерий Кондратьев сөйләвенчә,1885 елда авылда Гурий мәктәбе эшли. Анда укытучы Борисны, алты ел балаларга белем биргәннән соң, башка авылга күчерәләр, соңыннан Борды (хәзерге Тукай районы) чиркәвенә настоятель итеп куялар. Усы авылыннан кыз алып, ул шунда күченеп китә. Аларның үз балалары совет чорында атом энергетикасын үстерүдә эшлиләр... Валерий үз әбисенең туганнан туган сеңлесе Глекериянең монастырьда яшәгәнлеге турында да сөйләде. 90га җитеп үлгән Үкәлҗә әби Усы зиратында җирләнгән.
Тарихка тоташып яши
Авыл халкы истәлекләреннән күренгәнчә, хәзерге Усы авылы урнашкан урынга 1700 еллар тирәсендә Казан ягыннан 4 нәсел кешеләре: Тазлар, Кондратлар, Үтәмешнекеләр, Тәүкәлләр килеп утыралар. Бу урында электән яшәгән казаклар белән җир өчен тарткалаш башлангач, аз санлы казаклар Оренбург ягына күчеп китәргә мәҗбүр булалар. Ә бирегә килүчеләр, сөрү җирен арттыру өчен, урман кисеп агач төплиләр. Һәр гаилә үзенә йортны үз милкендә үскән агачларны кисеп сала. Тәрәзәләргә, пыяла урынына, карындык тарттыралар. Ут кабызу өчен, әле 1890 елларга кадәр чакматаш кулланалар. Җир эшкәртүдә төп корал сука була, бары тик 1905 еллардан соң гына байларда тимер сабан күренә башлый.
Авылда мәктәп ачылганчы, Назаров шикелле байлар үз балаларын Бакалы районының Үмер авылында укыталар.
Усы байлары волостьта, өяздә зур авторитетка ия була. Озак еллар буе Бәләбәй өязендәге Ногайбәктә волостной старшина булып Василий Егоров эшли. Ул Усыда яши, эшкә һәр көн “тройка” белән барып-кайтып йөри. Авылның иң яхшы җирләрен шул Егоров били. Авыр хәлдә яшәгән кешеләр аның җирләрен эшкәртәләр, шулай ук, Ольгино боярына ялланып бакыр чыгаруда эшлиләр.
Революциядән соң, илдә совет власте урнаша башлагач та, гади халыкка җиңеллек килми. 1920 елның февраль аенда Усы авылы байлары, бертуган Вениамин һәм Владимир Сахатовлар, аларның ярдәмчеләре авыл халкын сәнәкчеләр сугышына күтәрәләр. Ләкин бер айдан тар-мар ителәләр. Яңа власть үз тәртипләрен урнаштыра башлый. 1921елда Усыда авыл советы оештырыла. Беренче авыл советы председателе Фома Николаев була. Ә колхоз 1929 елның көзендә төзелә.
Колхозлашу, репрессия елларын кичергән Яңа Усы авылы Бөек Ватан сугышына 359 кешесен озата, шуларның нибары 168е генә әйләнеп кайта...
Усы авыл җирлеге башлыгы Галина Романова сөйләвенчә, бүгенге көндә Усыда 164 хуҗалык булып, 336 кеше яши, эш яшендәгеләр 195кә җыела. Быел авылда бер яңа гаилә барлыкка килгән: Артем Петров белән Зәй кызы Галя өйләнешкәннәр. Аларның Марк исемле уллары бар. Ә аннан алда гына Амелия исемле кыз туган. Амелия – авылда мини-пекарня тотучы Елизавета Пескунованың кызы. Елизавета Олеговна пекарнясында пешерелгән ипине, пиругларны авылдашлары да, Мөслим халкы да яратып ала икән. Усы кешеләрен эшли итүдә фермер Рафил Нуретдиновның да хезмәте зур. Авылдагы барлык пай җирләре – аның исемендә. Ул анда көнбагыш, рапс, карабодай үстерә. Берсендә – бройлер чебиләр, икенчесендә казлар үрчетелә торган ике кошчылык фермасы да бар. Усының тугызъеллык мәктәбендә 25 бала белем ала, күрше Бикмәч авылынан да бер бала йөреп укый. Хәзерге вакытта мәктәптә директор булып Надежда Юмагулова эшли. Усының мәктәп бинасын да, мәдәният йортын да яңартып ремонтлаганнар (андагы музей экспонатлары арасында элгәреләрнең чын керәшен киеме саклана). 1980 елда оештырылган һәм халык ансамбльләренең икенче Бөтенсоюз лауреаты булган “Усыкай буйлары” фольклор ансамбле ( җитәкчесе – Миләүшә Филиппова) авылның һәр бәйрәмен ямьләп, элгәредән сакланган җыруларны башкара. Авылда балалар бакчасы да бар. Мәктәпкәчә яшьтәге 34 баласы булган яшь әти-әниләрнең ул яктан җаннары тыныч, димәк. Фельдшер-акушерлык пункты (җитәкчесе – Альберт Тимашев) булу олы яшьтәгеләр өчен бик җайлы, ә андыйлар Усыда – йөздән артык... Халыктан җыелган үзара салым акчасына дәүләт биргәнен дә кушкач, Усының Советская урамындагы юлны ремонтлаганнар, Пионер урамындагы юлның бер өлешен һәм Усы җирлегенә кергән Бикмәч авылы юлын тигезләп, вак таш җәйгәннәр. Усы авылы мәдәният йортының коймасын алмаштырганнар, урам баганаларындагы электр яктырткычларны да тикшереп, тиешенчә көйләгәннәр.
Дәвачы Лена
Хәзерге шикелле интернет заманы булмаса да, Усы дәвачысын Мөслим районыннан еракта да бик яхшы белгәннәр. Табиблар өметсез дип кире борган кешеләрне дә аякка бастырыр сәләткә ия булган дәвачы Лена түти белән бәйле ике очрак истә калган. Сиксәненче еллар тирәсендә, шикәр чире белән җәфаланучы танышымның табиблар аяк бармагын кисмәкче булалар. Моңа операция ясарга җыенуларын ишетеп, нәкъ шундый хәлгә төшкән бер абзый үзе яткан палатага чакырта. Керә бу. Ак җәймәләрдән дә аграк йөзле абзый: “Аз-азлап кисә торгач, аягымны бот төбеннән үк кисеп аттылар, ризалашма”, – ди. Аның киңәшен тыңлап, өйдәге берсенән-берсе бәләкәйрәк балаларын уйлап, кайтып китә. Туп-туры Усыга, дәвачы түти янына бара. Өч көн рәттән мунча ягып дәвалый, нәрсәләрдер эчерә, ни беләндер сылаштыра... Аягы киселгән теге абзый бер елдан дөнья куя. Аның киңәшен тоткан танышым үз картлыгын аягында каршы алды. Дәвачы “Усы карчыгы”н һәрчак рәхмәт белән искә төшерә иде ул... Икенче очрак та үз танышларым белән бәйле. Сабый балаларының тән тиресе бозылып интектерде. Күрсәтмәгән табиблары калмады. Соңгы чиккә килеп җиткәч, алар да йөзләрчә чакрым юл үтеп, Усыга бардылар. “Дәвачы әби” нәрсәдер укыды, тәненә шушы сасы мазьне сөртте, биреп тә җибәрде”, – дип кечерәк банкадагы кара төстәге катнашманы күрсәттеләр. Күпмедер вакыттан соң, балаларының тәне төзәлде... “Заманында Бөгелмә шәһәрендәге НГДУ җитәкчесен аякка бастырган. Ул бабай сиксәннән узган инде. Ел саен Лена түтинең каберенә кайтып китә”, – дип сөйләде Валерий Кондратьев. Ул дәвачының исем-фамилиясе Елена Суханова икәнен әле яңа гына белдем. Дәвалау сәләте аңа әтисе Дмитрийдан күчкән, диләр. Елена түти ялгызы гына гомер кичергән. Ярдәменә өметләнеп капкасына килгәннәргә булышырга тырышкан. Усы дәвачысы олыгаеп, Пасха көнне вафат булган.
Фирая МОРАТОВА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев